Туган як
+8 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 февраль 2018, 17:43

«Туган илдә мине газиз әнкәм көтә»

Чит-ят җирләрдә хәрби бурычын үтәгәндә, сугыш кырларында тынычлык өчен көрәшкәндә яугирләрнең күңелен җылытып торган, исән-сау туган җиргә әйләнеп кайтачагына ышаныч биргән гади, әмма шундый зур көчкә ия сүзләр бу — «Мине әнкәй көтә!» Әйе, бөек Ана улын һәрвакыт көтәргә әзер, кайтсын гына ул, исән генә булсын аның йөрәк парәсе...

Чит-ят җирләрдә хәрби бурычын үтәгәндә, сугыш кырларында тынычлык өчен көрәшкәндә яугирләрнең күңелен җылытып торган, исән-сау туган җиргә әйләнеп кайтачагына ышаныч биргән гади, әмма шундый зур көчкә ия сүзләр бу — «Мине әнкәй көтә!» Әйе, бөек Ана улын һәрвакыт көтәргә әзер, кайтсын гына ул, исән генә булсын аның йөрәк парәсе...
15 февральдә илебездә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләнә. Озын-озак ун елга сузылган шушы афәттә 14 меңнән ашу ватандаш мәңгелеккә башын салды. Октябрьскийдан Әфганстанга 288 егет җибәрелде, җидесе батырларча һәлак булды, унсигезе — җәрәхәтләнде, өчесе инвалидлык алды... Туган якка кайта алмаган яугирләрнең якты истәлеге онытылмый, ел саен һәйкәлләр янында митинглар оештырыла. Анда аларның дуслары, туганнары, якташлары җыелып, ветеран әфганчыларны хөрмәтли; һәлак булган яугир-интернационалистларны искә ала. Кызганычка каршы, арабызда яшәүче ветераннар саны көннән-көн кими бара: кемдер сугышчан яраларыннан, кемдер җан җәрәхәтләреннән савыгып бетәлмичә, якты дөньядан китә. Сугыш аяусыз шул: берәүләрне ул аяк-кулсыз калдыра, икенчеләргә гомерлек йөрәк әрнүе сала, өченчеләрнең газизләрен мәңгелеккә тартып ала...
Шәһәребездә ветераннарны кайгырту буенча зур эш алып барыла. «Кайнар нокта»дан кайтып яңадан тормыш башлаганда килеп туган торак мәсьәләсе, яшәү шартларын көйләү, эш табу, медицина ярдәме алу — боларның һәммәсе белән дә «Контингент+» урындагы җәмәгатьчелек оешмасы шәһәр җитәкчелеге белән берлектә шөгыльләнә. Моннан тыш, сугышта һәлак булганнарның гаиләсен кайгырту; яшь буында ветераннага карата хөрмәт тәрбияләү, яугирләр үткән авыр юл белән таныштыруны да максат итеп куя алар.
Быел да 15 февральдә шәһәребездә тантаналы митинг оештырылды. Анда хакимият, хәрби комиссариат, ветераннар советы, яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук яугир-ветераннар, аларның туганнары катнашты. Бер уңайдан «кайнар нокта»да булып кайткан якташлар белән әңгәмәләшеп алдык. Чечняга тәүге командировкасына Рөстәм Камалтдинов үзе хезмәт иткән ОМОН (махсус билгеләнүдәге милиция отряды) составында бара (мондый командировкалар барысы өчәү була).
— 1995-96 еллар, Грозный шәһәренә барып кердек. Тәүге тәэссоратлар — әйтерсең дә Сталинград вакыйгаларына эләктек. Бөтен җирдә җимереклекләр, янып күмерләнгән йорт-җирләр, ату тавышлары... — дип хатирәләрен бүлешә Рөстәм Хәмит улы. — Бәхеткә, безнең отряд югалтулар кичермәде; җәрәхәтләнүчеләр булды, әлбәттә. Ә менә армия хезмәтенә яңа гына диярлек алынган, әле балалыктан да чыгып өлгермәгән яшь егетләр күпләп кырылды...
Руслан Сәрим улы Галләмов «кайнар нокта»да 6 ай була. Ул бирегә хәрби хезмәттә чагында, пехота бригадасының 506нчы мотоукчылар полкы составында эләгә.
— Башта Стәрлетамакта хезмәт иттем. Бераздан Тоцкийга күчерделәр, ә аннан — Чечняга. 1995 ел иде. Әти-әниләргә кая ул хәбәр итү, борчыйсы килмәде үзләрен, 2 айдан гына белделәр. Яшь чак, курку да булды инде: дуслар, үзем исән калырбызмы дип. Ярты ел эчендә күп сынаулар үттек, әниләрнең догалары белән туган җиргә исән-сау кайту насыйп булды.
Якташлардан армия хезмәтенә барачак егетләргә уй-теләкләрен җиткерүләрен сорадым: «Ир-егетмен дигән кеше мотлак рәвештә Ватан каршындагы хәрби бурычын үтәргә тиешле. Бу иң тәү чиратта аның үзе өчен кирәк. Армия сынавын узган егет батыр да, көчле ихтыярлы да була. Аның тормышка карашы төптән үзгәрә, якын кешеләренә, якташларына, сугыш ветераннарына ихтирамы арта».
... Бүген дә, якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәү урынына, төрле төбәкләрдә сугыш-бәхәсләр чыгып тора. Илебез тарихындагы әрнүле, кайгылы сәхифәләр башка кабатланмасын иде. Аларда меңләгән үлемнәр, җимерелгән хыяллар чагылыш тапкан. Авыр булса да бу тарих битләрен ел да ача торабыз. Чөнки тынычлык сагында торучыларның батырлыгын онытырга һәм оныттырырга хакыбыз юк...

Читайте нас: