Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2018, 13:00

Гаиләм — бәхет ачкычым

Шул рәвешле авыз тутырып әйтә алу хокугына ия булганнар чын-чынлап яшәү асылына төшенгән җаннардандыр. Бик җиңел генә бирелми ул бәхет. Шуның белән тансыктыр да, мөгаен.

Шул рәвешле авыз тутырып әйтә алу хокугына ия булганнар чын-чынлап яшәү асылына төшенгән җаннардандыр. Бик җиңел генә бирелми ул бәхет. Шуның белән тансыктыр да, мөгаен.
Күпләргә ярыйсы таныш мәзәк хәтердә. Байтак еллар бергә гомер кичергән парга сорау бирәләр: «Гаиләгезнең ныклыгы нидә? Ничек шулкадәр дә озак яши алдыгыз бергә? Серен ачсагыз иде». Бабай көлемсери генә: «Без яшь чакта тузган әйберне ташлау гадәте юк иде, ремонтлый идек...» Беркадәр хаклык бардыр бу мәзәктә. Гаилә дигән кораб тормыш дәверендә төрле давыл-җилләргә очрый. Дәһшәтле дулкыннарга иңгә-иң терәп кенә каршы торып буладыр.
Икълимә һәм Әхәт Габдулхаковлар үз гаилә мисалында инанган моңа. Әйтергә генә ансат: илле ел кулга кул тотынышып дигәндәй атлый ич алар бормалы язмыш сукмакларыннан. Хәзерге яшьләргә сөйләсәң, ышанмаслар да бәлки. Озын-озак очрашып, күктән «йолдыз чүпләп» йөргән парлардан түгел әңгәмәдәшләрем. Кызык кына аларның кавышу тарихы...


«Әткәй әйттеме — бетте!»
Туймазы районының Атнагол авылыннан кодалар килеп төшкәч, Икълимә бер мәлгә аптырап калгандыр. Әхәт атлы егет белән ара-тирә очрашканда исәнлек-саулык алышудан узганнары юк. Баксаң, тикмәгә генә күз атып йөрмәгән икән лә егеткәй... «Безнең өйдә катгый тәртип: әткәй әйттеме — бетте! — дип хәтерли Икълимә ханым. «Бик әйбәт, эшчән гаиләдән кода килде, барасың, торасың!» Шул сүзеннән кайтмады әти. Әнкәй дә үгет-нәсихәтен бирде: «Әхәтне кызган, атасыз үскән бала, нужаны күп күрделәр...» Бармый чара калмады. Никах укыттык. Татар-Олкан авыл советында язылышып кайттык. Яшәп киттек шулай».
Шаярта, әлбәттә, хуҗабикә. Күңелең тартмаган кешегә тиз генә ияләшеп була диме. Тәүге сөю хисе урын алгандыр йөрәк түрендә. Безнең халык ифрат тыйнак ич ул, тойгыларын түгеп-чәчеп бармый... Икълимә Хәмзә кызы белән килешмичә булмый: «Кеше алдында кочаклашып, туктаусыз «яратам да яратам», дип сөйләнгән бәндәләрне һич аңламыйм. Икәү арасындагы бик тә яшерен, кадерле хис бит ул». Егетләр-кызлар, сезнең колакка бу...
Атнаголга шактый ишле гаиләгә килен булып төшә Икълимә. Бәхетенә каршы, каенанасы Мәрзия апа ипле, зирәк, игелекле җаннардан була. Гаҗәп түгел. Сугыштан кайтып, бер ел чамасы узуга, тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Ялгызы өч улын аякка бастыра тол хатын. Малайлар хезмәттә чыныгып үсә. Әхәтнең дә балачактан эш коралы кулыннан төшми. Чыннан да, мондый тырыш-хәстәрлекле ир асылы белән язмышыңны бәйләү — үзе зур шатлык. Бәхет кошыңны ычкындырма гына!

Ниләр җитә үз куышың булуга...
Беренче сабыйлары туар мәл якынлашкач, гаилә башлыгы эш урыныннан фатир сорап мөрәҗәгать итә. Үтенечен кире какмыйлар. 1968 ел ахырында Төрекмәндәге йорттан бүлмә бирәләр. Ни генә димә, үз куышың! Озакламый Фәрит уллары дөньяга аваз сала. Берничә ел үтүгә, Равил һәм Рөстәм атлы нәни баһадирлар пәйда була. Өч малай — чын мәгънәсендә ата горурлыгы, нәсел дәвамчылары. Балалар, кагыйдә буларак, ата-ана үрнәгендә буй җиткезә. Әхәт ага, югарыда бәянләнгәнчә, «Юл конторасы»нда, арытаба ОЗНПОда хезмәт куя. Хәләле трикотаж фабрикасында, «Низковольтный»да эшли. Хезмәт урынында абруй-хөрмәт казана ирле-хатынлы. Өйгә кайтуга исә... «икенче смена» көтеп тора. Бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкате, өстәвенә өйгә янкорма тергезү... Хәер, бәләкәйдән кул астына керә башлаган уллары һәрдаим ярдәмгә килә. «Шөкер, тыңлаучан булдылар, — дип канәгать елмая әниләре. — Иртән эшләрне бүлеп китә идем үзләренә. Мал-туар, кош-кортка күз-колак кирәк бит... Кичтән тикшерәм: кушылганны тиешенчә үтәгәннәрме, юкмы. Мактанып әйтү түгел, ник бер үрдәк баласы югалсын! Алҗып та киткәннәрдер инде вакыт-вакыт, балалар бит. Кайда юмалап, кайда бераз тиргәбрәк аласың, дигәндәй. Хәер, бер күз карашы да җитә иде үзләренә... Укуда да сынатмадылар. Мәктәптән соң өчесе дә нефть техникумын тәмамлады. Сайлаган һөнәрләре буенча эшлиләр. Хезмәтләрен яраталар. Гаиләләрен ким-хур итмәскә, яхшылап карарга омтылалар. Аллага шөкер, өчесе дә янәшәбездә генә йортлар салып керделәр, үз хуҗалыклары белән гомер кичерәләр».

«Ошатканы белән гомер итсен»
Яшерен түгел, килен-каенана мөнәсәбәте еш кына шактый кытыршылыгы белән аерылып торучан. Бу җәһәттән Икълимә Хәмзә кызы үз «стратегиясен» сайлаган. Эш шунда ки, ханым гаять кыйммәтле бер сыйфатка ия. Фәһемле гыйбарәләрне күңел түренә салып куярга гадәтләнгән ул. Шулай, Бәдәр исемле апа авылдашларына әйтеп калдырган: «Улларымның берсенә каршы төштем — бәхетсез булды... Миннән васыять — улларыгыз ошатканын алсын, сүз әйтмәгез». Әңгәмәдәшем үз-үзенә вәгъдә бирә: газиз балалары теләгенә киртә булмаска, яр сайлаганда катышмаска! Һәм дә шушы вәгъдәсенә тугры кала.
Мисалга, өлкәне Фәрит сөйгәне Ольга белән поездда таныша. Елга якын хат-хәбәр алышканның соңында, ике яшь йөрәк чәчләрен чәчкә бәйли. 1993 елның декабрендә туй гөрли. Биатай-бианай яшь киленне үз кызларыдай кабул итә. Равил өйләнгәч исә, берникадәр вакыт ике килендәш төп йортта яши әле. Рөстәм дә гомерлек насыйбын табу бәхетенә ирешә. Яшьләрнең татулыгына күпләр көнләшерлек. Әлбәттә, гаиләдә уңай тәрбия алуга бәйле бу. Шул ук вакытта каената-каенана зирәклеге дә зур әһәмияткә ия. «Янә бер апа әйткән фикерне күңелгә салып куйдым, — ди Икълимә ханым. — Улың әйбәт яшәсен дисәң, килен яклы булырга тырыш. Кызлы кеше кияү ягында булсын». Чыннан да. Киленең бәхетле икән, улыңа да яхшы бит! Гайбәт сөйләүдән саклану кирәк. Бу диндә дә катгый тыелган». Әйткәндәй, киленнәрен мактап туялмый каенана: «Бик уңганнар. Әти-әниләренә рәхмәт. Безне хөрмәтлиләр, «әти-әни» дип өзелеп торалар» Һөнәрләренә килгәндә, Ольга — китапханәче, Айгөл оста тегүче, Гүзәлия бухгалтер булып хезмәт итә. Тормыш юлдашлары белән үз йортларында тигез гомер кичерәләр. Габдулхаковларның өч уллары да өйләрен фәкать үз көчләре белән, әтиләре булышлыгында салып кергән. Киленнәр дә читтә калмаган, әлбәттә. Күмәкләшеп тотынгач, теләсә нинди үрләрне дә яуларга мөмкин ич!

«Безнең нәселдә аерылышу юк»
... Һай бу гомер дигәннәре. Инде татлыдан-татлы оныклар үсеп килә. Гөлнара сылу — геофизик, сеңлесе Гөлназ 11нче сыйныфта укый. «Бигрәкләр дә борчылам кызларым өчен, — дип авыр сулый дәү әниләре. — Нинди кешегә эләгерләр, ниндирәк гаиләгә тап булырлар... Кыз бала бик тә нәфис җан иясе шул». Мурад, Ләйсән, Тимур бәләкәчләр әби-бабай күз алдында үсә. Исән-имин буй җиткерсеннәр. Балакайларының һәммәсенә дога кыла Икълимә Хәмзә кызы. Дини тәрбия алган ханым күптәнге якты хыялын гамәлгә ашырган. Кайчандыр газиз әнисе укыган гарәп телендәге дини китапларны су кебек эчә. Шуңадыр, йортларыннан илаһи нур бөркелә сыман. Иман нуры!
«Гаилә елы уңаеннан яшь парларга киңәш-нәсихәтләрегезне җиткезсәгез иде», дим әңгәмәдәшемә. Беравык уйланып торганнан соң, хуҗабикә телгә килә: «Бер-береңә юл кую мөһим. Сабырлык — беренче урында. Тапкан акчаның кадерен белергә, кирәгенчә генә тотарга өйрәнү зарур. Өлкәннәрне ихтирам итәргә. Ике якны да (ирнекен дә, үзеңнекен дә) тигез күрергә. Сабыйларны хезмәттә тәрбияләргә. Ата кеше абруен төшермәскә! Әти сүзе алдан йөрергә тиеш. Мин, мәсәлән, әле дә, Әхәттән рөхсәт алмыйча, беркая да чыкмыйм. Балачактан калган гадәт. Әти-әни кушмаса, урамга чыгу, кинога бару дигән нәрсә юк иде... Гаилә сагында уяу булырга тырышыгыз, дияр идем яшьләргә. Беренче никахлашкан ярлар белән аерылышмагыз (җитди сәбәпләр булмаса). Шөкер, безнең нәселдә гомумән аерылышу ише тискәре гамәл юк. Иптәшем белән илле ел тордык, сизелмәде дә...»
Амин. Арытаба да Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын. Инде кече буын вәкилләре өчен сөенеп, кинәнеп яшәргә язсын. Гаилә дигән алтын Бәхет ачкычы нәселдән нәселгә күчә барсын!
Читайте нас: