«Бәхет күбәләк кебек. Тотам дип куган саен тоттырмый». (В. Франкл)
Без еш кына бер-беребезгә бәхет телибез, бәхетле булырга омтылабыз, шуның өчен көрәшәбез. Ә ятим бала бәхетле була аламы? Бу сорау мине бик борчый. Аңа җавапны яшь язучы Айгиз Баймөхәмәтовның «Калдырма, әсәй!», «Әкиәтһез бала сак» әсәрләрендә табарга тырыштым.
Айгиз Баймөхәмәтов «Калдырма, әсәй!» повестендә бүгенге көндәге социаль мәсьәләләрнең кеше язмышында чагылышын, аларны хәл итү юлларын рухи эзләнүләр аша ачып бирә. Автобиографик әсәрендә ятим калган балаларның авыр язмышын тасвирлый ул. Төп герой Ильяс ата-анасын югалту сәбәпле балалар йортына эләгә. Һәр көн аның өчен яңа каршылыклар әзерли... Ильяс еш кына ата-анасы исән чакта туган йортында узган бәхетле минутларын сагына. «Балалар йортында... һәр бала үз гаиләсе хакында хыяллана. Тәрбиячеләрнең, хөкүмәтнең каравы ана җылысына тиң түгел», — ди автор бер әдәби очрашуда.
Ильяс «Үзебездә яшәгәндә урамга чыгу кыен түгел иде. Ә монда тәрбияче рөхсәт итсә — олы бәхет төсле тоела», — ди. Әйе, Ильяс өчен бәхет күп мәгънәгә ия булган төшенчә: Яңа ел кичәсендә бирелгән кәнфит-печенье, Әмилә кебек яхшы дусың булу, яңа автобус кайту, телевизордан әнисенең яраткан җырчысы Валентина Толкунова башкаруындагы җырны тыңлау, шәһәрдән кайтканда таныш булмаган бабайның балалар йортына илтеп куюы һ. б.
Әсәр Ильясның иң зур хыялының тормышка ашуы белән тәмамлана. Ул үзе теләгән югары уку йортына керә. Бу бит — чын бәхет!
А. Баймөхәмәтовның «Калдырма, әсәй!» китабына кереп өлгермәгән төрле вакыйгалар, геройларның киләчәктәге язмышы китапның икенчесендә — «Әкиәтһез бала сак»та чагылдырылган. Монда да Ильясның, еш булмаса да, бәхетле мизгелләр кичерүен, бәхетле булырга теләвен күрергә була. Өйдән алып килгән язмада әнисенең тавышы сакланган. «Нинди бәхет! Әниебезнең тавышы калган!» — ди Ильяс. Чирекне «5»гә генә бетергәч, тәрбияче аңа бер пакет алма тоттыра. Менә — ул бәхет, иркенләп алма ашаячак! Фаяз дустыннан туган көненә күсе алганда, туйганчы телевизор караганда, сөяк кимергәндә дә бәхетле минутлар кичерә үсмер.
Әсәрнең кульминациясе булып «Бәхет» хикәясе тора. Шәфкать туташы Наилә апа Ильясны уллыкка алырга тели. «Бәхет бар икән дөньяда! Ул көтмәгән җирдән килә дә төшә. Кайвакыт шул бәхетне көтеп көннәр, айлар, еллар үтә», — ди Ильяс. Ул гаиләле булачак! Тик, апасы белән сеңелесе турында уйлап, балалар йортында яшәргә кала.
Ятим баланың бәхете — күпкырлы төшенчә. Бала аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Ул бәхеткә омтыла, аның турында хыяллана. Ятим баланың да бәхетле булырга хакы бар. Чөнки бәхет төшенчәсе яшәү мәгънәсенә барып тоташа. Ана җылысын берни дә алыштыра алмый. «Шуңа күрә китапта ятимлекнең аянычлы якларын күрсәтеп, ата-аналар сабыйларын ташламасын, балалар йортында тәрбияләнүчеләр исә авырлыкларга бирешмәсен, үз көченә ышансын, дип әйтергә телим», — ди автор.
Әйе, бары тик гаиләдә генә бала бәхетле була ала. Ятим бала өчен бәхет — караңгыда күренүче өмет чаткысы. Минем фикеремчә, балалар йортларында яхшы күңелле, гадел кешеләр эшләргә, ятим балаларның язмышын, бәхетле мизгелләрен чынбарлыкта чагылдырган әсәрләр игътибардан читтә калмаска тиеш. Мәктәптә класстан тыш уку дәресләрендә булса да өйрәнелсә, безгә яшьтәшләрнең тормышын аңларга, вакытында ярдәм кулы сузарга булышыр иде. Яшь язучы безне, балаларны, тормышта үз урыныбызны табарга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә, җитешсез якларны, гаделсезлекләрне күреп, алар өстендә эшләргә өнди. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: ятим балаларның да бәхетле булырга хакы бар!
Ленара ХАРИСОВА, 10нчы мәктәпнең 9В классы укучысы.