Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 март 2018, 14:49

«Яшьләр шәһәрдә калсын»

Шәһәребездә даими рәвештә мәгълүмат төркемнәре белән очрашулар оештырыла.

Шәһәребездә даими рәвештә мәгълүмат төркемнәре белән очрашулар оештырыла.
Бу шәһәрдәшләргә урындагы җитәкчелеккә шәхсән мөрәҗәгать итеп, бүгенге социаль-икътисадый хәл торышы белән танышырга, үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерергә мөмкинлек бирә. Үз чиратында җитәкчеләргә мондый очрашулар халыкка кирәкле ярдәм чараларын ачыклау, аларның төзекләндерүгә, социаль әһәмиятле хезмәтләр эшчәнлегенә кагылышлы фикерләрен ишетү өчен уңайлы
7 мартта хакимият башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендәге мәгълүмат төркеменең ветераннар советы әгъзалары белән очрашуы үтте. Анда җәмгыятьнең 25тән ашу вәкиле, шулай ук хакимият башлыгы урынбасарлары О. Латыйпов, Б. Алчинов, 1нче шәһәр дәваханәсенең баш табиб урынбасары О. Турышева, Пенсия фондының Октябрьский идарәсе җитәкчесе И. Шакиров катнашты. Әйткәндәй, ел башыннан шушындый 13 очрашу оештырылган.
Алексей Шмелев чыгышында шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше, киләсе елга планнар һәм бурычлар, йорт һәм җәмәгатьчелек биләмәләрен төзекләндерү программалары хакында бәян итте. Хакимият башлыгы рейтинглы сайлау тәртибе, «Ачык ишекләр көне» программасы белән дә таныштырды.
18 мартта — Русия Президентын сайлау көнендә барлык участокларда да «Уңайлы шәһәр мохите» өстенлекле проекты кысаларында 2018-19 елларда төзекләндереләчәк җәмәгать биләмәләрен билгеләү буенча рейтинглы сайлау оештырылачак.
— Бүгенге көндә барлык норматив документлар, дизайн проектлары әзер, халык мөрәҗәгатьләренә ярашлы, исемлек төзелгән, — диде А. Шмелев. — Сайлауда барысы 5 проект катнашачак — 1нче балалар сәнгать мәктәбе биләмәсендә сквер төзү, 35нче төбәктә «Ветераннар аллеясе»н, Гагарин паркында «Ветераннар скверы»н, мәдәният йортының парк биләмәсен һәм «Ял» скверын төзекләндерү.
Шәһәрдәге барлык башлангычлар, социаль программалар тәү чиратта үсеп килүче яшь буынның иминлеге, уңайлы мохиттә яшәве өчен эшләнә. Бу уңайдан хакимият башлыгы тагын бер мөһим мәсьәләгә, атап әйткәндә һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган шәһәрдәшләрнең чит төбәкләрдә калуы проблемасына игътибар бирүне сорады.
«Шушы көннәрдә Благовещенскийда икътисадый үсеш министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Р. Хәмитов катнашты. Төбәк җитәкчесе ел саен республикадан 15 меңнән ашу сәләтле, белемле яшьләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан ише зур шәһәрләргә чыгып китүе турында сөйләде. Шуңа күрә, безнең төп бурыч — шәһәребездә яшь белгечләргә абруйлы, хәвефсез, лаеклы хезмәт хаклы эш урыннары булдыру. Бу үз чиратында киләчәк буынга белем алу, арытаба аны үстерү, шулай ук балаларга файдалы ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруга этәргеч булачак», — дип билгеләде А. Шмелев.
Очрашуда шәһәребез өчен әһәмиятле башка мәсьәләләр дә тикшерелде, мәсәлән, юлларны ремонтлау, йорт биләмәләрен төзекләндерү, урамнарны яктырту, торак төзелеше һ. б.
— Без торак йортларны файдалануга кертүдә каршылыкларга очрадык. Ике йорт төзүче оешма — СУ-4 һәм торак төзелеше фонды шәһәребезне уңайсыз хәлгә куйды. Алар тарафыннан 2017 елда тапшырылырга тиешле йортлар бүгенге көнгәчә файдалануга кертелмәгән, — дип ассызыклады хакимият башлыгы. — Без бу мәсьәлә өстендә Республика Хөкүмәте белән берлектә эшлибез. Һәм аны хәл итү юлын таптык. Безнең «Ролстрой» төзелеш компаниясе тарафыннан бүген 3 яңа йортка нигез салынды, калганнарын файдалануга кертү буенча эш бара. Көзгә барлык эшләр тәмамланыр дип өметләнәбез.
Очрашуның рәсми өлеше ахырында Алексей Николаевич ветераннар советы һәм офицерлар берләшмәсенә яшьләргә патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдереп, барча халыкны илебез Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды. Арытаба хакимият башлыгы сорауларга җавап бирде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге караучысыз йөргән этләрне тоту, юллар һәм урамны яктырту системасын ремонтлау, белгечләргә кабул итүгә язылу һәм башкаларга кагылды. Иң ахырдан сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе М. Галләмов эшче-крестьяннар кызыл армиясенең 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Читайте нас: