Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 февраль 2018, 13:22

Иртәгәсе көн турында уйлап

Шәһәребездә урындагы башлангычларга булышлык итү программасында җиңгән проектлар буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Шәһәребездә урындагы башлангычларга булышлык итү программасында җиңгән проектлар буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Мисалга, 2017 елда Октябрьскийдан өч тәкъдим хуплау тапты: Шокуров урамы буенча гомум кулланыштагы юлны ремонтлау, 13нче мәктәптә тәрәзәләр өчен уеп ясалган урыннарны һәм 3нче гимназия биләмәсендәге спорт мәйданчыгын төзекләндерү.
2018 ел башыннан бәйгедә катнашуга 10 проект тәкъдим ителгән. Аларны сайлау буенча җыелышлар узган елның декабреннән оештырыла башлады. Мәсәлән, 2 декабрьдә 4нче башкорт гимназиясендә Зает һәм Первомайский халкы өчен беренче җыелыш үтте. Проектның кураторы, хакимият башлыгы урынбасары С. Литов программа һәм аның шартлары белән таныштырды. Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы бәйге рәвешендә үтә, анда җиңүчеләрне махсус комиссия сайлый. Иң мөһиме — тәкъдимнең кабул ителү-ителмәве турыдан-туры төбәктә яшәүчеләрнең актив, ныкышмалы булуына бәйле.
Гомум алганда, җыелышта барысы 6 проект тәкъдим ителде. Алар арасында Космонавтлар урамында урнашкан иске зыяратны төзекләндерү дә бар. Халык бердәм тавыш белән әлеге проектны хуплап чыкты.
Зает биләмәсендәге зыяратның тарихы 100 елдан артып китә. «Хәтер йорты»н төзекләндерү, аны карап-җыештырып тору эшен урындагы халык, шәһәрдәшләр үти. Алар көче белән зыяратта өмәләр оештырыла, корыган куаклыклар кисеп ыргытыла. Әмма еллар узу белән җитдирәк мәсьәләләр калкып чыга, аларны үзаллы гына хәл итеп булмавы ачык. Заетның җәмәгатьчелек советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров сүзләренчә, зыярат биләмәсендәге корыган агачларны кисеп, читкә чыгару, ихата-коймаларны ремонтлау кирәк. «Хәтер йорты» гимназиядән юл аша гына урнашкан. Монда машиналар хәрәкәте көчле, торак йортлар да күп. Ихата буйлап газ торбасы, электр тапшыру линиясе үтә. Моңа бәйле зыяратны төзекләндерү тәү чиратта хәвефсезлек өчен мөһим. Проектны гамәлгә ашыру өчен 1 млн 520 мең сум акча таләп ителә. Программага ярашлы, бу сумманың 15әр процентын хакимият һәм Зает, Первомайский халкы кертә. Калган акчалар республика бюджеты исәбеннән каплатыла. Шулай ук иганәчеләр ярдәме дә сорала.
Мөһим проектлардан яшь шәһәрдәшләр дә читтә калмый. Бу уңайдан 4нче башкорт гимназиясендә тагын бер проект игътибарга алынды. Мәгълүм булуынча, гимназия мәдәни-спорт объектларыннан еракта урнашкан. Зает Һәм Первомайскийда яшәүчеләрнең барысының да балаларын шәһәр үзәгенә йөртү мөмкинлеге юк. Ә инде укучыларның мәдәни-спорт объектларына үзаллы йөрүе хәвефсезлек таләпләренә туры килми. Нәкъ шушы сәбәпләр программада катнашуга этәргеч булып тора. Гимназия биләмәсендә спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Бу балаларның сәламәтлеге өчен мөһим. Проект хуплау тапса, укучыларның ял һәм каникулларны файдалы үткәрүе мәсьәләсе хәл ителер иде.

Читайте нас: