Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 апрель 2018, 16:59

Планнар зур һәм без аларны башкарып чыга алырбыз — Рөстәм Хәмитов

«Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү» тапшыруы республикада 2011 елдан эфирга чыга. Быел да 19 апрельдә Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкын борчыган сорауларга җавап бирде.

«Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү» тапшыруы республикада 2011 елдан эфирга чыга. Быел да 19 апрельдә Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкын борчыган сорауларга җавап бирде.
Программаны Башкортстан Юлдаш телевидениесе, «Русия-24. Башкортостан», «Вся Уфа» телеканалларында карарга, «Спутник FM», «Радио России-Башкортостан» радиостанциясе аша тыңларга мөмкин булды.
Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү 2017 ел нәтиҗәләрен тикшерүдән башланды. «Исегезгә төшерәм, республика сәнәгать производствосы, бюджет өлкәсендә әйбәт эшләде. Акча җәһәтеннән елны яхшы тәмамладык — запаслар килеп чыкты. Керем 200 миллиард сумга якынлаша. Бу бик әйбәт сан, мондый күрсәткечләргә ия төбәкләр күп түгел», — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе хәл ителмәгән бурычларны да атады. «Аеруча безне ике күрсәткеч борчый. Ул инвестицияләр күләменең күзгә күренеп кимүе. 2017 елда 70 миллиард сумга якын акча югалттык. Бу яңа җайланмалар төзү җәһәтеннән нефть эшкәртү, нефть химиясе предприятиеләрендә эш күләменең кимүе белән дә бәйле. Башка предприятиеләрнең эш активлыгы бераз төште. Киеренкелек тудырган икенче сан — туымның кимүе. 2017 елда 2016 елга карата минус 10 процент. Тәү чиратта демографик чокырга сугыш елларының нәтиҗәләре дә тәэсир итте, шулай ук икътисад та үз өлешен кертте. Былтыр 49 мең бала туган, ул күзалланганнан азрак. Ләкин үлем очраклары да кимеде. Гомум алганда демографик күрсәткеч кире булса да, артык зур түгел — бер мең кешегә аз», — диде төбәк Башлыгы.
«2018 ел уңай башланды. Беренче квартал яхшы күрсәткечләр белән тәмамланды. Мартта әйбәт табыш алдык — «Башнефть» 16,5 миллиард сум күчерде. Нәтиҗәдә март буенча керемгә гомум салым 33,5 миллиардка җитте. 2017 елда бу сан 16-17 миллиард сумга якын булды. Ягъни без хәзер еллык планның яртысын диярлек үтәдек. Ул алга оптимизм белән карарга һәм яңа объектлар, халыкка яңа ярдәм итү формаларын, яңа җәмәгать хәрәкәтен үстерү төрләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Ресурслар, финанслар булганда күп нәрсә эшләргә була.
2018 елгы планнар — ә алар бәләкәй түгел, тик Республика адреслы инвестиция программасы гына 20 миллиард сум тәшкил итәчәк — ул республиканың абсолют рекорды, мондый күләмнәр беркайчан да булмады. Төзелешләр күп, аларның барысы да мөһим. Тагы 20 миллиард сум чамасы юлларны яңартуга, төзүгә, ремонтлауга, шулай ук аларны карауга китәчәк. Программалар зур, мондый саннарны башкарып чыгара алырбыз дип ышанабыз», — диде Рөстәм Хәмитов.
Узган елның 13 апрелендә үткән эфир барышында Башкортстан Башлыгына тугыз меңнән артык сорау килгән иде. Агымдагы елда да халыкны кызыксындыручы сораулар күп булды. Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү башланганда тапшыруны алып баручы 12 апрельдән 8 меңгә якын сорау килүе турында әйтте. Бу саннар, Сезнеңчә, нәрсә турында сөйли, дип сорады ул республика Башлыгыннан.
— Бүген монда ачык сөйләшү булачак. Шушы форматта сөйләшүгә ихтыяҗ зур. Уңышлар белән беррәттән, чишелмәгән мәсьәләләр дә бар. Мин кичә генә кабул ителгән сорауларның бер меңгә якыны белән таныштым. Алар буенча якын арада чаралар күреләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов


Юлларга — 20 миллиард сум
Республика Башлыгы белән туры эфир барышында Башкортстанда юллар торышына кагылышлы сорау да яңгырады. Рөстәм Хәмитов 2018 елда төбәктәге юлларны төзекләндерүгә, яңа юллар салуга 20 миллиард сум акча бүленәчәге турында әйтте.
— Республикадагы икътисади үсеш безгә бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга, күбрәк акча бүләргә мөмкинлек бирә, — диде ул.

Дарулар тәэминаты турында
Ярдәмгә мохтаҗ авырулар дарусыз калмаячак. Медикаментлар белән тәэмин итүдәге авырлыклар уңаеннан Рөстәм Хәмитов түбәндәгеләрне белдерде:
— Чыннан да, узган елдагы белән чагыштырганда, дарулар белән тәэмин итүдә быел авырлыклар туды. Бу медицина препаратларын кайтару тәртибе үзгәрүгә бәйле. Узган елда ташламалар белән 100-150 кешегә дару биреп җиткерелмәсә, быел 850 кеше дару алуга мохтаҗ.
Бу максатка без 300 миллион сум акча бүлдек, якын араларда тагын 500 миллион сум бүленәчәк. Ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерү өчен 2 миллиард сум кирәк. Ә ташламалар белән файдаланучылар бездә бик күп, алар — барлыгы 375 мең кеше. Бу — республикада яшәүче һәр ун кешенең берсе, дигән сүз.

Читтә укучы яшьләрне үзебезгә кайтару зарур
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка Башкортстаннан читтә яшәүче якташларыбыз да сорау бирә алды. Мәсәлән, Мәскәүдә укучы Азат Казакбаев читтә укучылар кулларына диплом алгач, Башкортстанга эшкә кайткан очракта аларга ниндидер ярдәм күрсәтелү мөмкинлеге турында сорау бирде. Башкортстан Башлыгы читтә белем алучы студентларны үзебезгә кайтару яклы булуын белдерде:
— Безгә чит өлкәләрдә укучы студентлар турында белешмә тупларга кирәк. Аларның нинди уку йортларында белем алуы, нинди һөнәр үзләштерүе, кайда эшләргә теләк белдерүләре турында да ачыклык кертү зарур. Бу эш Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт, башка министрлыклар белән берлектә башкарылырга тиеш, — диде ул.
Рөстәм Хәмитов киләсе атнада ук Мәскәүдә укучы Башкортстан яшьләре белән очрашырга теләк белдерде. Анда яшь якташларыбыз республика Башлыгына үзләрен борчыган сорауларны бирә алачак.

Туган телне ничек сакларга?
Чиләбе өлкәсенең Кунашак районыннан туган телләр язмышы турында бирелгән сорауга республика Башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
«Күп нәрсә үзебезгә бәйле. Балаларга туган телебезне ничек тапшыруыбызга, гаиләгә бәйле. Бу — бик зур һәм җитди эш. Туган телдә әдәбият, концертлар, шигырьләр, китаплар кирәк. Һәр кеше туган телен белергә тиеш, дип саныйм.
Һәр ата-анага бу таләпне куеп булыр иде. Әти, әни телен белергә кирәк!
Шул ук вакытта телне көчләп өйрәтү мөмкин түгел. Үгетләү, кызыксындыру, тел мохитенә әйдәү аша эш итү мөһим. Туган тел — эшлекле аралашулар өчен генә түгел, җан, күңел өчен дә кирәк. Ул — безгә гомер биргән мохитнең аерылгысыз бер өлеше. Әлеге вакытта республикада туган телләргә кагылышлы программа әзерләнә. Туган телләрне өйрәнүгә грантлар бүленәчәк, махсус фонд булдырылачак. Башкорт, татар, мари, чуваш һ. б. телләр генә түгел, урыс теле дә бүген заман йогынтысыннан яклауга мохтаҗ.

Сәламәтлек саклау оешмалары үстереләчәк
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфадагы кардиоүзәк һәм онкоүзәкне яңартырга вәгъдә бирде. Шул ук вакытта Бөре шәһәрендә балалар хастаханәсен яңарту көтелә. Ишембай да игътибардан читтә калмаячак.
Республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә дә хастаханәләр яңарачак. «Земский доктор» программасы да озайтылачак. «Иң мөһиме — халыкның сәламәтлеген саклап, киләчәктә уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү, — диде республика Башлыгы. — Безгә, япон халкы кебек үк, үз сәламәтлегебезне кайгыртырга кирәк!»

Көнкүреш калдыкларын эшкәртү турында
Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә барышында көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Төбәк Башлыгы бу гамәлнең бик катлаулы булуын билгеләп үтте.
— Әлеге җәһәттән иң яхшысы — чүп-чарны аерып җыю, — диде Рөстәм Зәки улы. — Әйтик, металл, пластик, көнкүреш калдыклары.
Рөстәм Хәмитов республикада сортларга аерып җыелган калдыкларны эшкәртү өчен барлык мөмкинлекләр дә булуын ассызыклады. «Һәр кеше елына 1 кубик метр, ягъни 500 килограмм көнкүреш калдыгы җитештерә. Республикада 4 миллион кеше яши. Шуңа да бу катлаулы мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә кирәк», — диде ул.

«Эшлекле парламент кирәк!»
Политолог Николай Евдокимов Рөстәм Хәмитовның республика парламентына сайлаулар турындагы фикерләре белән кызыксынды.
— Быел БР Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауларның 2013 елдагыдан аермалы яклары да булыр, дип уйлыйм, — диде ул. — Бу мәртәбәле трибунага яшьләр килергә тиеш. 35-45 яшьтәгеләр, 50 яшьлек депутатлар, заман таләпләренә ярашлы, аерым фиркаләр мәнфәгатендә түгел, ә бөтен республика халкына хезмәт итәргә тиеш.
Яңа парламент эшлекле фикер алышуга, килеп туган мәсьәләне тирәнгә җибәрмичә, урында хәл итүгә әзер булыр, дип уйлыйм. Гомумән, безгә эшлекле парламент кирәк.

Интернет һәр мәктәптә булырга тиеш!
Гафури районының Җилем-Каран авылыннан укучы Интернет белән авырлыкларны хәл итүдә, мәктәптәге интерактив тактаны яңартуда ярдәм сорады. Аның үтенеченә Рөстәм Хәмитов түбәндәгечә җавап бирде.
«Башкортстанда бүген өч меңнән артык Интернетсыз торак пункты бар. Шуларның 500-600ндә халык күпләп яши. Бүген аларның барысын да югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү бурычы тора. Сезнең мәктәпкә килгәндә, заманча интерактив такта һәм югары тизлектәге Интернет үткәрү мәсьәләсен хәл итү авыр түгел. Бу — заман таләбе.

Алданган пайчыларга ярдәм
Туры эфирда республика Башлыгына төрле темаларга сораулар яңгырады. Аларның берсе — торак мәсьәләсе, алданган пайчылар проблемасы. «Дема-9» объектына акчаларын салып, бишенче ел вәгъдә ителгән фатирларына күчә алмаган барлык кешеләр исеменнән Альбина Салаватова бу хакта борчылуын белдерде һәм республика Башлыгына мәсьәләне күзәтүгә алуын үтенде.
Рөстәм Хәмитов бу теманың, чынлап та, бик көнүзәк булуын, аның намуссыз кешеләр, тотрыксыз базар икътисады аркасында килеп чыгуын билгеләде һәм бу мәсьәләнең, һичшиксез, катгый рәвештә хәл ителәчәгенә вәгъдә бирде.
— Бүген шундый 77 йорт бар. Алар вакытында тапшырылса, анда инде 5650 кеше яшәгән булыр иде. Кемдер 2012 еллардан бирле акчасын салган фатирларына керә алмый, — диде республика Башлыгы. — Һәр проблемалы объект буенча 33 пунктны үз эченә алган план төзедек. «Дема-9» 2018-19 елларда тапшырылачак. Калган барлык объектлар буенча да графиклар төзелгән. Быел — 32, киләсе елга 42 шундый проблемалы йорт тапшырылачак. 10 йорт — 2020, 3се 2021 елга калачак. Алар — бөтенләй өметсез саналганнары. Бу мәсьәләне, һичшиксез, хәл итәчәкбез. Бераз вакыт кына кирәк. Беркемне дә авыр хәлдә ташламаячакбыз.

Кирәкле дарулар бер айдан булачак
Республика башлыгына юлланган сорауларның кайберләренә янә-янә әйләнеп кайтылды. Шулар арасында даруларга кагылышлысы иң күпчелеге булгандыр. Кешеләр бүген яшәү өчен кирәкле даруларны алып булмавы турында зарлана.
— Быел халыкны дарулар белән тәэмин итү кимеде, — диде Башкортстан Башлыгы. — Бу хәл узган елның ахырында федераль дәрәҗәдә даруларны сатып алу конкурсын үткәрү тәртибе үзгәрүгә бәйле. Система мондый бәйгеләр үткәрергә әзер булмаган, шул сәбәпле зур өзеклек килеп чыкты. Бу өзеклек даруларны вакытында сатып алмаудан туды, кызганычка каршы, дару запаслары бүген күп түгел. Сәламәтлек саклау структуралары бу ситуацияне төзәтү өстендә эшли. Без барысын да төзәтәчәкбез, бары тик аз гына көтәргә кирәк. Иң зур вакыт — бер ай чамасы. Җәй башына кирәкле дарулар булачак. Проблема бар, ләкин без моны хәл итәчәкбез. Мин вакытында дару ала алмыйча калган кешеләрдән гафу үтенәм.

Мәскәү башкортлары да ярдәмсез калмаячак
Туры элемтә вакытында Мәскәүдән дә шалтыраттылар. Аерым алганда, андагы башкорт җәмәгатьчелеге, студентлар мәдәни өлкәдә милли киемнәр, уен кораллары белән тәэмин итүдә республиканың ярдәм күрсәтүен үтенде, «Ак тирмә» мәдәни үзәгенә ярдәм булачакмы, дип кызыксындылар.
— Миңа үзебезнең Мәдәният министрлыгы өчен уңайсыз булып китте. Костюмнар һәм аппаратура, башкорт бизәнгечләре, уен кораллары да булачак. Башкортстан мәдәниятен дөньяга танытыгыз. Бездә шигырь яза, җыр чыгара, бии беләләр. Алар теләсә нинди концертның бизәге. Сезнең бурычыгыз — Башкортстан мәдәниятен халыкка җиткерү.
Туры эфир ахырында Рөстәм Хәмитов Башкортстан һәм аның халкы белән горурлануы хакында белдерде:
— Бүгенге көндә республикабыз сизелерлек үсеш кичерә. Бу — халык белән берлектә алып барган эшчәнлек нәтиҗәсе дип фикерлим. Берничә ел элек ирешкән күрсәткечләр белән чагыштырганда, кайбер юнәлешләр буенча ярыйсы гына алга китеш күзәтелә. Димәк, хезмәтебез файда китерә. Туры эфирга килгәндә, мин сезнең мөрәҗәгатьләрне 5, 10 сәгать буена да кабул итәргә әзер. Моңа көчемне һәм вакытымны кызганмыйм. Чөнки бу — мөһим бурычларымның берсе.
Читайте нас: