Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 март 2018, 13:31

Киләчәк үзебезгә бәйле

«Безнең бурыч — шәһәребездә яшисе һәм бирегә кайтасы килү өчен уңайлы шартлар тудыру!» Хакимият башлыгы А. Шмелевның шушы сүзләре Мулла авылы халкының хакимиятнең мәгълүмат төркеме белән очрашуы барышында төп фикер буларак яңгырады.

«Безнең бурыч — шәһәребездә яшисе һәм бирегә кайтасы килү өчен уңайлы шартлар тудыру!» Хакимият башлыгы А. Шмелевның шушы сүзләре Мулла авылы халкының хакимиятнең мәгълүмат төркеме белән очрашуы барышында төп фикер буларак яңгырады.
Чарага торак-коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре, хакимият, эчке эшләр һәм сәламәтлек саклау бүлекләре вәкилләре килде. Очрашуда шулай ук шәһәр Советы депутаты Ш. Шәкүров катнашты.
Мулла авылы халкына мөрәҗәгатендә, хакимият башлыгы шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, киләчәккә планнар, йорт һәм җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү программалары белән таныштырып үтте. Урамнарны яктыртуны заманлаштыру, торак йортлар, универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше, җир өлешләре бүлү кебек сорулар да игътибарсыз калмады.
— «Чиста су» программасы эше тәмамланды. Хәзер шәһәр бар таләпләргә туры килүче сыйфатлы су белән тәэмин ителә. Бу бик җитди проект булды. Берничә ел дәвамында шәһәргә чиста су кертү өчен республикадан 2 миллиард 100 миллион сум акча бүленде. Соңгы дүрт елда «Водоканал»да яңа, заманча җайланма файдаланыла, — дип билгеләде хакимият башлыгы.
Боз сарае төзелешенә кагылышлы мәсьәлә дә тикшерелде.
— Әлеге объект төзелеше шәһәргә кыйммәткә төшә — 497 млн сум. Аны ике этапта төзергә планлаштырабыз. Ул — боз сарае һәм бассейн булачак. Өч ел эчендә объект төзелеп бетәр дип уйлыйм, — диде Алексей Николаевич.
Рәсми өлештә хакимият башлыгы халыкны сайлауга чакырды.
— Киләсе якшәмбедә төп сәяси вакыйга — Русия Президентын сайлау була. Һәр тавыш мөһим! Сезне сайлауга чакырам, чөнки ул илебез киләчәгенә бәйле.
Очрашу барышынды халыктан күп мөрәҗәгатьләр алынды, аларның күбесе торак-коммуналь хуҗалык, юлларны төзәкләндерү, караучысыз йөргән хайваннарны тоту, контейнерлар җитмәү темасына кагылышлы иде.
Гомумән алганда, очрашу бик файдалы үтте. Чара ахырында халык таралырга ашыкмады, хакимият башлыгына шәхси сорауларын бирде.

Читайте нас: