Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 март 2018, 17:24

«Балалар туу гаиләгә дә, дәүләткә дә кирәк»

Шәһәребездә үткән урындагы сәяси совет утырышында Русия Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Зариф Байгускаров катнашты.

Шәһәребездә үткән урындагы сәяси совет утырышында Русия Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Зариф Байгускаров катнашты.
Чара барышында партиягә кабул итү һәм «Хәвефсез юллар» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Бүлек сәркатибе О. Латыйпов рәислегендәге утырышта шулай ук хакимият башлыгы А. Шмелев, депутатлар, координация советы рәисе С. Литов, урындагы күзәтчелек комиссиясе рәисе Г. Баһаманшина катнашты.
Дәүләт Думасы депутатларының төбәк атналыгы кысаларында, Зариф Закир улы дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитетындагы эшчәнлеге, бүгенге көндә каралуда булган һәм яңарак кабул ителгән закон проектлары хакында бәян итте. Алар арасында балигъ булмаганнарга карата рәхимсез гамәлләр, сексуаль характердагы җинаятьләр кылучыларга каршы көрәш чараларын камилләштерү; исерек хәлдә рульгә утыручыларга җаваплылыкны арттыру; балигъ булмаганнарга пневматик корал сатуны тыю; шулай ук мәҗбүри медицина страховкалавына; алимент түләүгә кагылышлылары бар иде.
Зариф Байгускаров тәкъдимендәге проектларның берничәсенә аерым тукталып үтик. Пациентлар һәм медицина хезмәткәрләренең гомерен, сәламәтлеген яклауга юнәлтелгән үзгәрешләр бүгенге көндә аеруча әһәмиятле. Чакыру буенча авыру янына килгән табиб һәм фельдшерларның каршылыкка юлыгу, хәтта һөҗүмгә дучар булу очраклары байтак. Депутат фикеренчә, медицина хезмәткәренә үз бурычын үтәүгә комачаулык иткән, бу гамәле белән аңа ниндидер зыян китергән, шулай ук пациентның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйган кешеләргә җаваплылыкны арттыру зарур.
Хезмәт хакына бәйле закон проекты да игътибарга лаек. Аңа ярашлы 2018 елның 1 маеннан хезмәт хакының иң аз күләме эшкә сәләтле халыкның яшәү ихтыяҗына тигез булырга тиеш. Ягъни, шушы вакыттан хезмәт хакы 11 163 сумнан да ким булалмый.
Законнар өлкәсендәге тагын бер мөһим мәсьәлә — бурычларны социаль түләүләрдән тотып калуны искәртү. Эш шунда, федераль законга ярашлы суд приставлары бурычлы затларга бар милеге, банк һәм башка учреждениеләрдәге керемнәре хакында хәбәр итүне тәкъдим итә. Бу аларның социаль рәвештәгәләренә (мәсәлән, алиментлар, туйдыручысын югалтканнарга пособие, сәламәтлеккә зарар китергән өчен түләүләр һ. б.) арест салуны кисәтү өчен зарур.
Депутат демографиягә кагылышлы хәлгә дә бәя бирде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда төбәктә туучылар санының кимүе борчылу тудыра. Гаилә елы да булгач, моңа аеруча әһәмият бирү зарур. Бу уңайдан, Зариф Закир улы республика яшьләренә мөрәҗәгатендә демография мәсьәләсен күтәрүне тәкъдим итте. «Балалар туу гаиләгә генә түгел, республикабыз өчен дә бик мөһим», — диде депутат. Үз чиратында ил һәм төбәк җитәкчелеге яшь гаиләләргә уңайлы шартлар булдыру эшен үз өстенә ала һәм бүгенге көндә социаль программаларны гамәлгә ашыра да инде.
Зариф Байгускаров утырышта катнашучыларның сорауларына да җавап бирде. Аларның бер ише административ комиссияләр эшчәнлеге; ягулык бәясен элекке дәрәҗәдә саклап, шул ук вакытта аның сыйфатын үстерү; җир салымы түләүдән азат итү; җәнҗалчыларны, гаиләдә рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтүчеләрне җаваплылыкка тарту мәсьәләләренә кагылды. Депутат бер сорауны да игътибарсыз калдырмады, һәрберсе буенча җентекле аңлатма бирде. Эшлекле очрашу тантаналы мизгелләр белән тәмамланды. Зариф Закир улы хакимият башлыгы А. Шмелевка һәм БР суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең шәһәр бүлеге начальнигы Р. Нәҗметдиновага (фотода) Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук бу көнне 100 шәһәрдәш партиягә кабул ителде, алар арасында «Петро Тул», «Альтернатива», «Ойл-Сервис»һәм башка предприятие белгечләре дә бар иде.

Читайте нас: