Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 гыйнвар 2018, 13:10

Балага исем кушу

Сабый дөньяга килде. Гаиләдә шатлык, сөенеч.

Сабый дөньяга килде. Гаиләдә шатлык, сөенеч.
Бала туу турындагы хәбәрне башкаларга җиткерү дә күркәм гадәт.
Сабый дөньяга килгәч тә ни өчен елый соң — ул туу белән үк шайтанны күрә һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп, мине шушы куркыныч зат янында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез, дип хәбәр бирә. Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә. Шуңа күрә озакка сузмыйча сабыйга 7нче көнне азан, камәт әйтеп исем кушыла, шул ук көнне ир балага — ике, кыз балага бер сарык корбан (акыйка) суела, сабыйның чәче алына, ир бала булса сөннәткә утыртыла, хәзерге чорда бу гамәлне табиблар башкара. Бу күркәм эшләр динебездә сөннәт гамәлләрдән санала.
Гаиләдә шатлык, сөенеч белән бергә сабый тугач әти-әнисенә мәшәкатьләр дә өстәлә. Мөселман гаиләсендә ир-ат хуҗа, ягьни гаилә башлыгы. Сабыйның атасына өч вазыйфа йөкләнгән: балага мөселман исеме кушу; сабыйны туган телендә ислам динендә тәрбияләү; бала балигъ булгач та аны никахландыру.


Балага нинди исем бирергә?
Исем сайлауда бик зур хикмәт кирәк, чөнки ул бер тапкыр һәм гомерлеккә кушыла. Сабыйга бәхет китерерлек, тирән мәгънәле мөселман исеме сайлау мөһим. Исем озак вакыт кушылмый торса, сабый елак була.
Халкыбызда «бала туды» дип хәрам ризык, эчемлек (хәмер) йортка алып кайту гадәте таралган, янәсе «тәпи юабыз» дип. Аллаһка шөкер кылып туган-тумачаны, кода-кодагыйларны җыеп Коръән укытып, исем кушу мәҗлесе үткәрү урынына фитри (табигый) иман белән туган сабыйның дөньяга килүен хәмер бәлән каршылау зур ялгышлык.
Хәзерге заманда интернеттан мөселман исемен табу җиңел. Күп ата-аналар исем сайлаганда ялгышлык белән татар, башкорт исеме таптым дип динебезгә, милләтебезгә хас булмаган исемнәр куштыра. Исем сайлаганда аның нинди телдән кергәненә, мәгънәсенә игътибар бирү сорала.

Күркәм исемнәр
Алар күбрәк гарәп, фарсыдан кергән (Габдуррахман, Габдуррахим, Гали), шулай ук татар, башкорт халыкларында киң таралган милли исемнәр: Тимерҗан, Илдус, Айнур, Айсылу, Гөлчәчәк, Салават, Урал һ. б.
Ата-ана килешеп бер исем сайлый алмаганда имам төзәтергә, яки башка исем сайларга ярдәм итәргә тиеш. Исем кушу алдыннан имам вәгазь укый, мәҗлестә катнашучыларга, яңа туган баланың әти-әнисенә Хак Тәгаләнең никадәр шәфкатьле булуын аңлата, сабыйны дөрес тәрбияләүнең әһәмияте, аның ата-анага карата хокуклары турында сөйли.
Ярамаган исем кушылган очракта, аны алыштыру, ягъни азан әйттереп мәгънәле, ятышлы исем куштыру мөмкин. Дин әһелен мәчет, мәдрәсәдән дә чакыртып исем кушу йоласын үткәрергә була.
Имам, хәзрәтне өйгә чакыру, исем кушу, никах һәм башка йолаларны мәчет, мәдрәсәдә башкару күпме торачак, дип сораучыларга җавап итеп шуны әйтәсе килә — динебездә хезмәтнең күләме юк, хәлеңнән килгәнчә, мөмкинлегеңә карап хәер-садака бирсәң була.

Исем кушу тәртибе
Сабыйга исемне ирләр генә куша, хатын-кызның моңа хакы юк (алар азан әйтми).
Баланы аякларын кыйблага юнәлтеп, өстәлгә яисә караватка салабыз. Аннары имам аның баш очына басып, кыйблага карап азан әйтә, дога укый һәм баланың уң колагына аның һәм атасының исемен әйтә. Аннан ул камәт төшерә. Камәттән соң баланың сул колагына иелә һәм аның исемен әйтә. Аннан соң имам: «Йә Раббым, ошбу баланы ислам динендә тәрбияләп үстер һәм аны ике дөньяда да бәхетле ит» дип дога кыла.
Исем кушу мәҗлесе әти-әни, кода-кодагый, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашлыгында үтсә яхшы. Исем кушу Аллаһы Тәгалә, милләт һәм баланың үзе каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез әйткән «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз», — дигән. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына. Әти-әнисен тәбрик итеп, туган-тумачалары бүләкләр бирә.
Мөхтәрәм кардәшләр! Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады.
Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллаһ каршындагы шул бурычыбызны ул риза булырлык итеп үти алсак, Кыямәт көнне йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр, балаларыбыз Аллаһы Тәгаләдән ана карынында 4 ай 10 көн вакытта кабул итеп алган саф, пакъ җаннарын дөньяда да саф килеш саклый алырлар һәм саф күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның җәннәтләрендә үз урыннарын табарлар. Аллаһ Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга, җитәкчеләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәүләребезне насыйп кылсын. Бергә җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын.

Имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт СИБГАТУЛЛИН.
Читайте нас: