Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 февраль 2018, 17:16

Зур тормыш юлына аяк басканда...

Илебездә яшәүче һәр кешенең тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — ул паспорт алу көне. Нәкъ шушы вакыттан яшь кеше гражданлык җәмгыятенең үзаллы рәвештә карар кабул итәргә, үз гамәлләре өчен җаваплылык тоярга сәләтле тулы хокуклы әгъзасына әверелә.

Ватанны саклаучылар бәйрәме билгеләнгән көннәрдә балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда яшь шәһәрдәшләргә паспорт тапшыру тантанасы оештырылды. Чарада хөрмәтле кунаклар — миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы, полиция майоры Вилмир Миңнеханов, баш белгеч-эксперт Елена Зюзина, эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе, отставкадагы подполковник Радик Еникеев, Әфган сугышында катнашкан офицерлар берләшмәсе рәисе урынбасары Ришат Нәбиуллин, шулай ук ата-аналар, укытучылар катнашты.
Ветераннар булачак Ватан сакчыларын сәламләп, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның «Стелс» вокал төркеме музыкаль бүләк ясады. Яшьләргә иң төп документны В. Миңнеханов тапшырды. Үзаллы тормышка тәүге адым ясалды, алда — белем баскычларындагы уңышлар, туган шәһәр һәм Ватан иминлеге хакына казанышлар көтә.

Читайте нас: