Туган як
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 апрель 2018, 13:38

«Хайван — хуҗалы булырга тиеш»

Шушы көннәрдә Төрекмән авылыннан Сәлимә Исламгулова гәзитебез белән бәйләнешкә керде: «Туган як» гәзитенең 29нчы санында «Шәһәрне этләр басты...» исемле мәкаләне укыгач, минем дә бу мәсьәләгә кагылышлы уй-фикерләремне белдерәсем килде.

Шушы көннәрдә Төрекмән авылыннан Сәлимә Исламгулова гәзитебез белән бәйләнешкә керде: «Туган як» гәзитенең 29нчы санында «Шәһәрне этләр басты...» исемле мәкаләне укыгач, минем дә бу мәсьәләгә кагылышлы уй-фикерләремне белдерәсем килде.
Төрекмәндә берәү дистәләгән эт асрый. Алар иркенләп урамда йөри, яннарына караучысыз маэмайлар да җыела. Биредә гомер итүчеләр өчен әлеге күренеш чын мәгънәсендә бәлагә әверелеп бара. Сабый балалар инде бу урамнан йөрергә дә курка, кирәк җирләренә әллә кайлардан урап бара. Балалар гына түгел, өлкәннәргә дә хәвеф яный. Этләрнең кешеләргә ташлану очраклары да булды. Менә хәзер яз җитү белән урам кардан ачылды һәм шушы хайванкайларның «этлеге» нәтиҗәләре күренә башлады. Бусы да күңелсез хәл, гафу итегез, ничек эт нәҗесе өстеннән йөрмәк кирәк?! Монысы инде хуҗалар җаваплылыгында дип фикерлим. Эт асрыйсың икән, аның артыннан җыештыра да бел. Бу уңайдан бабаемны мисалга китерер идем. Гомер буе арбалы атта йөрде ул һәм үзе белән һәрвакыт соскы, кечкенә капчык ишене калдырмады. Чит ил тәҗрибәсен дә искә алыйк: Европа илләрендә халык бик мәдәниятле, эт-мәчеләрен саф һава суларга алып чыкканда чисталык турында беркайчан онытмыйлар. Бездә кайчан шундый тәртип булыр икән? Мондый күренеш санитария таләпләренә дә туры килми бит.
Хуҗасыз усал этләргә кагылышлы фикеремне дә белдерәсем килә. Мондыйларны, әгәр алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомеренә яный икән, һичшиксез юк итү яклымын. Хәтерлисездер, Туймазы һәм тирә-як районнарда ящур белән авырган йорт хайваннарын да хәтта бетерделәр. Чөнки алардан кешеләргә хәвеф янады, мондый очракларда иң җитди карарлар кабул итәргә туры килә. Караучысыз этләр белән дә шул ук хәл. Минем фикеремчә, хайван — хуҗалы булырга тиеш. Моны һәрдаим кабатлап торырга әзермен. Нинди дә булса җанварны ияләштерәсең икән, аның өчен җавап тота да бел: ашат, кара, тәрбиялә. Ә кайбер миһербансыз затлар берничә ел асраган җан иясен кирәге беткәч яки башка сәбәпләр буенча урамга куып чыгарудан да тайчанмый. Шул рәвешле берәзәк этләр өере хасил була. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүне тәү башлап хуҗалардан башларга кирәк. Дәүләт тарафыннан мондыйларга карата махсус законнар булдырылса бигрәк тә яхшы булыр иде».
Сәлимә ападан менә шундый фикер ишеттек без. Бу мәсьәлә буенча фикер алышуны дәвам итәбез. Ә инде Төрекмән авылындагы хәлне тикшерүгә алачакбыз. Аның нәтиҗәләре белән алдагы саннарда танышырга мөмкин булачак.

Читайте нас: