Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 февраль 2018, 17:10

Иң көнүзәк мәсьәләләр турында

... «Әхирәткәем, бу айга «коммуналка» түләвен күреп, башларым әйләнеп китте, әй. Шундый зур суммаларны каян алалар икән ул, элеккегедән ике тапкыр артык бит? Хан сараенда да яшәмим сыман, 1 бүлмәле фатирым үземә генә таман». «Әй, сөйләмә дә инде, бик аңлыйм хәлеңне, ярар миңа бу юлы «уңыш елмайды» — түләү суммасы 200 тәңкәгә кимрәк килгән...».

... «Әхирәткәем, бу айга «коммуналка» түләвен күреп, башларым әйләнеп китте, әй. Шундый зур суммаларны каян алалар икән ул, элеккегедән ике тапкыр артык бит? Хан сараенда да яшәмим сыман, 1 бүлмәле фатирым үземә генә таман». «Әй, сөйләмә дә инде, бик аңлыйм хәлеңне, ярар миңа бу юлы «уңыш елмайды» — түләү суммасы 200 тәңкәгә кимрәк килгән...».
Нәрсә бу, мәзәкме, диярсез. Юк, ялгышасыз, тормыштан алынган бер күренеш кенә бу. Яңа елның тәүге айларында мондый сөйләшүләр колакка еш керә. Урамда да, җәмәгать транспортында да, «ВКонтакте» да шул хакта «гәп» саталар. Башта кемгә күпмегә артык яки кимеп килгәнен тикшерәләр, аннан китә киңәш-табыш итешү, ары-бире чабышу. Берәүләр хафага төшеп, ЖЭУ юлын таптый, икенчеләр хаклар «сикергәләвенең» үзләрен читләтеп үтүенә шатланып, иркен тын ала.
Нигә нәкъ менә ел башында хезмәтләргә түләүләр кискен арта; капиталь ремонтка түләү үзгәрешсез калачакмы; идарә итүче оешмаларны нинди «яңалыклар» көтә? Шушы һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертү максатында, хакимият башлыгы А. Шмелев идарә итүче комитетлар рәисләре белән очрашу үткәрде. Чарада торак һәм төзелеш күзәтчелеге, лицензия контроле бүлегенең көнбатыш төбәк начальнигы И. Галиев, икътисади хәвефсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге начальнигы М. Бородин, идарә итү һәм тәэминат оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Хакимият башлыгы билгеләвенчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр байтак. 2017 елда гына да бу өлкәгә кагылышлы 1410 мөрәҗәгать килгән, 500дән ашу мөрәҗәгать күпфатирлы йортларны төзекләндерү һәм хезмәтләр сыйфатын арттыруга карый. Бу уңайдан 97 планнан тыш тикшерү оештырылган, 43 очрак буенча карар кертелгән. Алексей Николаевич шулай ук күпфатирлы йортларда гамәлгә ашырылучы капиталь ремонтлау программасы буенча аңлатмалар китерде. Хакимият башлыгы урынбасары Ш. Фәррахов йорт һәм җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү программасы, 2018-19 елларда шушы программада катнашачак объектларны сайлау тәртибе турында бәян итте; коммуналь хезмәтләргә түләүдәге үзгәрешләр индексы хакында мәгълүмат бирде. Тагын бер җитди тема — подъездда законсыз рәвештә реклама корылмалары урнаштыру очраклары һәм мондый гамәлләрне кисәтү юллары турында «БашДомКом» күпфатирлы йортлар советы берләшмәсе» оешмасы җитәкчесе И. Айрих сөйләде. Ул шулай ук урындагы үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йорт хуҗаларына тәгаенләнгән түләүләрне раслау; гомум кулланыштагы милекне ремонтлау һәм карау буенча хезмәтләр һәм эш проектын милекчеләр карамагына тапшыру мәсьәләсен тикшерде.
Җылылык тарифларының артуы да күп сораулар тудырды. Мәгълүматларга ярашлы, элеккеге тарифлар «Теплоэнерго» предприятисенең бар чыгымнарын да каплый алмаган һәм алар өлешчә республика исәбеннән түләнгән. Әмма 2019 елдан болай эшләп булмаячак, ягъни элекке хаклар белән халыкның җылылыктан мәхрүм калуы мөмкин. Әйткәндәй, шәһәрдә тарифлар артканнан соң да республиканың башка төбәкләре белән чагыштырганда иң ким дәрәҗәдә саклана.

Читайте нас: