Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 апрель 2018, 13:14

«Галәм пионеры»

Ә сез беләсезме, беренче космонавт Юрий Гагаринның иң яраткан ризыкларының берсе — татар-башкорт халыкларының табын күрке саналган кайнар бәлеш булган!

Ә сез беләсезме, беренче космонавт Юрий Гагаринның иң яраткан ризыкларының берсе — татар-башкорт халыкларының табын күрке саналган кайнар бәлеш булган!
Тормыш иптәшенең әтисе — Иван Степанович (әйткәндәй, ул Ырынбурның танылган аш-су остасы буларак билгеле) әзерләгән итле бәлешне аеруча үз иткән очучы егет...
12 апрельдә бөтен дөнья халкы Кешенең галәмгә очуын, ягъни Космонавтика көнен билгеләп үтә. 1961 елда булган шушы вакыйга кешелекнең Җир-Ананы гына түгел, иксез-чиксез Галәм киңлекләрен дә яулап алу мөмкинлегенә инандырды. Совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин бу истәлекле очышның төп герое буларак тарихка кереп калды. Ихлас елмаюы, тәвәккәллеге белән күп кешеләрнең мәхәббәтен яулаган шушы егет тәүге булып Галәмне иңләү бәхетенә иреште. Тарихка дөньядагы беренче космонавт буларак язылып калганга, Гагаринны «Галәм пионеры» дип атадылар...
Данлыклы очыш 9 сәгать 7 минутта башлана. «Восток» космик корабле Җир шарын 1 сәгать 48 минут эчендә әйләнеп чыга. Совет очучысы, ватандашыбыз беренче булып галәмне яулый! Бу дулкынландыргыч, горурландырырлык мизгелләр һәр кешенең күңелендә мәңгелеккә сакланачак...
Кызганычка каршы, ачык карашлы, кыю очучының гомере бик иртә өзелде. Әмма аның турындагы якты истәлек йөрәкләребездән беркайчан дә җуелмас, бу мирасны яшьләргә дә тапшырырбыз. Батырлык онытылырга тиеш түгел...
Һәм онытылмый да. Моңа шәһәребез биләмәсендә, Ю. Гагарин һәйкәле янындагы тантаналы митинг барышында тагын бер кат инандык. Космонавтика көненә арналган чарада укучы-студентлар, ветераннар, предприятие җитәкчеләре катнашты. Хакимият башлыгы урынбасары М. Черкашнев һәм Русия ДОСААФының урындагы бүлек рәисе А. Хәмитов Галәмгә тәүге очышның кешелек дөньясы өчен әһәмияте турында бәянләде, совет очучысының батырлыгы, тәвәккәллегенә тирән ихтирам белдерде. Митинг чәчәкләр салу белән тәмамланды.
... Кешелекнең үткәне дә, киләчәге дә Галәмгә барып тоташа. Шуңа күрә, Җир йөзендә тормыш булганда, космос киңлекләренә, серле йолдызларга юл өзелмәс. Өзелмәсен дә ул, чөнки киләчәк буынны тарих сәхифәләренә язып калдырырдай ачышлар, табыш-казанышлар көтә...


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: