Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 апрель 2018, 13:58

Туган көнең белән, Октябрьский!

1946 елның 5 апрелендә үзенә тырыш, дус-тату нефтьче-төзүчеләрне һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрне туплаган нефтьчеләр төбәге шәһәр исеме ала.

1946 елның 5 апрелендә үзенә тырыш, дус-тату нефтьче-төзүчеләрне һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрне туплаган нефтьчеләр төбәге шәһәр исеме ала.
Агымдагы елда инде Октябрьский 72 еллыгын билгели. Яраткан шәһәребез биредә гомер итүче һәр кешенең күңелендәге иң якты, онытылмас хатирәләрне саклый. Ямьле балачак, дәртле яшьлек еллары, тормыштагы уңыш-казанышларыбыз да аңа бәйле.
Бердәм, тырыш халкы көче белән Октябрьский елдан-ел үсә, республикада гына түгел, ил күләмендә иң төзек, матур шәһәр буларак танылу ала. Әлеге үсеш-казанышларда хөрмәтле ветераннарның, данлыклы нефтьчеләрнең өлеше бәяләп бетергесез. Якташларның лаеклы эшчәнлеген яшь буын вәкилләре дәвам итә, аны шәхси казанышлары белән тулыландырып, киләчәктә шәһәребез тагы да күркәмләнсен өчен куллана.
Быел да 5 апрельдә шәһәрдәшләр күркәм гадәт буенча Совет мәйданындагы «Шәһәргә нигез салучылар» мемориалы янында бәйрәм чарасына җыелды. Ветераннар, күренекле шәхесләр, җитәкчеләр, хакимият вәкилләре, яшьләр шәһәрнең туган көне уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерергә ашыкты. Хакимият башлыгы Алексей Шмелев шәһәрдәшләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде:
— Октябрьскийның тарихы әһәмиятле вакыйгаларга бай. Шәһәребез сугыш чорының михнәтләрен дә, афәттән соңгы авыр елларны да кичерде. Бүгенге көндәге имин тормыш, ирешкән югары күрсәткечләр — берничә буын халкыбызның бердәмлеге, намуслы хезмәте, Ватанга тугрылыгы нәтиҗәсе.
Ветераннар оешмасы рәисе Юрий Корольков Октябрьскийның елдан-ел күркәмләнүен, яңа йортлар, социаль объектлар төзелүен билгеләде. Шәһәребез киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләсен, биредә тагы да уңайлырак шартлар, яңа эш урыннары булдырылсын, яшьләр уку йортларын тәмамлап, туган төякләренә кайтып урнашсын иде, дигән теләктә якташлар.
Чәчәкләр салу тантанасыннан соң бәйрәм чарасы патриотик тәрбия үзәгендә дәвам итте. Биредә 9нчы мәктәпнең 10 укучысы «Яшь армияче» бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына кушылды. Хакимият башлыгы яшь шәһәрдәшләрне шушы тантаналы вакыйга уңаеннан тәбрикләп, киләчәкнең алар кулында булуын төшендерде.

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: