Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 февраль 2018, 17:33

Уңыш хезмәт белән килә

Бер мизгелгә генә әйләнә-тирәбезгә күз салыйк әле. Нәрсә күрәбез? Безне биек-биек йортлар, «текә» машиналар, уңайлы техник җайланмалар әйләндереп алган. Мул табыннарыбызны тәмле-тәмле ризыклар, төс-кыяфәтебезне «модалы» киемнәр бизи.

Бер мизгелгә генә әйләнә-тирәбезгә күз салыйк әле. Нәрсә күрәбез? Безне биек-биек йортлар, «текә» машиналар, уңайлы техник җайланмалар әйләндереп алган. Мул табыннарыбызны тәмле-тәмле ризыклар, төс-кыяфәтебезне «модалы» киемнәр бизи.
Әлеге нигъмәтләрнең һәммәсе дә — кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Тырыш кеше һәрвакыт хөрмәткә лаек. Һәм бу аның кайсы өлкәдә, кем булып эшләвенә карамый. Ниндидер оешма, бүлек җитәкчесеме син, хисапчы яки инженермы, гади эшче яисә җыештыручымы — әгәр дә хезмәтең үзеңә дә, тирә-яктагыларга да канәгатьләнү хисе китерә икән, димәк куелган максатыңа ирешкәнсең. Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, шатлык чыганагы да булып тора. Эшеннән тәм тапкан кеше һәр көнне сөенеп эшкә бара, тырышлыгы белән яңа үрләр яулый.
Шәһәребездә озак еллар халык һәм биләмәләр иминлеге хакына фидакарь хезмәт куючылар бик күп. Аларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Шушы көннәрдә хакимияттә шәһәр предприятие-учреждениеләре хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Югары бәягә лаек булган шәһәрдәшләргә тәбрикләү сүзләрен хакимият башлыгы А. Шмелев җиткерде:
— Сез күпьеллык намуслы хезмәтегез белән шәһәребез һәм республика үсешенә зур өлеш кертәсез. Һәм бүген моның лаеклы бәһасын аласыз. Якташлар исеменнән барчагызга да тирән ихтирам һәм рәхмәтемне белдерәм.
Арытаба Алексей Николаевич хакимиятнең Мактау кәгазльләрен тапшыру буенча хөрмәтле бурычны үтәде. Мәртәбәле бүләкләргә барысы 16 кеше лаек булды. Алар арасында «Пакер», «Башкорт фарфоры», «Стронег», «СпецЭкоТранс», «Ойл-сервис», «Октябрьсккоммунводоканал», «29нчы медицина-социаль экспертиза бюросы», «Башкирия», «Бухучет һәм муниципаль учреждениеләрне хезмәтләндерү үзәге», «Жилуправление», «Күпгамәлле үзәк», «Архитектура һәм шәһәр төзелеше» идарәсе, хакимиятнең мәгариф, коммуналь хуҗалык һәм торак күзәтчелеге бүлекләре эшчеләре бар.

Читайте нас: