Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 март 2018, 13:44

Шәһәр язгы ташуга әзерме?

Һава торышы әлегәчә салкынайтып торса да, язның әкренләп кышны җиңә баруы сизелә.

Һава торышы әлегәчә салкынайтып торса да, язның әкренләп кышны җиңә баруы сизелә.
Көннәр озынайган саен, кояш та мулрак нурларын сибә, түбәләрдән тамчылар тама башлый. Язның якынлашуы ташулар башлануга да күп калмавын аңлата. Бу уңайдан Совет мәйданында шәһәр оешма-предприятиеләренең һәм махсус хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.
Күргәзмәдә 100гә якын кешедән торган шәхси состав һәм 30лап автомобиль һәм махсус техника катнашты. Аларның әзерлек дәрәҗәсен хакимиятнең беренче урынбасары М. Черкашнев җитәкчелегендәге язгы ташуга каршы комиссия тикшерде. Шушы ук көнне шәһәр хакимиятендә язгы ташу чорында махсус хезмәтләр, оешма-предприятиеләр бүлекчәләре тарафыннан башкарылачак йөкләмәләр билгеләнде.
Гомумән алганда, хәвефле чорга әзерлек дәрәҗәсе канәгатьләнерлек хәлдә. Бүгенге көндә техник тәэминат һәм шәхси составның торышы тиешле таләпләргә тулысынча җавап бирә. Калганын инде гамәлдә күрербез.

Читайте нас: