Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 апрель 2018, 14:08

Ә сез гаилә белән ял итә беләсезме?

Гаилә — җир йөзендә яшәүче һәр кешегә кирәкле җылы учак.

Гаилә — җир йөзендә яшәүче һәр кешегә кирәкле җылы учак.
Ул иң олы терәк-таянычыбыз да, күңелгә шифа бирүче ышанычлы сыеныр урыныбыз да. Шәһәребездә гаиләләргә уңайлы мохит булдыру, аларга бер-берләре белән аралашырга мөмкинлек бирү, дус-тату мөнәсәбәт урнаштыру максатында күп төрле чаралар оештырыла.
Ял көннәрендә «Аструм» сәүдә-күңел ачу үзәгендә нәкъ шундый бәйрәмнәрнең берсе үтте. «Гаилә фотоальбомы» исемле күркәм чараны Көнбатыш районара гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге оештырды. Бәйрәмгә шулай ук «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды, «Аструм» сәүдә үзәге, «Сумасшедшая лаборатория» агентлыгы хезмәткәрләре өлеш кертте.
Бу көнне эшләгән күпсанлы остаханәләрдә һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты: берәүләр йомырка буяды, табигый чиста ком, пластилин белән уйнады, икенчеләр курчак ясады, аквагрим эшләтте, өченчеләр сабын күбекләреннән төрле фигуралар ясады. Өлкәннәр дә, балалар да зур йомшак аю белән фотосессияне аеруча үз итте. Матур сурәт ясатырга теләүчеләрдән чират өзелмәде диярлек. Оксана Захарованың чәй күргәзмәсе дә игътибар үзәгендә булды. Кунаклар рәхәтләнеп хуш исле, төрле үләннәрдән кайнатылган чәйне тәмләп карады.
Шәһәрдәшләргә бәйрәм чарасы ошадымы икән? Моны ачыклау өчен остаханәләрне зур дикъкать белән күзәтеп йөрүче яшь ханым һәм нәни кызчыкка сүз кушам. Виктория һәм Николь исемлеләр икән. «Гаилә фотоальбомы» чарасын оештыручыларга бик рәхмәтлебез, — дип сүз башлады Виктория ханым. — Кызым әле кечкенә булуына карамастан (Никольга 2 яшь тә 7 ай), аңа монда барысы да кызыклы. Үзенә туры килердәй шөгыль дә тапты —бергәләп бик матур итеп йомырка һәм медальләр буядык. Николь спортны үз итә, нәни чагыннан ярышларда катнаша. Мәсәлән, сабыйлар өчен йөгерешләрдә чыгыш ясаганы бар».
Кемероводагы фаҗигале хәлдән соң сәүдә үзәкләре аеруча күзәтүгә алынды. Хәтта халык арасында күңел ачу урыннарына, кинотеатрларга йөрүдән баш тартучылар да булгалады. Виктория ханым бу хакта нинди фикердә икән?
— Хәвефсезлек кагыйдәләре турында беркайчан да онытырга ярамаганлыгын беләм. Әмма кызганычка каршы, игътибарсызлык үзебездә дә юк түгел. Шуңа күрә иң тәү чиратта шушы юнәлештә эшләү мөһим. Бүгенге бәйрәмгә килгәндә, үзәктә хәвефсезлек чаралары канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дип уйлыйм, һәрхәлдә моның шулай икәнлегенә ышанасы килә.
Яшь кунакларның фикерен дә ишетәсе килде. Бу уңайдан 10 яшьлек Полина белән сөйләшеп алдык:
— Берничә остаханәдә булдым. Аеруча йомыркага сурәт төшерү ошады. Бу техника «декупаж» дип атала. Моның өчен бизәкле салфеткадан төрле фигуралар кисәргә кирәк. Аннан аларны йомырка агы белән ябыштырасы гына кала. Беренче тәҗрибә булса да, матур чыкты сыман. Әйткәндәй, мин шәһәребездә үткән спорт чараларында да актив катанашам. Йөгерү ярышларында көч сынаганым бар. Сәламәт яшәү тормышы бик файдалы дип уйлыйм, чөнки ул гәүдәне матур тотарга булыша, сырхаулардан саклый һәм яхшы кәеф бирә!
... Көнбатыш районара гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире, психолог Альмира Камалова сүзләренчә, гаилә бәйрәмнәрен һәр айның соңгы шимбәсе саен үткәрү планлаштырыла. Шәһәрдәшләргә һәм кунакларга — күңелле ял, оештыручыларга «афәрин!» диясе генә килә. Гаилә белән матур итеп ял итү, яңа дуслар табу, балалар белән бергәләп уйнау-күңел ачу, аралашу өчен менә дигән форсат ич!



Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: