Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 февраль 2018, 13:13

Яшьләр хакимият башлыгы белән ешрак очрашырга тели

25 гыйнвар — Русиядә студентлар көне буларак билгеләнә.

25 гыйнвар — Русиядә студентлар көне буларак билгеләнә.
Кеше гомеренең иң күңелле чоры — студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн — төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Илебез киләчәге өчен яшьләрнең эш-тәкъдимнәренең әһәмиятен һәм мөһимлеген билгеләп, Русия студентлары көне кысаларында шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев Октябрьскийның укучы яшьләре белән очрашты. «Хакимият башлыгында кунакта» дип исемләнгән очрашуны матур бер йолага кертергә һәм ул даими рәвештә милли мәдәниятләр үзәгендә үтәчәк дип карар ителде. Яшьләр арасында студентлар, волонтерлар, мәктәп чараларында катнашучы лидерлар, эшче яшьләрнең актив вәкилләре һәм «Яшь гвардия» берләшмәсе әгъзалары бар иде.
Хакимият башлыгы белән яшьләр бик ихлас һәм җанлы аралашты. Алексей Николаевич башта бәйрәмнәре белән котлады аларны.
— Сез безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, алдынгы фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итәсез. Сездәге иҗат куәте, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче — теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак.
Сезнең һәркайсыгыз үзенә бер төрле. Берәүләрегезгә — фәнни-тикшеренү эше, икенчеләрегезгә — технологияләр һәм җитештерү өлкәсе, өченчеләрегезгә — муниципаль һәм дәүләт хезмәте, дүртенчеләрегезгә волонтерлык якын. Ләкин кайсы гына өлкәдә көчле булуыгызга карамастан, шуны төгәл белергә тиешсез: сезнең көч-куәт безнең туган шәһәребез өчен бик кирәк. Ышанам ки, без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле! Сез — безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, шәһәребезнең киләчәге. Иманым камил, барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Октябрьский өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торыр, — дип тәмамлады ул котлавын.
Аннары хакимият башлыгына сораулар яудыра башлады яшьләр.
Алексей Николаевичның студент еллары турында булды тәүге сорау.
— Иң якты, күңелле, хатирәләргә бай чор — ул студент еллары, — дип башлады җавабын А. Шмелев, хатирәләргә бирелеп. — Кайда гына булсак та, нинди генә җирләр күрсәк тә студент чоры мәңге онытылмый. Мин үзем һәрвакыт яхшы укырга омтылдым. Мәктәпне — «отлично»га, ә Уфа юл-транспорт техникумын һәм Казан инженер-төзелеш институтын кызыл диплом белән бетердем. Укыган чорда җәмәгать тормышында актив катнаштым, төркемнең комсоргы идем. 3нче һәм 4нче курсларда студентлар отрядында булдым. Шул вакытта ук без юллар төзедек, сәнәгатьтә эшләдек. Бер эштән дә тартынып тормадык. Үзара бик дус һәм тату булдык. Курс эшләрен язарга, имтиханнарга әзерләнергә бер-беребезгә һәрчак ярдәм иттек. Бик матур һәм кызыклы
чор — ул студент еллары, кадерен белегез, — дип җавап бирде хакимият башлыгы.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, тагы шуны әйтте ул: тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен, үзегезгә кушылган эшне барысыннан да яхшырак итеп башкарырга кирәк, менә шул чакта уңышка ирешерсез. Алга омтылырга, лидер булудан курыкмаска, аралашырга, өйрәнергә, дуслашырга кирәк. Эшсөючәнлек, ныкышмалылык, тырышлык, теләк, омтылыш — бу сыйфатлар сезгә тормышта һәрчак кирәк булачак.
Октябрьский шәһәренә ничек килеп урнаштыгыз дигән сорауга болай диде:
— Уфа юл-транспорт техникумын тәмамлаганнан соң, эшкә юнәлеш буенча Октябрьскийга җибәрделәр. Үзем Дәүләкән районыннан, туган ягыма якын булуына сөендем. Бер чемодан белән эшкә килдем, шул ук көнне юл төзелешенә озаттылар. Шул чемоданымны тотып киттем, 10 ай вагончыкта яшәп эшләргә туры килде. Армия хезмәтендә булу ярдәм итте, кыенлыклар куркытмады. Хәзер инде Октябрьский — минем өчен туган, күңелемә якын шәһәр, бик яратам аны, тугры булып калачакмын. Мәктәптә укыганда тепловоз машинисты булырга хыяллана идем, тепловоз шундый зур, син аңа идарә итеп барысын да күреп-белеп барасың. Тормышта исә Башкортстанның гүзәл шәһәрләренең берсе, республика энҗесе булган Октябрьскийга идарә итәргә туры килде.
Хакимият башлыгына сораулар ява торды, ә ул ихлас һәм тулы итеп җавап бирде.
Очрашу ахырында яшьләр сарае директоры Н. Спирина яшьләр активы исеменнән А. Шмелевка шундый ихлас чара өчен рәхмәтен, һәм киләчәктә мондый очрашу матур бер йолага әверелер дигән ышанычын белдерде. Шулай ук Наталья Александровна хакимият башлыгы Алексей Николаевичка «Мин — волонтер» дигән волонтерлар медален һәм кенәгәсен тапшырып, аның шәһәрнең көмеш волонтерлар сафына кабул ителүен игълан итте.

Читайте нас: