Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 март 2018, 14:28

«Бердәм гаилә, тату гаилә — милләтнең күркәмлеге»

Язның тәүге көне — 1 мартта Милли мәдәниятләр үзәгендә Гаилә елын ачу тантанасы үтте.

Язның тәүге көне — 1 мартта Милли мәдәниятләр үзәгендә Гаилә елын ачу тантанасы үтте.
Аның кысаларында 8 март бәйрәменә һәм башкорт гаиләсенә багышланган «Мин — русияле!» шәһәр бәйгесе оештырылды. Чараны хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов ачып җибәрде:
— Мәгълүм булуынча, Башкорстан Башлыгы Р. Хәмитов указы белән 2018 ел — Гаилә елы дип игълан ителде. Барчагызга да Гаилә елын ачу уңаеннан тәбрикләүләремне җиткерәм. Бүген биредә 3 буыннан да ким булмаган гаилә әгъзалары җыелган. Аларга бәйгедә уңышлы чыгыш ясауларын телик.


«Матурлык дөньяны коткарыр»
Дүрт өлештән торган бәйгенең тәүгесендә гүзәл затлар тамашачыларны үзләре, гаиләләре белән таныштырды. Милли киемнәрдәге бәйгечеләр төрле дин һәм милләттәге халыкларның үзләренә генә хас гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, шул ук вакытта бердәм һәм дус яшәүләрен чагылдырды сыман.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт куючы Альмира Камалова үзенең туган җире, гаиләсе турында бәян итте: «Ике баламда да игелек, мәрхәмәт, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышам. Һәм моның уңай нәтиҗәләрен күреп куанам. Кызым Регина язмыш сынавына дучар — аның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма ул тормышка ачык йөз, зур ышаныч белән карый. Регина — бик талантлы, җырларга һәвәс. Һәм ул шушы сәләтен кешеләргә тарата, игелек нурлары чәчә. Улым Дамир — боксчы, бүгенге көндә үзаллы тормыш белән яши, тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстерә. Без гаиләбез белән кул эшләнмәләре иҗат итәргә яратабыз. Хәзер кызым Регина сезне аларның берничәсе белән таныштырыр».
Гөлнара Руссу китап укырга, чигәргә, җырларга ярата икән. Ул балаларына һәрвакыт яхшы әни булу өчен, аларны үз үрнәгендә әдәпле, акыллы, игътибарлы итеп тәрбияләү өчен бар көчен сала. Альбина Әхмәтгәрәева гаилә белән чәй эчү мәҗлесен сәхнәләштереп күрсәтте. Ул шигъри әсәр рәвешендә барча халыкны тату яшәргә, берләшергә өндәде. «Ватан ул — гаиләң, якын кешеләрең, дусларың яшәгән җир. Ә дуслыкның милләте дә, дине дә юк, ул һәркем өчен дә бер», — диде Альбина.
Чираттагы бәйгече — Елена Панкова хакында аның иҗатташлары шигъри-музыкаль рәвештә бәян итте. Җыр-моңга ия ханым балачактан сәнгать дөньясында тәрбияләнгән. Бабасы оста гармунчы, әбисе хор җырчысы булган. Елена якын кешеләренең ышанычын аклап, иҗат өлкәсендә лаеклы урынын тапкан. Музыка колледжын тәмамлап, 11 ел хор җитәкчесе булган. Арытаба язмыш җилләре аны «Волюшка» казак ансамбленә алып килгән. Бүгенге көндә Елена ансамбльнең алыштыргысыз җырчысы. Гаиләсендә уңган хуҗабикә, уллары Денис һәм Глебка яхшы әни дә ул.
Гөлназ Тихонова Бәләбәй педагогия колледжын тәмамлап, бүгенге көндә социаль хезмәткәр булып эшли. «Тирә-ягыбызда җылы сүзгә, теләктәшлеккә, безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Аларны тик күрә, ишетә белергә генә кирәк, — ди Гөлназ. — Социаль белгечлекне сайлавым кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм күрсәтү, тормышларын яктырак, җиңелрәк итү теләгенә бәйле.
Минем туган телем — татар теле. Ана телемне ихтирам итәм, балаларыма да өйрәтәм. Туган телләрендә аралашып үссеннәр, аны онытмасыннар дим. Улым да, кызым да бик акыллылар, Арина үзем сыман иҗат итәргә ярата, кулдан эшләнмәләр ясый. Реналь әле кечкенә булса да шигырь сөйләргә бик оста. Бүген бәйгедә моны үзегез дә күрәчәксез»...

«Бала — гаилә көзгесе»
«Мин булдырам!» дип исемләнгән икенче өлештә сәхнә тулысынча балалар хозурына тапшырылды. Даниил Руссу әниләр көненә кәнфитләрдән матур гөлләмә, ә Арина йон тукымадан җиләк-җимешләр ясап күрсәтте. Искиткеч матур иҗат эшләрен алар әниләренә бүләк итте. Регина Камалова үз чиратында якын кешесенә багышлап җыр башкарды. Сәләтле кызга тамашачылар да ихлас кушылды. Глеб Панков бар халыкны солдатларча кыю булуы һәм дә моңлы тавышы белән арбады. Ә менә 8 яшьлек Мират Әхмәтгәрәев спортта зур уңышларга ирешкән. Ул көрәш түгәрәгенә йөри, ярышларда катнаша, күп сандагы медаль, дипломнарга ия. Мират тамашачыларга көрәш алымнарын күрсәтеп, көчле алкышлар яулады.
Бәйгенең өченче өлеше иң тәмлесе булды. Нигә алай дисезме? Чөнки монысында гүзәл затларыбыз уңган хуҗабикә буларак ачылды. Алар әзерләгән камыр ризыклары тышкы бизәлеше, милли рухта булуы һәм дә инде искиткеч тәме белән аерылып торды.
«Мин — йолдыз» исемендәге ахыргы конкурста бәйгечеләр үзләрендә булган бар сәләт-осталыкны тамашачыга җиткерергә омтылды сыман. Альмира психолог буларак осталык дәресе оештырып, залдагыларның һәммәсен берләштереп-дуслаштырып чыкты. Аккордеонда уйнап, дәртле көнчыгыш көйләренә бию башкарган Альбина күңелләрне күтәрде. Гөлназның татарча биюенә сәхнә такталары да «тыпырдап» торгандай булды. Гөлнара һәм Елена ханымнарның җырлы бүләге йөрәкләргә шифа бирде...
Бәйге тәмам, жюри каршында иң авыр бирем — җиңүчене билгеләү. Бу дөрестән җиңел булмагандыр, чөнки гүзәл затларыбызның һәрберсе төрле яклап ачылды, матур сыйфатларга ия булуын күрсәтте. Әмма һәр бәйгедәге сыман, җиңүче берәү була. «Мин — русияле!» конкурсының төп бүләгенә искиткеч талантлы, уңган-сылу Альбина Әхмәтгәрәева ия булды. Жюри әгъзалары Альмира, Гөлназ, Гөлнара һәм Елена ханымнарны икенче урынга лаек дип тапты. Гүзәл, сәләтле, акыллы хатын-кызларыбызның һәммәсенә дә чәчәк гөлләмәләре, истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Читайте нас: