Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 февраль 2018, 16:38

«Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...»

Шактый вакыт инде әле бер, әле икенче тапшыруда танылган артист Армен Джигарханян һәм дә аның яшь хатыны арасындагы низагка кагылышлы вакыйгалар «җентекле тикшерелә».

Шактый вакыт инде әле бер, әле икенче тапшыруда танылган артист Армен Джигарханян һәм дә аның яшь хатыны арасындагы низагка кагылышлы вакыйгалар «җентекле тикшерелә».
Без исә болай да читен хәлдә калган сәнгать әһелләре турында имеш-мимешләрне барларга җыенмыйбыз. Әңгәмәдәшләр алдына куелган сорау: яшь аермасы шактый парларның гомумән киләчәге бармы? Чын сөю хисе бәйлиме аларны, байлыкка кызыгу, комсызлык алдан йөриме? Озын-озакка сузмый, җавапларны тыңлыйк. Искәрмә: сөйләшүдә катнашучылар үтенечен искә алып, кайбер исемнәр үзгәртелеп бирелә.


Рәзинә апа Сабирова:
— Гаиләдә хатын-кыз белән ир-атның яшь аермасы 10-15 елдан да артып китмәсә, яхшырак. Гаилә бәхетенең сере бер-береңне хөрмәтләүдә, аңлауда, тыңлый белүдә бит. Тормыш иптәшеннән күпкә яшь ир яки хатын башлыча акча ягын кайгыртадыр, мөгаен... Хәер, танышларым арасында яшь аермасы 15, хәтта 25 елдан да артып киткән парлар бар. Ифрат матур, тату гомер кичерәләр. Уртак кызыксынулары булгангадыр, димен. Чын мәхәббәт хисе дә бардыр. Күңеле белән мәңге яшь калган, төс ташламаган өлкәннәр дә җитәрлек бит. Андый очракта аерма әллә ни сизелми дә...

М., мәдәният хезмәткәре:
— Һәр пар үзенчәлекле, дияр идем. Мәхәббәт кешенең яшенә, җәмгыятьтәге урынына карап тормый. Төрле очраклар була. Яшь аермасы гаять зур ирле-хатынлы да кайчак менә дигән дөнья көтә. Акчага алдану галәмәте дә юк түгелдер шулай да. Мисалга. Бер мөлкәте булмаган гап-гади авыл бабаена күз салыр идеме икән унсигез-егерме яшьләрдәге чибәр туташ, ай-һай...

Әминә Мусина, хаклы ялдагы тәрбияче:
— Череп баеганнар гына туктаусыз ир-хатын алыштырадыр инде ул. Артист кешегә өстәмә рекламасы да кирәктер... Пенсиядән пенсиягә акчасын көч-хәл җиткезгән бәндәләрдә гыйшык кайгысы юктыр, минемчә. Өлкән яшьтәгеләр арасында гаилә коручылар бар, билгеле. Тик алар бер-берсенә картлык көнендә терәк-таяныч булырга тели. Ә инде яшь аермалары зур парларның киләчәге өметсездер. Илле яшькә җиткән ирнең егермедәге кызый белән ни уртаклыгы бар икән? Сөйләшер, бәхәсләшер темалары да юк. Танышлары, дуслары да төрле чор кешеләре. Өстәвенә олыгайган саен сәламәтлек торышы да кирегә «тәгәри». Ә яшь бичәнең дәрте-көче ташыр, сөер-сөелер мәле. Шуннан уйлагыз инде...

Зиннур Әхмәдиев, пенсиядәге укытучы:
— Элекке заманнарны искә төшерсәк, кырыктан узган ирнең балалыктан чыгып бетмәгән кызга өйләнүе гадәти хәл булган. Торыр җире, һөнәре, гаилә асрарлык малы булмаган яшь егеткә кем баласын хатынлыкка бирсен?! Бигрәк тә хатын-кыз өйдә генә утырырга мәҗбүр булган чорда... Хәзер инде гүзәл җенес акчаны үзе таба, кайчак хәләленә карый күбрәк тә хезмәт хакы ала әле. Яшькә карап тыюлар да юк. Күңелең кемгә тартыла, шуның белән гаилә кор. Яхшы тормыш иптәше сайла, бер-береңне ихтирам ит. Яратулары чын икән, яшь аермасы беркемгә дә комачауламый, дип исәплим. Фән, сәнгать эшлеклеләре арасында шундый бәхетле никахлар юк мени? Тарих битләрендә уңай мисаллар шактый.

Анжела, студентка:
— Минем ахирәтем үзеннән унсигез яшькә олырак кешегә кияүгә чыкты. Әлегә үкенми. Никахларына биш ел тулды. Сер түгел, ире ярыйсы бай. Яшь хатынын бик сөя, теләгәнен шундук алып бирә. Бераз көнләшә дә икән. Матур хатынга кемнәр кызыкмас... Ахирәт әле баласы белән өйдә утыра. Киләчәктә укуын дәвам итәргә ниятли. Һөнәр барыбер да кирәк бит. Иртәгәсен кем белә...

Дания Кәримова, менеджер:
— Бер нәфис фильм хәтердә. Гомер иткән хатыныннан ваз кичеп, ир яшь сөяркәсенә чыгып китә. Башта бик күңелле була көнкүреше. Үзен күпкә яшәргәндәй тоя хәтта «кияү егете». Тик тора-бара мондый тормыш ялкыта. Тынычлык югала. Туктаусыз ыгы-зыгыдан, сөяркәсенең көйсезләнүләреннән тәмам туя ир. Ашказаны да ныклап сиздерә башлый. Яшь, таза кешегә яраган ризык олыгайган көндә бик бармый шул... Ахырда беренче хатыны тупсасына кайтып егылырга туры килә бичарага. Бәхетенә, хатыны кабул итә үзен. Киресенчә булырга да мөмкин бит.

Альберт Хәйруллин, нефтьче:
— Җавап бер генә монда. Күпкә олы кеше белән язмышын бәйләгән егет «икенче әни», кыз «кайгыртучан әти» эзли. Мөстәкыйльлеккә өйрәнмәгән, үз өстенә җаваплылык алудан курыккан кеше генә шундый адымга барадыр. Улы-кызы яшендәге «ир, хатын» алган өлкәннәр нәрсәгә ышанадыр, белмим... «Әйдә, өйләнешәбез!» дигән тапшыру күрсәтәләр бит әле телевизордан. Шундагы алып баручы белән килешәм: һәркем үз тиңе белән кавышырга тиеш!

... Катгый фикер. Килешергә мөмкин, кире кагарга. Яшәешебез ак-карадан гына тормый. Теге яки бу карарга килү өчен җитди сәбәпләр буладыр. Шул исәптән, гаилә өлкәсендә дә. Кемнедер гаепләү, өстән генә фикер йөртү урынсыздыр шулай да. «Башка берәүне аңларга теләсәң, фәкать аның аяк киемендә чакрым юл уз», дигән ич борынгылар. Ярый ла ул аяк киеме таманга туры килсә...
Читайте нас: