Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2018, 13:08

«Игелек эшләсәң, үзеңә меңе белән кайтыр»

Мулла авылы мәчете — шәһәр һәм тирә-як төбәкләрдә игелекле гамәлләре белән киң билгеле иман йортларының берсе.

Мулла авылы мәчете — шәһәр һәм тирә-як төбәкләрдә игелекле гамәлләре белән киң билгеле иман йортларының берсе.
Бирегә күпләп йөрүче халык дини белемен камилләштереп кенә калмый, Илгиз хәзрәт Сәгъдиевның төпле киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен дә ала. Мәчеттә дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрү гадәте бар: Корбан, Ураза бәйрәм дисеңме, Мәүлет кичәсе дисеңме, аларның һәрберсе бик матур итеп оештырыла.
Узган елның 1 сентябреннән мәчеттә тагын бер игелекле гамәлгә башлангыч салынды — биредә мохтаҗлар, авыр тормыш хәлендәгеләр һәм, гомумән, якын-тирәдә яшәүче дин кардәшләр өчен җомга саен хәйрия ашлары уза. Шушы көннәрдә без дә дин йортында булып, әлеге чараны үткәрү тәртибе белән таныштык.
Аш әзерләүчеләр (алар гадәттә 3-4 кеше була): Кәмилә Ришат кызы, Рузилә Фазлый кызы, Венера Бари кызы, Әлфия Фәрит кызы, Әнисә Мәгъсүм кызлары иртәнге 10нан пешеренү эшенә тотына. Бер атнада токмачлы итле-яшелчәле шулпа булса, икенче атнада пылау әзерләнә. Чәй янына печенье, варенье ише тәм-томны апалар үз хуҗалыкларыннан да алып килә. Кәмилә Ришат кызы сүзләренчә, һәр җомга саен 10-15ләп кеше җыела. «Көннәр матур торганда 20-30 кешене ашатканыбыз бар. Гадәттә, ризыкларга разый булып, рәхмәтләрен әйтеп китәләр. Без инде шуңа бик шатланып калабыз», — ди Камилә апа.
Мәчеткә килгән якташларга да сүз бирик:
— Аш әзерләүче апаларга ягымлы йөзләре, тәмле ризык-нигъмәтләре өчен рәхмәтлебез. Яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, иминлектә яшәсеннәр, — ди Һадия апа. Аның сүзләренә Радик ага кушыла:
— Мәчеткә 3-4 елга якын йөрим. Илгиз хәзрәтне бик ихтирам итәм. Игелекле гамәлләр кылып яшәүче затлардан ул. Кайнар аш пешерүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Безне яхшы кабул итәләр, өйгә күчтәнәчләр дә биреп җибәрәләр.
Бу уңайдан иганәчеләрне билгеләп китү зарур. Мәчеттә шәхси эшкуар Риянов көче белән хәйрия ашлары, бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Мисал өчен, иганәчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә дистәдән артык гаиләне көнбагыш мае, шикәр, ярма ише продуктлардан тупланган бүләкләр белән куандырган.
Мәчеттә рухи «азык» турында да онытмыйлар: Кәмилә апа, Руза Шәрифуллиналар Аллаһ йортына йөрүчеләргә дин сабаклары бирә. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә намазга басучылар, Ислам нигезләрен өйрәнүчеләр байтак (алар арасында балалар һәм яшьләрнең күп булуы аеруча мәслихәт).
Искәрмә: мәчеттә хәйрия ашлары дәвам итә, һәр җомга саен, 13.00-15.00 сәгатьтә биредә кайнар ризык, тәмле чәй белән сыйланырга мөмкин.

Читайте нас: