Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 март 2018, 17:33

Халык арасында

Халык арасына чыкмый торып, урыннардагы хәл-торышны төгәл белеп булмый.

Халык арасына чыкмый торып, урыннардагы хәл-торышны төгәл белеп булмый.
Шуның өчен хакимият башлыгы һәм аның ярдәмчеләре берничә ел инде хезмәт коллективларында, уку йортларында, торак үзәкләрендә булып, халык белән очрашулар үткәрә. Мондый очрашуларда хакимият башлыгы шәһәрдәге эшләр торышы, бүгенге үзгәреш-яңалыклар белән таныштыра. Хакимият башлыгыннан тыш мәгълүмат төркеменә шәһәрдәге барлык коммуналь, медицина, мәдәният, социаль тармак, хакимият бүлекләре җитәкчеләре керә. Халык тарафыннан бирелгән сорауларга һәр тармак вәкиле шундук җавап бирә.
Күптән түгел шундый очрашуларның берсе «Альтернатива» предприятиесендә үтте. Коллективның 60лап хезмәткәре җыелган иде очрашуга, аның барышында 15кә якын сорау бирелде. Шунысы куанычлы, «Альтернатива»да эшләүче халык шәһәребезнең тирә-ягына, ихаталардагы төзеклеккә, чүп контейнерларының һәм юлларның торышына битараф түгел икән. Афәрин! Халык битараф түгел икән, димәк, ниндидер уңай үзгәрешләр булачагына өметләнергә мөмкин.
Озак еллар буе сөйләнелгән боз аренасы төзелү-төзелмәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Хакимият башлыгы җавап бирүенчә, әйе, Октябрьскийда да төзеләчәк боз сарае, әлеге вакытта объектның проекты эшләнә, ул 800 урынлык булачак дип күзаллана.
«Хирургия бинасының иске өлеше кайчан да булса ремонтланачакмы», дигән сорауга баш табиб С. Иванов җавап бирде. 2018 елда башкарылачак эшләр планына кертелгән, әле проект-смета документлары раслана. Ни өчен шәһәрдә үткәрелүче чара-бәйрәмнәр турында алданрак бер җирдә дә хәбәр ителми, дигән сорау бирүчедән минем болай дип сорыйсым килде: «Ә сез шәһәрдә нәшер ителүче кайсы гәзитне алдырасыз?» Әмма гәзит укымаганнар да безнең сайттан, социаль челтәрләрдән белә ала, бары тик теләк кенә булсын. Сорауларның иң күбесе «ДорСтройРемонт» предприятиесе җитәкчесе Ю. Волковка бирелде. Монда шәһәрне яшелләндерү, корыган агачларны кисү һәм алар урынына яңаларын утырту, матур чәчәкле композицияләр эшләү, җәяүлеләр сукмаклары салу, агымсулар юлларын тазарту турында сорады халык. Шәһәрне яшелләндерү өчен һәм чәчәкләр утыртканда А. Рахманкулов исемендәге декоратив питомниктагы үсентеләр файдаланыла, бу эшләр белән яшелләндерү буенча махсус бригада шөгыльләнә. Юллар салу, су юлларын тазарту эшләре дә планга кертелгән.
Очрашу ахырында Хәрби ветераннар комитеты рәисе М. Галләмов Эшче-крестьян армиясенең 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Читайте нас: