Ил башлыгын сайлау һәр кешедән зур җаваплылык сорый. Чөнки дәүләт белән идарә итәчәк кеше бар яктан да лаеклы булганда гына Ватаныбыз, халкыбыз өчен мөһим законнар кабул итеп, яшәешне уңай якка үзгәртергә мөмкин.
Шушы көннәрдә 18 мартта узачак Президент сайлаулары уңаеннан шәһәрнең үзәк китапханәсендә фәһемле чара узды. Очрашуда отставкадагы халык судьясы Александр Майоров һәм нефть колледжы студентлары катнашты. Тәрбиячеләр Светлана Шәймәрданова һәм Лариса Гузей сүзләренчә, егет-кызлар чараны оештыруны үзләре сораган. Геология, геофизика, скважиналарны бораулау бүлекләрендә белем алучы яшьләр быел беренче тапкыр сайлауларда катнаша икән һәм алар очрашу барышында сайлау тәртибе, аның үзенчәлекләре турында мәгълүмат алырга тели.
Александр Петрович студентларның мөрәҗәгатен кабул итеп, аларны кызыксындырган бар сорауларга да җавап бирде. Иң тәүдә сайлауда кемнәрнең катнаша алуы ачыкланды. Без — хокукый дәүләттә яшибез һәм дә хокук-бурычларыбыз төп законда — Русия Федерациясе Конституциясендә теркәлгән. Шушы законга ярашлы, һәр кеше 18 яше тулуга сайлау хокугына ия була. Ул үз чиратында дәүләт органнарына сайлана, ил белән идарә итүдә катнаша, үз өлешен кертә ала.
Җанлы әңгәмә барышында Александр Майоров үзенең беренче тапкыр сайлауда катнашуын да искә алды:
— 1969 елның 16 марты иде ул. Минем армиядә хезмәт иткән вакыт. Тәүдә сайлауга барып кайттык, аннан иртәнге ашны ашадык. Ял көне булгач, кинога киттек. Картинаны карый гына башлаган идек, «тревога» буенча җыелырга боерык килде. Даманский утравы биләмәсендә СССР һәм КНР арасында чик буе конфликты барган чор иде ул. Безне коралландырып, машиналарда Уссури елгасы янындагы районга җибәрделәр. Ике атна шунда тордык, бәхеткә, сугыш безне читләтеп үтте. Бары ара-тирә атышкан, ядрә шартлаган тавышлар гына ишетелгәләп торды...
Александр Петрович сайлауларда яшәү урыны буенча катнаша алмаганда (командировкада, чит төбәктә булганда) нишләргә кирәклеген дә аңлатты. Бу очракта гариза язарга һәм вакытлыча торган урында сайларга мөмкин. Әгәр инде сайлауга кемнәрдер килми калса, артып калган бюллетеньнәр юкка чыгарыла.
Очрашуда шулай ук сайлау хокугы нигезләре, сайлаулар тәртибе тикшерелде. Иң ахырдан студентларның уй-фикерләре белән танышу, аларның ни өчен сайлауда катнашачакларын ачыклау ниятендә сорауларымны бирдем.
Анжелика Козлова:
— Мин үз илемнең патриоты буларак, мотлак рәвештә сайлауга барачакмын. Тарих белән бик кызыксынам, шуңа күрә илдәге үзгәрешләр, сәяси вакыйгалар турында хәбәрдармын. Русиянең бүгенге халәте — соңгы дистә елларда ирешелгән уңай нәтиҗәләр, югары казанышлар, күпмилләтле, төрле диндәге халкыбызның бердәм, дус булып яшәве — турыдан-туры гамәлдәге Президентыбыз В. Путинның үз вазыйфаларына җаваплы, таләпчән каравына, акыл белән эш итүенә бәйле дип саныйм. Минем арытаба да тотрыклы, имин тормышта яшисем килә һәм моның өчен кулымнан килгәнчә барысын да эшләячәкмен.