Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 апрель 2018, 15:51

Без булдырабыз!

20 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара Урындагы үзидарә көненә арналды.

20 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара Урындагы үзидарә көненә арналды.
Җиңүчеләр исемлегендә Октябрьский да бар. Шәһәребез «Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтә, төбәк үзидарә үсешен тәэмин итү һәм гражданнарны үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү» төркемендә 1нче урын яулады. Хакимият башлыгы А. Шмелев диплом белән билгеләнде.
Рөстәм Хәмитов Башкортстанның муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең 2013 елдан алып Урындагы үзидарә хезмәткәрләре көне алдыннан «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» бәйгесенә нәтиҗә ясавын искә төшереп үтте.
Бу конкурс шәһәр округлары, урта һәм кече муниципаль берәмлекләр өчен 10 номинация буенча үткәрелә. Барлык муниципалитетлар да шушы бәйгедә актив катнаша, эшләрен күрсәтә, дип билгеләде республика башлыгы. Шунысы мөһим: муниципалитетлар үз эшен елдан-ел яхшырта һәм зур казанышларга өлгәшә.
«Муниципаль власть һәр җәһәттән бик мөһим. Бу кешегә иң якын хакимият органы, ул көн саен хәл итү таләп ителгән мәсьәләләр, проблемалар, бурычлар белән очраша», — диде Рөстәм Хәмитов. Аның сүзләренчә, 18 апрельдә узган «туры элемтә»дә республикабызда яшәүчеләрнең күпчелеге урындагы хакимияткә кагылышлы сораулар биргән.
«Әлбәттә, без шушы мәсьәләләрне өйрәнеп, хәл итү өчен сезгә тапшырырбыз. Зинһар өчен, игътибар белән карагыз, үзаллы нәрсә эшләргә мөмкин — эшләгез. Ярдәм кәрәк булган җирдә, һичшиксез, булышлык итәрбез. Бергәләп халыкка әлеге көндә булган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тиешбез», — дип ассызыклады төбәк башлыгы.
Рөстәм Хәмитов югары бүләккә лаек булганнарның һәммәсенә дә сәламәтлек, уңышлар теләде.

Читайте нас: