Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 февраль 2018, 13:17

Ихаталарны бизи чүп савытлары

Экология елы тәмам, әмма бу юнәлештәге эшләр дәвам итә. Моның ачык бер мисалы булып — шәһәребездә урнаштырылучы яңа чүп савытлары тора.

Экология елы тәмам, әмма бу юнәлештәге эшләр дәвам итә. Моның ачык бер мисалы булып — шәһәребездә урнаштырылучы яңа чүп савытлары тора.
Чүп савытлары яныннан үткәндә шакшы ис, аунап яткан чүп капчыклары — гадәти күренеш, шулаймы? Мондый хәлне тамырыннан үзгәртүгә безнең шәһәр хакимияте ныклап тотынды. Бүгенге көндә Октябрьский шәһәренең күп катлы йортлар ихаталарында 130 евроконтейнер урнаштырылган, шуларның 166сы — шәһәрнең үзәгендә һәм иске өлешендә. Моннан тыш барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә Германиядә җитештерелгән 36 яңа чүп савытлары куелган.
Узган атнада Горький урамы, 40нчы йорт ихатасында урнаштырылган яңа чүп савытларын хакимият башлыгы А. Шмелев карап чыкты. Беренче карашка ук бик күркәм мәйданчык җиһазландырылган, чүпне аерым җыю өчен 4 төрле савыт куелган: каты көнкүреш калдыкларына, пыяла, полиэтилен һәм кәгазь өчен. Халыктан да чүп түккәндә игътибарлы һәм әдәпле булу сорала. Чөнки савытлар озакка чыдасын дисәк, пыяланы пыялага, кәгазьне кәгазь савытына аерым салырга, ачканда һәм япканда сак кыланырга кирәк. Бу чүп савытларын күршеләр — Түбәнкамалылар җитештерә. Иске савытлардан аермалы буларак яңалары пластиктан, 1,1 куб. м (искеләре — 0,75 куб. м) сыйдырышлы, өсләре ябулы (чүп тирә-якка таралып ятмас өчен бик яхшы бу), кул белән кагылу таләп ителми — бары тик аяк белән басып ачылмалы.
«СпецЭкоТранс» предприятиесе директоры А. Чернов раславынча, мондый контейнерларны урнаштыру шәһәр округында санитария чисталыгын шактый яхшырта төшәчәк. Алар машиналар белән эшләү өчен дә бик уңайлы, беренчедән — тәгәрмәчле, икенчедән — бик җиңел, бер урыннан икенче урынга күчереп йөртмәле. Чүп ташу өчен махсус «МАЗ» машиналары сатып алган «СпецЭкоТранс», бу аларга 11, 6 млн. сумга төшкән.
Хакимият башлыгы билгеләп үтүенчә, бөтен шәһәр буенча чүп савытларын алмаштыру дәвам итәчәк. «Иң элек мондый контейнерларны «Заманча шәһәр мохите» программасына ярашлы чаралар гамәлгә ашырылачак ихаталарда урнаштыруны тәкъдим итәчәкбез. Быел бу программа республикада һәм шулай ук бөтен ил буенча дәвам итәчәк, һәм тиздән шәһәрнең барлык төбәкләрендә шундый контейнерлар торачак дип ышанабыз», — диде Алексей Николаевич.
Әлегә барлыгы 2 миллион сумга 220 контейнер сатып алынган, 2019 елга кадәр күп катлы торак йортлар ихаталарындагы барлык чүп савытлары алмаштырылып бетерелергә тиеш. Ә безгә, халыкка, үз чиратыбызда, чүпләрне аерым түгәргә өйрәнергә кирәк булачак. Чит илләрдә бу инде күптән күнегелгән эш, ә без бу яңалыкка өйрәнгәнче, мөгаен, берничә ел үтәр. Экология законнары да, тормыш тәҗрибәсе дә моның никадәр әһәмиятле булуын раслады һәм күрсәтте. Ягез, бүгеннән тотыныйк бу эшкә! Башладыкмы?

Читайте нас: