Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 апрель 2018, 12:35

Әйдәгез, дуслар, өмәгә!

«Чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында була» (халык мәкале).

«Чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында була» (халык мәкале).
Агымдагы елда яз бик көттереп кенә килсә дә, ниһаять, җылы, кояшлы көннәргә дә тиендек. Тирә-юньдәге гүзәллекне бер нәрсә генә бозып тора: ул да булса карлар эреп бетүгә җир өстенә калкып чыккан чүп-чар, көнкүреш калдыкларыннан хасил булган өемнәр. Әмма бусы төзәтерлек хәл бит, шулаймы дуслар? Моның өчен нибары себерке-тырмалар белән коралланып, бөтенебез бергә шимбә өмәсенә чыгасы.
Ел саен шәһәребездә өмәләр үткәрү чын хезмәт бәйрәменә әверелеп бара. Бу гаҗәп хәл түгел: чөнки без шул рәвешле йортларыбыз, эш урыннарыбыз биләмәсен тәртипкә китереп, күркәм төскә кертәбез. Шәһәребез безнең кайгырту-тәрбияләүгә мохтаҗ, шуңа күрә биләмәләрне тәртиптә тоту мәсьәләсенә бик җитди карарга тиешбез. Тик шул вакытта гына уртак йортыбыз төзек һәм күркәм булачак.
Быел шимбә өмәләре 7 апрельдән башлангыч алды. Өмәчеләрне зур күләмле эш көтә: урам, йорт биләмәләрен, паркларны җыештыру зарур. Бүгенге көндә «Альтернатива» заводы, Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җыештыру эшләрен оештырды да инде. «ДорСтройРемонт» һәм «Благоустройство» оешмалары шәһәребез урамнарын тәртипкә салу белән даими мәшгуль.
21 апрельдә Октябрьскийда гомум экологик өмә үтәчәк. Анда барлык хезмәт коллективларын, җәмәгать оешмаларын, укучы-студентларны, битараф булмаган шәһәрдәшләрне чакырып калабыз. Активистларга кирәкле инструментлар биреләчәк, җыелган чүп-чарны махсус хезмәтләр читкә ташып торачак. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр эш кораллары сорап йорт комитетларына, идарә итүче компанияләргә, «ЖЭУ»га мөрәҗәгать итә ала.
Әйдәгез, дуслар, урам һәм ишегалларына, парк-скверларга хуҗаларча карыйк, аларны җыештырып, шәһәребезне тагы да ямьләндерик, үсеп килүче яшь буынга үрнәк күрсәтик!

Читайте нас: