Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 апрель 2018, 17:01

Башланды...

Кемероводагы фаҗига бөтен илебез халкына тәэсир итте.

Кемероводагы фаҗига бөтен илебез халкына тәэсир итте.
64 кешенең гомерен өзгән вакыйганың кайтавазы башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки шушы янгын дистәләгән язмышларны челпәрәмә китерде, кемнедер киләчәксез калдырды, ә кемдер тормышының мәгънәсен югалтты... Кайсыларыбыздыр уенчык, шарлар һәм шәмнәр тотып, митингларда йөргән арада, халык күпләп була торган күңел ачу-сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр башланды.
«Иң элек — балалар йөри торган урыннарны», —
БР Хөкүмәте премьер министры Рөстәм Мәрданов бу уңайдан үткән эш киңәшмәсендә шулай дип мөрәҗәгать итте.
«Халыкның иминлеген саклау буенча хәзер дә чаралар күрмәсәк, безгә моны беркем дә гафу итмәячәк, — диде Рөстәм Мәрданов. — Сәүдә һәм күңел ачу буенча хезмәт күрсәтү тармагында шөгыльләнүче эшкуарлар мондый планнан тыш оештырылучы тикшерүләрне аңлап кабул итәрләр дип ышанам».
Октябрьскийда тикшерүләр 29 мартта башланды. Тикшерү комиссиясенә янгын күзәтчелеге һәм прокуратура вәкилләре керде. Тикшерү 2 атнага исәпләнгән, шушы вакыт эчендә шәһәрдәге барлык сәүдә үзәкләре, күңел ачу, халык күпләп йөри торган бар урыннар күз уңыннан кичереләчәк.
Халык күпләп йөри торган базар, сәүдә нокталарын, кинотеатрларны, күңел ачу комплексларын тикшереп чыгарга планлаштырабыз, ә иң элек — балалар йөри торган урыннар җәлеп ителәчәк тикшерүгә, — дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге инспекторы Д. Хаҗипов.
Журналист тикшерүче сыйфатында
Шундый тикшерүләрнең берсендә мин үзем дә катнаштым. Төньяк урамында элекке велосипед заводы урнашкан бинада бүген нинди оешма-фирма гына юк! Бина һәрьяклап ниндидер предприятие урнашуы турында элмә такталар белән чуарланган. Башта батут үзәгенә юл тоттык. Агач эшләнмәләр белән сәүдә итүче «Все из дерева» кибете белән батут үзәгенең ишеге уртак. Урамнан кергәндә өлкәннәр дә, сикерергә дип килгән балалар да бер ишектән керә. Балалар йөри торган урынның шундый кибет белән күрше булуы бер нинди кысаларга да сыймый, әлбәттә. Моны эшләгәндә нинди кагыйдә-таләпләргә нигезләнүләре билгесез минем өчен. Кибет белән батут үзәген профнастил калае гына аерып тора. Керү ишекләренең киңлеге дә тиешенчә түгел, берьюлы залда 35 кеше шөгыльләнә ала, дип раслый администратор кызлар. Үзәккә килгән һәр кешегә санлы браслет бирелә, шуңа карап килгән кешенең бинадамы-юкмы икәнлеген белеп була. Аннан сикерүгә килүчеләр тоташ ДСПдан ясалган киенү-чишенү бүлмәсенә юллана. Киенеп чыкканнан соң балалар залдагы ике инструктор күзәтүе астында сикерә, йөгерә, бөтерелә... Балалары белән бергә килгән ата-аналар бу вакытта утырып көтеп тора, алар өчен утыру урыннары җиһазланган. Элеккеге завод буларак бу бинада тәрәзәләр нык югарыда урнашкан, өстәмә чыгу ишеге юк. Бинаның хуҗасы арендага биргән, аннан шәхси эшкуарлар субарендага алган, һәм шушы субарендага тапшыручы үзе дә хәвефсезлек өчен җаваплы булуын исендә тотарга тиеш. Үзәкне оештырып ачучы кеше өстәмә ишек бар дип раслый, әмма соңыннан ачыклануынча ул тимеркалай белән тышланган, ә икенче яклап ишек турына әйбер өелгән. Аллам сакласын, ул-бу була калса, ул өстәмә ишекне эзләп янып үләсең, валлахи. Агач эшләнмәләр кибетендә янгын сигнализациясе урнаштырылган да, әмма ул эшләми әлегә. Мондый урында аеруча сакчыл һәм барысы да таләпләр буенча урнаштырылган булуын мин дә яхшы беләм дә бит, әмма ни өчендер безнең халык күп нәрсәләргә кул селтәргә гадәтләнгән. «Берни булмас, бәла-каза безгә кагылмас», дип уйлыйбыз шул, әмма ялгышабыз.
«Күк күкрәми торып, ир-ат чукынмас»
Әгәр ниндидер рөхсәт алырга кирәк икән, хәзер без аны 5 минут эчендә: я таныш-белеш аша, я акча биреп алабыз. Шулай түгелмени? Менә яңа гына үзем белән булган хәл. Машина йөртү таныклыгының вакыты чыккан. Аны алмаштыру өчен иң элек медицина тикшерүе үтәргә кирәк икән. Киттем. Психологик яктан сәламәт булуымны раслаучы белешмә алып килми торып, медицина тикшерүе үтә алмыйсыз диделәр. Төрлечә булуы мөмкин, сүз дә юк, 10 ел эчендә кеше әллә нинди чирләргә дучар булуы ихтимал. Тикшерүләре дөрес гамәл, дигән уйларга чумып психиатрга килеп җиттем. Иртән иртүк булгангамы, кеше юк иде, ишек шакыдым да үттем. Ни рәвешле тикшерерләр икән, ниндидер сораулар, приборлар бармы икән дип уйланам эчтән генә. Йомышымны эйткәч, табиб башта журналга нәрсәләрдер язды (нәрсә язганын ул үзе генә белә), аннары 5 биттән торган килешүгә кул куйдыртты да, кулыма квитанция тоттырды. «Якын тирәдәге берәр банкта башта 210 сум түләгез дә (өстәвенә 50 сум комиссия) тагы килерсез», — диде. Банкта бераз чиратта торып, 260 сум түләп янә теге табибка киттем. Баруыма белешмә әзер! Менә бит ничек бездә! Ә ник карап та тормыйлар, бәлки кемдер җитди чирле, өянәге тотучан булса, мәсәлән. Андыйларга машинага идарә итү бөтенләй тыела бит, димәк 260 сум түләсә теләсә нинди кеше (авырумы-түгелме) мондый белешмәне алала. Бина-төзелешләрнең имин булу-булмавына кагылышлы белешмәләрне дә нәкъ шушындый юл аша ала торганнардыр, чөнки башкача булса, агач кибете белән балалар үзәге янәшә урнашуга кем кул куяр иде икән? Янгын сигнализациясе кую белән дә эш бетте дигән сүз түгел әле, аның эшләве, гамәлдә булуы мөһим. Сигнализация куйган предприятие арытаба хезмәтләндереп торсын өчен килешү төзергә кирәк. Әгәр берәр нинди төзексезлек булып, ара-тирә сигнал бирә башлый икән, гадәттә янгын сигнализациясен бөтенләй сүндереп куябыз. Тиккә кычкырып утырмасын әле, янәсе. Кайда гына булсак шундый күренешкә тап булдык: арткы ишекләр янына тау-тау чүп капчыклары өелгән, иске җиһазлар, кулланылмаган әйберләр чыгу юлларын томалый, ишеккә барыр юлларны тарайта. Биналарны бүлгәндә, киштәләр ясаганда материалның янучан булу-булмавына карап тормыйбыз, очсыз, җиңел һәм үзебезгә файдалы булсын, шул күзлектән чыгып эш итәбез. Яратабыз пластик панельләр, оргстекло, дсп, двп кулланырга, ә болар барысы да тиз янучан материаллар.
Шушы ук көнне хакимияттә шәһәрнең сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре вәкилләрен янгын хәвефсезлеге буенча киңәшмәгә җыйдылар. Барлыгы 32 сәүдә предприятиесе катнашты, янгын күзәтчеле инспекторы тикшерүләр турында сөйләде, нәрсәләргә игътибар итәргә, кайсы көннәрдә халыкны эвакуацияләү буенча уку-күнекмәләр оештырылуы турында хәбәр итте. Эвакуация вакытында да кем нәрсә эшләргә тиешлеге һәм нәрсә өчен җаваплы булуы төгәл билгеле булырга тиеш. «Җитәкченең янгын хәвефсезлеге таләпләренә җитди мөнәсәбәтенә бөтен бер предприятиенең иминлеге бәйле» — дип билгеләде Дамир Әмир улы. Өстәмә чыгу ишекләре һәрвакыт ачык, ә янгынга каршы ишекләр үзләре ябышлы булырга тиеш. Эвакуация буенча уку-күнекмәләрне елына 2 тапкыр оештырырга бурычлыбыз. Шунысы игътибарга лаек, киңәшмәдә катнашкан сәүдә предприятиесе вәкилләре барысы да бу эшләрнең мөһимлеген аңлап кабул итте, ризасызлык белдерүче булмады. Хәтта сорауларыгыз бармы дигәч тә, артык сорау бирүче булмады, халык җитди, уйчан иде.
Аның каравы, типографиядә янгынга каршы инструктаж журналы сатылып бетте, шәһәрдә огнетушительләр калмады. Борчылырга урын юк, өстәмә заказлар бирелде, якын арада кайтачак, дип ышандырдылар.
Эвакуация буенча беренче күнегүләр
30 мартта «РИО» сәүдә үзәгендә эвакуация буенча уку-күнекмәләр үтте. 3 минут дигәндә бинадан халык чыгып бетте. Үзәк җитәкчелеге һәр ишеккә җаваплы кешеләр билгеләгән, янгын чыгу турында хәбәр итү җайланмасы көйле эшләде, эшләүче хезмәткәрләр дә җитез кыланды. Янгын сүндерү машинасы 10 минут эчендә, авария-коткаручылар алардан соң килде. Барлык хәбәр итү җайланмалары эшли, мәгълүмат-күрсәткечләр эленгән, запас чыгу юллары иркен, ишекләр ачык иде. «РИО»да янгынга каршы әзерлек дәрәҗәсе ярыйсы диярлек. Бу күнекмәләр безнең уяулыкны, әзерлекне тикшерү чарасы булса да, гел шулай күнекмәләрдә генә калсын, тормышта берүк күрергә язмасын. Ә моның өчен без үзгәрергә тиеш, хәвефсезлек мәсьәләләрнә җитди караш булдырыйк, иминлек турында хәстәрлекне иң беренче урынга куйыйк. Җитте кемнеңдер кесәсен калынайтырга!
Хөрмәтле укучыларыбыз, шәһәрдәшләр!
Тикшерүче сыйфатында безнең һәрберебез катнаша ала, шулай бит. Кайда гына булсагыз да (сәүдә үзәгендәме, концерттамы, дәваханәдәме), иминлек буенча нинди җитешсезлекләр күрәсез, зинһар өчен языгыз, шалтыратып әйтегез. Игътибарлы булыгыз: запас ишекләр ачыламы, янгын чыгу куркынычы юкмы, баскыч мәйданчыклары иркенме, электр чыбыклары хәвеф тудырмыймы — боларны без бергә башкара алабыз. Безнең иминлек өчен бары тик үзебез генә көрәшә алабыз. Мөмкинлегегез булса, үзегез тап булган теге-яки бу күренешне фотога төшереп тә җибәрегез.
Электрон адрес: [email protected].
Телефоннар: 5-03-28, 5-03-26.


Ю. Дәүләтбаева, автор фотолары.
Читайте нас: