Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 апрель 2018, 17:13

Армиягә китә егетләр...

1 апрельдән республикада язгы чакыру башланды.

1 апрельдән республикада язгы чакыру башланды.
Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чакырылышта 1991-2000 елгы егетләр армия сафларына басачак. Бу юлы Октябрьский шәһәре буенча хезмәт итәргә бурычлы 800ләп егет чакыру алачак, аларның 100гә якыны биленә солдат каешы тагачак.
Октябрьский шәһәренең хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев быелгы чакырылышта булачак үзгәрешләр белән таныштырып китте. Русия Федерациясенең «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы» 53нче законына төзәтмәләр кертү сәбәпле, элек сәламәтлеге начар булып хәрби хезмәткә яраксыз егетләр, хәзер үз теләге белән кабат медицина тикшерүе уза ала. Хезмәткә яраклы дип табылса, аларны армиягә алачаклар. Димәк, бу закон егетләр файдасына эшли.
— Бездә армиядә хезмәт иткән егетләр дә, авыру сәбәпле армиядән азат ителгән егетләр дә хәрби билет ала. Әлеге билетларның исемнәре бер үк булса да, җисеме төрле. Икенчесен бик үк хөрмәт итеп бетермиләр. Әйтик, мондый хәрби билет белән кайбер җирләргә эшкә урнашып булмый. Шуңа күрә дәүләт бу егетләргә ярдәм кулы сузды. Алар кабат медицина тикшерүе үтеп, сәламәтлекләре яхшы булса, армиядә хезмәт итәргә хокуклы. Бер елдан соң алар теләгән урынга эшкә урнаша алачаклар. Бу 18-27 яшьлекләргә генә кагыла, — диде В. Бермишев.
Авыру сәбәпле армиягә бармаган егетләр, закон нигезендә, бер ай эчендә хәрби билет алырга тиеш. Күп кенә ата-аналар, армиягә киткәч, уллары «кайнар нокталарга» эләгер, дип курка. В. Бермишев бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.
— Закон нигезендә, чакырылыш буенча хезмәт иткән егетләр хәрби бәрелешләрдә катнашмый. Андый җирләргә бары тик килешү буенча хезмәт иткәннәрне генә җибәрәләр. Солдат өч ай хезмәт иткәннән соң гына үз теләге белән контракт төзи ала, — диде ул.
Шулай ук хәзер урта һәм югары белем алган егетләр, армиядә бер ел мәҗбүри хезмәт итмичә, баштан ук килешү белән хезмәт итәргә мөмкин. Контракт ике йә өч елга төзелә. Мондыйларның саны хәзер Русия армиясендә 40 процентны тәшкил итә. Аларга кайда һәм нинди вазифада хезмәт итүенә карап, аена 20-70 мең сум хезмәт хакы түләнә.
Армиягә китәсе һәр егетнең исәбенә ай саен 2000 сум күчерелә. Әти-әнисе булмаганнарга ул акчаның күләме 3000 сумга җитә. Шулай ук сим-карта, юыну кирәк-яраклары бирелә. Ата-аналар өчен дә, хезмәткә алынасы егетләр өчен дә куанып куйдым. Шартлар тудырыла, куркасы юк, 1 ел барып хәрби бурычыңны үтәп кайтудан бер җирең дә кителми ич, киресенчә, өстәмә бер һөнәргә ия булып кайтасың.
Хәрби комиссариатта комиссия үтәргә килгән егетләр белән аралашканнан соң, әти-әниләргә шундый үтенеч белдерәсе килде.
Малайларны кече яшьтән үк спортка бирергә, ниндидер өстәмә мавыгулар белән кызыксындырырга кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше алып барсыннар иде, спорт белән шөгыльләнмәгәнгә күрә күбесендә артык авырлык, яссытабанлылык, компьютер артында тәүлекләр буе утырганнарның күрү сәләте начар. Балаларыбызга игътибарлырак булыйк әле!


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА. Автор фотолары.
Читайте нас: