Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 апрель 2018, 13:42

Шәһәрне этләр басты...

...«Спорт базасыннан шәһәргә илтүче сукмактан салмак кына өлкән яшьтәге ир-ат атлый. Ул вакыт-вакыт тукталып, кышкы табигатьнең матурлыгына хозурлана, рәхәтләнеп саф һава сулый. Менә бермәл аның колагына ниндидер шомлы, хәтта янаулы ят авазлар чалына. Сукмакка аркылы баскан дүрт аяклы җанварлар ягыннан килә икән бу өн. Үзенә төбәлгән дистәләгән усал караштан ир-ат каушап кала. «Ичмасам, кулда таяк-мазар да юк», дигән уй йөгерә аның башыннан. Ә өер якынлашканнан-якынлаша, җанварлар инде һөҗүмгә әзерләнә сыман...»

...«Спорт базасыннан шәһәргә илтүче сукмактан салмак кына өлкән яшьтәге ир-ат атлый. Ул вакыт-вакыт тукталып, кышкы табигатьнең матурлыгына хозурлана, рәхәтләнеп саф һава сулый. Менә бермәл аның колагына ниндидер шомлы, хәтта янаулы ят авазлар чалына. Сукмакка аркылы баскан дүрт аяклы җанварлар ягыннан килә икән бу өн. Үзенә төбәлгән дистәләгән усал караштан ир-ат каушап кала. «Ичмасам, кулда таяк-мазар да юк», дигән уй йөгерә аның башыннан. Ә өер якынлашканнан-якынлаша, җанварлар инде һөҗүмгә әзерләнә сыман...»
Куркыныч фильмнан өзек дип уйладыгызмы, дуслар? Юк, ялгышасыз, үзебезнең шәһәр биләмәсендә чак кына булмыйча калган аянычлы хәл турында бу. 35нче төбәктә яшәүче өлкән яшьтәге шәһәрдәш, хөрмәтле аксакал сөйләгәннәрдән чәчләр үрә торырлык. Шушы хәлне искә алганда да аның йөзенә борчылу йөгерә, әгәр шул вакытта сукмакта чаңгычылар төркеме хасил булмаса, бу вакыйга нәрсә белән тәмамланыр иде, билгесез...
Кызганыч, соңгы арада шәһәрдә өер-өер йөрүче хуҗасыз этләргә зарланып, хат юллаучылар, шалтыратучылар саны артты. Бу хәл 34-35нче төбәкләрдә аеруча кискенләшкән. «Зинһар өчен, ярдәм итегез! 12нче мәктәп янында сукбай этләр өере белән йөри, алар олыларга да, кечеләргә дә ташлана. Балалар укырга барырга курка», «Йорт аша үтүе дә хәвефле, кибеткә барыр юлда усал маэмайлар «хуҗа», «Ашыгыч чаралар күрелмәсә, аяныч хәлгә таруыбыз мөмкин!»... Мондый эчтәлектәге хатлар 18нче мәктәп, Зает мәчете янында, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләрдән дә килә: «Этләр бала-чаганың күз алдында мәчене ботарлап ташлады», «Өлкән яшьтәгеләр өчен бик куркабыз: алар үзләрен яклый да, качып котыла да алмый. Бер көнне этләр өере олы яшьтәге бабайны абалап, өс киемен өзгәләп бетерде», «Ачлыктан ерткыч хәленә төшкән хайваннарны стерильләштерү генә аз, нәтиҗәле карарлар кабул итәргә вакыт...».
Хуҗасыз маэмайлар мәсьәләсе шәһәр халкын ике «лагерь»га бүлде: берәүләр караучысыз калган, кешеләр иминлегенә янаган хайваннарның санын законга ярашлы күздә тотуны таләп итсә, икенчеләр, үзләрен «зоояклаучылар» дип атаучылар, этләр өчен борчылуын белдерә, аларга теләктәшлек күрсәтеп, хәтта зур хәвеф тудырганнарын да яклый. Шул ук вакытта кайбер зоояклаучылар җанварлардан да явызларча кыланудан тайчанмый. Мондыйлардан хакимият исеменә шулай ук бик күп мөрәҗәгать килә: «Хуҗасыз эт-мәчеләрне 2018 елда бушлай стерильләштерү буенча республика программасы шәһәрнең кайсы ветеринар клиникасында гамәлгә ашырылачак? Без бу программаны бик көтәбез һәм аның нәтиҗәлелегенә инанабыз».
Күрүебезчә, шәһәрдә хәлләр ярыйсы кискенләшкән һәм кичектергесез рәвештә таләп итүне сорый. Хакимият башлыгы урынбасары Ш. Фәррахов рәислегендәге киң мәгълүмат чаралары белән очрашуда нәкъ шушы мәсьәләләр тикшерелде. Тәүдә Шамил Гиззәр улы китергән саннарга күз салыйк: 2016 елда караучысыз хайваннардан 150, 2017дә — 174 кеше зарар күргән. Агымдагы елның тәүге өч аенда гына 34 шундый очрак теркәлгән. Берәзәк этләр саны артуы зур хәвеф чыганагы булып тора. Беренчедән, агрессив холыклы җанвар теләсә кайсы очракта һөҗүм ясарга мөмкин. Икенчедән, хуҗасыз этләр күп сандагы йогышлы авырулар чыганагы булып тора. Котыру чирен, йогышлы авыруларны искәртү, хуҗасыз эт-мәчеләргә кешелекле мөнәсәбәт булдыру максатында республикада «Йорт хайваннары турында»гы закон нигезендә берәзәк җанварларны тоту һәм карау тәртибе кабул ителгән. Әлеге документка ярашлы, берничә очракта эвтаназия ысулын куллану мөмкин: кешеләр сәламәтлеге һәм гомеренә хәвеф тудыручы агрессив; йогышлы авыруларга дучар булган, озак еллар буе чирдән изаланучы хайваннарга карата. Башка очракларда хуҗасыз эт-мәчеләр карантинда тотылып, дәвалана, стерильләштерелә, тиешле прививкалар ясала, һәм элеккеге яшәү мохитенә кайтарыла. 2017 елда «Кот и Пёс» ветеринар клиникасы тарафыннан нәкъ шул рәвешле күп сандагы хайваннарга ярдәм күрсәтелгән. Шунысы мөһим: эт-мәчеләрнең күпчелеге шушы оешма аша үзләренә яңа хуҗа тапкан. Бары тик нык авыру яки агрессив җанварлар гына эвтаназиягә дучар булган. Шәһәрдәшләрнең байтагы дөньядагы иң эре зоояклаучы оешмалар фикеренә кушылуын билгелисе килә: авыр хәлдәге хуҗасыз хайванны эвтаназия белән йоклату аны урамга чыгырып җибәрү, шул рәвешле ачлыктан, суыктан иртә һәлак булуга дучар итүдән кешелеклерәк.
Зоояклаучылар игътибарына шуны җиткерәсе килә: хакимият тә, ветеринар оешмалар да законга ярашлы эшли, биләмәдәге хуҗасыз хайваннар стерильләштерелә, дәвалана. Әмма кайбер зоояклаучылар бу эшкә нык комачаулык итә, алар хәтта хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә физик көч куллану белән яный. Мондый шартларда эшләве җиңел түгел, билгеле. Зоояклаучыларның бу гамәлләре, яла ягулары законсыз, җинаятьчел буларак бәяләнә.
Хуҗасыз хайваннарны даими тукландырып торучы шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Әйе, сез кешелекле булырга омтыласыз. Әмма нәтиҗәдә берәзәк этләр төркемнәргә туплана, һәм үзләрен хуҗадай тота башлый. Күпчелектә бу хәл балаларның уен һәм ял мәйданчыклары янында күзәтелә. Димәк, яшь шәһәрдәшләргә, аларның әти-әниләренә, әби-бабайларга зур хәвеф яный дигән сүз. Бу урында 2014 елда Уфада булган куркыныч хәлне искә алмыйча булмый. Ушаков урамында хуҗасыз этләрнең 9 яшьлек малайны ерткычларча өзгәләп ташлавын ишеткән бер кеше дә тетрәнмичә калмагандыр... Кызганыч, әмма мондый җан өшеткеч хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Мәсәлән, быел 10 мартта Мәскәү янындагы Истринский районында этләр өере 19 яшьлек таза-сәламәт егетнең башына җитте. Шәһәребездә дә шундый хәлләр булмасын өчен саклану чаралары күрү мөһим. Хакимият, махсус оешмалар нәкъ шул юнәлештә эшли дә инде. Алар хуҗасыз хайваннарга питомник төзү, эт-мәчеләрнең санын күзәтүдә тоту чаралары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә, мәсьәләне уртага салып хәл итүгә чакыра.

Читайте нас: