Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 апрель 2018, 15:53

Актриса Ксения Алферова шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар йортында булды

Уфада үткән «Сообщество» форумы (ул социаль тигезселекне бетерү һәм русиялеләрнең томыш сыйфатын үстерү мәсьәләсенә кагыла) кысаларында РФ Җәмәгать палатасы әгъзалары социаль әһәмиятле объектларны һәм төбәкнең торак-коммуналь өлкәсе торышын тикшерде.

Уфада үткән «Сообщество» форумы (ул социаль тигезселекне бетерү һәм русиялеләрнең томыш сыйфатын үстерү мәсьәләсенә кагыла) кысаларында РФ Җәмәгать палатасы әгъзалары социаль әһәмиятле объектларны һәм төбәкнең торак-коммуналь өлкәсе торышын тикшерде.
Октябрьскийның картлар һәм инвалидлар йортында да булды алар. Биредәге тормыш шартлары белән танышырга РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы Андрей Царев һәм «Я есть!» үзенчәлекле балаларга булышлык итүче хәйрия фондын оештыручыларның берсе — актриса Ксения Алферова килде.
— Безгә тәү чиратта интернатта яшәүче эшкә сәләтсез кешеләрнең һәм балаларның нинди шартларда яшәвен һәм укуын, аларның хокуклары саклану-сакланмавын ачыклау мөһим, — дип сызык өстенә алды Андрей Царев. — Әгәр тикшерү барышында ниндидер җитешсезлекләр табылса, без аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләячәкбез».
Гомум алганда, җәмәгатьчеләр шәһәребезнең картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрнең канәгатьләнерлек мохиттә яшәвен билгеләде. Очрашу вакытында кунаклар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташлар белән аралашып, аларның гозерләрен тыңлады. Төрле мәсьәләләр буенча киңәш-тәкъдимнәр дә кертелде. Бу беренче чиратта шушы төркемгә кергән кешеләргә җәмгыять тормышына җайлашу, шулай ук аларга фатир юнәтү, хезмәт урыны булдыру, сәламәтлек торышын яхшыртуга кагылды.
Учреждениедә гомер итүче яшьләр, апа-абыйлар, әби-бабайлар кунакларны зур шатлык, өмет белән каршы алды. Аларның яраткан актрисаларына әйтер сүзләре дә бар иде, һәрберсе диярлек Ксения Александровна белән аралашу бәхетенә иреште. Арада бүләк әзерләүчеләр дә бар иде. Социаль хезмәтләр алучы 24 яшьлек Елена Свиридова Ксения Алферовага үз куллары белән эшләгән матур картина бүләк итте. Елена белән гәзит укучыларыбыз күптәннән таныш, без аның белән шәһәр хакимияте кубогына ярышларда очрашкан идек. Ул вакытта сәләтле кыз сәйлән белән чигү ише иҗат эшләреннән тыш, дартс һәм шашка уенын яратуы хакында бәян итте.
Ксения Алферова биредә табышып-кавышкан, бүгенге көндә матур итеп гаилә тормышы алып барган парлар белән дә сөйләште, аларга татулык, иминлек теләде.
Гомумән, фәһемле очрашу нәтиҗәле үтте. Социаль юнәлештәге мәсьәләләр дә, көнкүрештәге хәл торышы да тикшерелде, интернатта тәрбияләнүчеләрнең теләк-хыяллары да игътибарга алынды. Шунысы мөһим: картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә бүгенге көндә бар уңайлыклар булдырылган. Бүлмәләр ремонтланган, бар җирдә тәртип-пөхтәлек хөкем сөрә. Спорт, иҗат эше белән шөгыльләнү, мәдәни ял итү өчен мөмкинлекләр бар. Учреждение директоры хезмәткәрләр белән берлектә тәрбияләнүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртып яши, аларның көнкүрешен тагы да яхшырту өчен күп көч куя.
Искәрмә: «Сообщество» форумы — социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашырырга теләгән активистлар, НКО вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләргә тәгаенләнгән эшчәнлек мәйданчыгы. 2018 ел ахырына җәмәгатьчеләрнең хакимият һәм бизнес вәкилләре белән берлектә җәмгыятьтәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү чараларын билгеләячәге күзаллана.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: