Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2018, 14:34

«Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара»

Төрекмән авылында Әфганстан һәм Чечен сугышларында катнашкан яугир-якташларыбызның әниләрен очрашуга җыйдылар.

Төрекмән авылында Әфганстан һәм Чечен сугышларында катнашкан яугир-якташларыбызның әниләрен очрашуга җыйдылар.
«Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә хезмәт иткән, хәрби бурычын намус белән үтәгән батыр һәм кыю йөрәкле уллар тәрбияләп үстергән аналарга багышлана», — дип башлады чыгышын авылның ветераннар советы рәисе Ф. Таймасова (аның үзенең улы Рамиль Таймасов та Чечен сугышында катнашучы).
Әфганстан! Бу сүзләрне әйтү белән күз алдына тау-ташлы рәхимсез кояшлы Әфган җире килеп баса. Дөньяга тормышны дәвам итәргә килгән 15 меңнән артык егет Әфган җирендә ятып калды. Ни өчен? Бу сорауга бүген төгәл һәм дөрес җавапны беркем дә бирә алмый. Күп еллар үтте, әмма ул җирләрдә булган вакыйгалар әлегәчә күпләрнең йөрәгендә авыр яра булып саклана. Беркемгә дә хәбәр ителмәгән Әфган сугышы 9 ел 1 ай һәм 19 көн дәвам итте. Шушы еллар дәвамында күпме ата-ана хәрби хезмәткә улын озатканда Әфганстанга җибәрмәсәләр генә иде дип ялварып яшәде...
Бүгенге кичәгә әнә шундый батыр йөрәкле, куркусыз, дөньяга матур тормыш, азатлык өчен көрәшердәй уллар тәрбияләгән аналар чакырылды. Алар күпме йокысыз төннәр, көннәр үткәргән, кош теледәй хәбәр көткән... Бу аналарның сабырлыгына, батырлыгына бүген үк һәйкәл куярлык.
Әфганстан! Ун ел буе бу сүз аналарның җаннарына тынгылык бирмәде. Күпме кан-яшь түгелде, чәчәктәй гомерләр өзелде. Сынатмадылар безнең егетләр. Аларның берсе дә нинди генә кыен хәлгә калса да кешелек сыйфатларын югалтмады, намусына хыянәт итмәде. Утны-суны кичеп туган илгә кайткач та сынатмады.
Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Сезне бүгенге — совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көн белән чын күңелдән котлыйбыз. Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәхшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын.
Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде, ә аналарга иң зур рәхмәтебезне белдерәбез — Сез чын ир-егетләр, ил сагында торырдай солдатлар тәрбияли алгансыз.

Искәрмә: Төрекмән авылыннан хәрби төбәк сугышларында 17 егет катнашкан, шуларның 7-се Әфганстанда булган.
Читайте нас: