Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 февраль 2018, 17:31

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Октябрьскийга килде

15 февральдә шәһәребездә Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев эш сәфәре белән булды.

15 февральдә шәһәребездә Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев эш сәфәре белән булды.
Сәфәре кысаларында Хәйдәр Арслан улы капиталь ремонттан соң Халыклар дуслыгы йортын карап чыкты. Анда урнашкан 549нчы һәм 550нче участок сайлау комиссияләренең эше белән танышты. Шулай ук Октябрьскийның күп гамәлле үзәгенең эшен уңай бәяләде ул. МФЦ (күп гамәлле үзәк) җитәкчесе А. Михайлов билгеләвенчә, 31 гыйнвардан алып шәһәрдә яшәүче 90 кеше булган урында тавыш бирү хокукыннан файдаланган, моның өчен алар МФЦга бары тик гариза язып тапшырган.
Арытаба Хәйдәр Арслан улы Яшьләр сараенда төбәк һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән эш киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә хакимият башлыгы А. Шмелев, төбәк сайлау комиссиясе рәисе В. Старостин, сайлау участоклары әгъзалары катнашты. Көн тәртибендә тикшерелгән төп мәсьәлә — 2018 елның 18 мартында булачак сайлауларга әзерләнү һәм аны имин үткәрү. Моннан тыш Х. Вәлиев Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләргә тукталып китте. Мәсәлән, закон нигезендә асылда исә яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер, үзенә уңайлы теләсә-кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән анык билгеләнгән вакытта территориаль (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел), участок (тавыш бирү көненә кадәр 20 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел; ә 4 көннән алып 1 көнгә кадәр монда ук маркалы махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин) комиссияләренә гариза бирү җитә.
Сайлаучылар өчен уңайлырак булсын өчен әлеге хезмәт өстенлекле буларак билгеләнә һәм МФЦда электрон чираттан файдалану хезмәте исемлегенә кертеләчәк.
Башкортстан Республикасы ҮСК рәисе фикеренчә, әлеге яңалыклар Президент сайлауларын оештыру өчен зур әһәмияткә ия, чөнки сайлаучыларга үзләренә уңай җирдә тавыш бирү, илнең төп сайлауларында катнашу өчен мөмкинлекләрне арттыра. Хәйдәр Арслан улы билгеләп үтүенчә, сайлау көненә кадәр 30 көн алдан барлык сайлау участоклары эшкә керешергә тиеш. Димәк, 15 февральдән участоклар ачык һәм эшкә әзер булырга тиеш.
Киңәшмә ахырында теләге булган һәр кеше Х. Вәлиевка үзен кызыксындырган соравын бирде. Барлык сорауларга да төгәл җавап бирде ул.
Бу эш сәфәре совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 29 ел тулуны искә алу көненә туры килү сәбәпле, Х. Вәлиев хакимият башлыгы А. Шмелев озатуында хәрби-интернационалистлар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.

Читайте нас: