Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 апрель 2018, 13:49

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Русия Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оештырылуга 55 ел тулды.

Русия Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оештырылуга 55 ел тулды.
Тикшерүче һөнәренең төрле сериалларда аның турында күрсәтелгәннәр белән бернинди охшашлыгы юк. Ул аеруча куркыныч җинаятьчеләр артыннан «пистолет тотып чапмый», җинаятьчел төркемнәр белән шәһәр үзәгендә атышлар оештырмый һәм бердәнбер җинаятьне ничек ачарга дип уйламый. Гадәттә өстәлдә һәм сейфта тикшерүченең берничә том җинаять эше ята, алар төрле һәм бихисап: гади урлашудан башлап юлдагы кораллы һөҗүмгә кадәр булырга мөмкин.
Тикшерү эше җинаять буенча дәлилләр җыю һәм тикшерүдән гыйбарәт. Бу максаттан тикшерүче вакыйга урынын карый, җинаять кылуда шикләнелүчеләрдән сорау ала, тикшерү экспериментлары, кара-каршы очраштырып сорау алу, тентү үткәрә. Барлык тикшерү гамәлләрен ул документаль рәвештә беркетмәләрдә рәсмиләштерә. Шуннан соң, булган дәлилләрне анализлап, җинаять кылуга катнашы булган зат турында нәтиҗә ясый һәм тиешле карар чыгара, ул: кисәтү чарасын сайлау, гаепле сыйфатында җәлеп итү турында төрле карарларда чагылыш таба.
Тикшерүче кешегә зур таләпләр куела: чөнки һәрбер җинаять эше артында — кеше язмышы. Син кабул иткән карар никадәр дөрес булса, кешенең арытаба язмышы да шуңа бәйле хәл ителә. Тикшерүче һөнәре бер үк вакытта мактаулы да, авыр да, ул югары осталык, тиз арада карар кабул итә белүне, максатчан, төгәл, төпле фикерле булуны таләп итә. Шәһәребезнең тикшерү бүлеге начальнигы Э. Фәритова, аның урынбасарлары О. Поташова белән Р. Салихҗанов күпләргә лаек үрнәк, шулай ук бүлекчә җитәкчесе Р. Фәррахова, өлкән тикшерүчеләр А. Заборова, Г. Черепанова, Л. Фәттахова, З. Исламова зур тәҗрибәгә ия булган хезмәткәрләр.
Аеруча авыр җинаять эшләрен тикшерү белән иң осталары — А. Ваһапова, А. Газизова, Т. Сибагатуллин, А. Арсланова, Е. Осипова, В. Сокаева, И. Агапитова шөгыльләнә. Шулай ук Г. Агапова, Н. Габитова, М. Яруллин тикшерү барышында зур җаваплылык белән эшли. Алар барысы да шәхси вакытлары белән исәпләшеп тормый, бар белем һәм көчләрен эштә куллана, элекке буыннар сызган эздән тайпылмый гына бара.
Кадерле һөнәр осталары! Сезгә яхшы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, тормышыгызда һәм хезмәтегездә яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!

Ю. ВЕНЮКОВА, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.

Читайте нас: