Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2018, 13:03

«Ул җырлады вакыт һәм дә үзе хакында...»

4нче китапханәдә 12нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль сәгать узды.

4нче китапханәдә 12нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль сәгать узды.
Чара танылган актер, җырчы һәм шагыйрь Владимир Высоцкий истәлегенә багышланды. Бу көннәрдә аңа 80 яшь тулган булыр иде...
Бүгенге яшьләрнең — үз геройлары. Әмма Высоцкий иҗаты һаман да кызыклы, заманча булып кала. Вакыт чын сәләт алдында көчсез.
Китап укучылар өчен әзерләнгән «Мин, әлбәттә, кайтырмын...» күргәзмәсе — моның ачык дәлиле. Владимир Высоцкийга арналган басмалар, аның шигъри җыентыклары, тормыш хакында уйланулары, төрле еллардагы фотосурәтләр, дус-ишләренең хатирәләре... Болар барысы да иҗатчы турында сөйли. Электрон презентация дә тәэссоратларны көчәйтә төшә. В. Высоцкий җырларын, шигырьләрен тыңлаучылар 70-80нче елларга, әби-бабалары яшьлеге чорына кайткандай булды.
Чараны алып баручылар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, аның иң олы мәхәббәте, иҗат юлы белән таныштырды; туганнары, дуслары, хезмәттәшләре хатирәләренә тукталды. Күпләр өчен бу чын мәгънәсендә ачыш булды. Әлбәттә, кичәдә Владимир Семеновичның гаҗәеп әсәрләре дә яңгырады. Чара янә буыннар бәйләнешен раслады, дияргә мөмкин.

Читайте нас: