Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 апрель 2018, 17:10

Ялларыгыз имин үтсен

Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә язгы-җәйге чорда арта. Кагыйдә буларак бу чорда хуҗалыкларда, урманнарда коры үлән, чүп-чар яндыру очраклары еш очрый. Май бәйрәмнәрендә ишек алдында, урам буйларында учакларда, мангалларда шашлык, башкасы пешә. Нәтиҗәдә янгыннар килеп чыга.

Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә язгы-җәйге чорда арта. Кагыйдә буларак бу чорда хуҗалыкларда, урманнарда коры үлән, чүп-чар яндыру очраклары еш очрый. Май бәйрәмнәрендә ишек алдында, урам буйларында учакларда, мангалларда шашлык, башкасы пешә. Нәтиҗәдә янгыннар килеп чыга.
Шундый куркыныч барлыгын күздә тотып, Октябрьский шәһәре буенча янгын хәвефсезлеге бүлеге кисәтә. Учакны яндыру кагыйдәләрен өлкәннәр дә, балалар да белергә тиеш. Табигатькә яки башка җиргә ял итәргә чыкканда янгын сүндерү кагыйдәләрен онытмаска кирәк:
1. Коры чирәмгә ут төртү катгый тыела.
2. Учакны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә җилле көнне.
3. Шырпы, тәмәкене сүндермичә ташламагыз.
3. Балаларга ут белән шаярырга ярамаганын аңлатыгыз.
4. Ял итү урыныннан киткәндә үзегез артыннан учакны су белән сүндереп, балчык белән күмегез.
Хөрмәтле гражданнар! Торак зонасына ут якмагыз, участокларыгызны һәрчак чиста тотыгыз, ихатада запас су саклау мөмкинлеген булдырыгыз.
Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч — зур куркыныч яный.
Балаларның ял вакыты хәвефсез үтсен өчен хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан хәстәрлек күрелергә тиеш. Һәр авылда балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен мәйданчык булдыру мәсьәләсен хәл итүне кайгыртсыннар иде.
Әгәр дә сез урманда яки башка җирдә янгын чыгу очрагына тап булгансыз икән, кичекмәстән 01 яки 101, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Читайте нас: