Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 февраль 2018, 16:30

Гаилә кору: зур юлларның башы, Юлларыгыз һәрчак ак булсын!

Февраль — кышның иң кыска һәм романтик ае. Ник дисезме? Чөнки нәкъ шушы айда яшьләрнең генә түгел, олыларның да яраткан бәйрәме — Гашыйклар көне билгеләнә. Мәхәббәт, сөю тулы хисләргә мул шушы көн үзе белән озак айлар көткән Язны, җылы кояшны алып килә сыман...

Февраль — кышның иң кыска һәм романтик ае. Ник дисезме? Чөнки нәкъ шушы айда яшьләрнең генә түгел, олыларның да яраткан бәйрәме — Гашыйклар көне билгеләнә. Мәхәббәт, сөю тулы хисләргә мул шушы көн үзе белән озак айлар көткән Язны, җылы кояшны алып килә сыман...

Гашыйклар көне якынлашкан мизгелләрдә укучылар хозурына яңа гына никахлашкан гүзәл пар — Марсель Марат улы һәм Алина Фәнзил кызы Мөхәммәтшиннарның мәхәббәт тарихын тәкъдим итәсебез килә.

Алина — музыка колледжының 4нче курс студенткасы. Ул халык хоры юнәлешендә белем ала. Марсель югары белем алып, Себердә эшли.

Сер түгел, бүген без заманча технологияләргә тулысынча ияләшеп, алар белән бик оста файдаланырга да өйрәндек. Моның уңай яклары бик күп: өйдән чыкмыйча гына төрле хезмәтләргә түләү, ерактагы (хәтта чит илдәге) туганнар, дуслар белән аралашу, үзеңә кирәкле мәгълүмат эзләү һәм башка мөмкинлекләр. Соңгы елларда интернет аша танышу, аралашу аеруча популярлашып китте. Бусы да җайлы: социаль челтәрдә үзеңне кызыксындырган кеше турында аның фотолары, дус-танышлары, мавыгулары аша бик күп мәгълүмат табып була.

Алина белән Марсельның танышуына да нәкъ шул интернет сәбәпче булган. Яшьләр ике ел элек социаль челтәрдә аралаша башлаган. Бер-берсе турында ниндидер дәрәҗәдә мәгълүмат туплагач, чынбарлыкта күрешү теләге туган. Беренче очрашудан соң билгеле сәбәпләр белән аралашмый торганнар. Әмма язмыш ике яшь йөрәкне бер елдан янәдән очраштырган. Һәм моннан соң инде алар аерылышмаган, гомер сукмагыннан ике йөрәк бер булып узарга вәгъдәләшкән.

Никахларын рәсмиләштергән көнне Мөхәммәтшиннар белән әңгәмәләшеп алу форсаты тиде.

— Алина, Марсель, сез тормышыгызның иң шатлыклы һәм шул ук вакытта иң җаваплы да өлешенә аяк басасыз. Бәхетле гаилә кору өчен үзара мөнәсәбәтләр тәү чиратта нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?

— Гаиләдә бер-береңә ихтирам, ярату хисләренең булуы зарур. Вакытында юл куя белү, гомерлек яр итеп сайлаган кешене ишетү, аңлау да кирәк.

— Бүгенге көндә яшьләр тәүдә яхшы эш табу, карьера төзү, фатир-машина алу кирәк дип саный. Кайберәүләр шул рәвешле балалар темасын кичектереп тора. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Икебезнең туганнар арасында да ишле гаиләләр бар. Алар үрнәгендә безнең дә ким дигәндә 2-3 сабыебыз булыр дип хыялланабыз. Балалы йорт — нурлы йорт, диләр. Халык әйтеме белән тулысынча килешәбез, сабыйларның шат, бәхетле тавышына күмелгән йорт бернинди дә байлыкка алыштыргысыз.

— Тиздән Гашыйклар көне җитә. Бу бәйрәмне ничек үткәрергә уйлыйсыз? Бүләкләр дә әзерләгәнсездер...

— Икәүдән-икәү генә берәр кафеда утырырга ниятлибез. Шушы матур кичне романтик төстә, бер-беребезгә тик назлы сүзләр генә сөйләп үткәрәсе иде. Бүләкләргә килгәндә, монысы әлегә сер булып калсын...

Тантаналы чарага Марсельның дәү әнисе — шәһәрнең мактаулы шәхесе, Ленин исемендәге һәм Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Фәния Хәбибуллина да чакырулы иде. Фәния Гыйльметдин кызы яшьләргә тәбрикләүләрен җиткерде:

— Бүген миңа бик хөрмәтле бурыч — никахлашкан яшь парга Рәхмәт хатын тапшыру йөкләтелде. Бу минем өчен икеләтә шатлык, чөнки кияү егете — оныгым. Марсель кечкенәдән күз алдымда үсте, бик акыллы, тырыш булды. Киленгә дә сүз тидерерлек түгел: чибәр дә, уңган-булдыклы да. Балалар, сезгә әйтер сүзем шул: татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, шәфкатьле балалар үстерергә насыйп булсын!

Без дә Фәния апаның сүзләренә кушылып, Алина белән Марсельне чын күңелдән яңа тормышка аяк басулары белән котлыйбыз. Кадерле яшьләр! Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын!

Читайте нас: