Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 апрель 2018, 18:29

«Без бу җирне матурларга туган»...

Апрель — чисталык һәм тәртип урнаштыру ае, ә өмәләр буыннарны тоташтыручы матур бер гадәт ул.

Апрель — чисталык һәм тәртип урнаштыру ае, ә өмәләр буыннарны тоташтыручы матур бер гадәт ул.
Язын ихаталарыбыз ямьләнеп, тир-як чистарып калса үзебезгә дә күңелле, шундый матур күренешләрдән кәефләр дә күтәрелә... Өмәләрдә һәрберебез катнашала, шулай бит? Якын тирәбездә, күршеләребездә кемнәр яшәгәнен яхшы беләбез, ә нигә әле бер көнне барыбызга да җыелышып чыгып, тирә-ягыбызны тәртипкә китермәскә? Исегездәме, без бәләкәй чакларда да әти-әниләребезгә ияреп, өмәләргә бара идек. Кем кайда эшли, кайда яши шунда җыештыра, тырмалый, буйый, юл ташларын аклый, агач-чәчкәләр утырта. Шушы изге гореф-гадәтләрне тергезергә кирәк безгә, моны әлләни авыр эш дип тә әйтмәс идем. Бер-берең белән күрешеп, аралашу форсаты да бит әле ул. Ямьле, җыештырылган, чәчәкләр үсеп утырган ихаталар үзебез өчен кирәк. Шәһәрдәге предприятие-оешмалар да һәр елдагыча бу изге чарага дәррәү кушылды, 73 предприятиенең 42се бу атнада өмәдә катнашты. Шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев та үзенең командасы белән Гагарин исемендәге паркны тәртипкә китерергә чыкты. Бик җитез, бердәм эшләде хакмияттәгеләр, тырмаланган чүпне шундук КАМАЗ машинасына төяп, чүплеккә озаттылар. Шулай яхшы да, чүп җыелып ятып калса, тарала, оча башлый ул.
Кемдер предприятие янын, кемдер беркетелгән биләмәсен җыештырды, тырмалады, себерде. Иң беренчеләрдән көрәк-тырмалар тотып, «Пакер», «Альтернатива», «Ойл-сервис», «Грин», «ОЗНА» эшчеләре өмәгә чыкты. Өмә рухы — ул бит кайсы гына хезмәт коллективын да якынайта, берләштерә. Туган шәһәрнең күркәм йөзен булдыруда үзеңнең дә катнашың булуны тою канатландыра, тагы да матур, күркәм эшләргә дәртләндерә. Әнгам Атнабай әйткәнчә: «Без бу җирне матурларга туган!» Әлбәттә шулай, тулысынча килешәм Атнабай белән.
Беребез дә яшәгән, эшләгән урыннарын җыештырудан читләшмәс дип ышынабыз, ягез, бу изге эштә бердәм катнашыйк! Кызганычка каршы, бүген мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итәргә ярамый, ә яшь буынны чүпләмәскә, башкалар хезмәтенең кадерен белергә ни рәвешле өйрәтергә икән соң? Законны кабул иткәндә, бу әһәмиятле мәсьәләләрне күз уңында тотмаганнар ахры. Шуңа күрә без үзебезнең үрнәктә балаларга күрсәтик: чиста урында яшәве күңеллерәк, шәһәребезнең күркәмлеге үзебездән торуын.

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотолары.


Читайте нас: