Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 гыйнвар 2018, 12:57

Путин Башкортстанда

Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде.

Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде.
Уфа аэропортында аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды.
Дәүләт башлыгы Уфа моторлар җитештерү предприятиесендә булды. Владимир Путин вертолет двигательләре өлешләрен эшләү һәм җыю өчен җитештерү-технология үзәген карады.
Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе — Уфа моторлар җитештерү предприятиесе импортны алмаштыру кысаларында күпчелек «Ми» һәм «Ка» вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 вертолет турбовал двигательләре өлешләрен җитештерү программасында катнаша. Элек андый двигательләр белән Украина тәэмин иткән булган. ВК-2500 двигателе компонентлары Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясенең башка заводлары белән Уфа предприятиесендә җитештерелә.
Шулай ук Президент завод эшчәннәре белән очрашып сөйләште. Әңгәмә барышында оборона-сәнәгать комплексын үстерү, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, социаль яклау мәсьәләләре кузгатылды.
Ипотека турында әйткәндә, Владимир Путин Башкортстанда уртача ставка 9,75 процент тәшкил итүен билгеләде. Ә ил буенча чагыштырганда бу түбән.
Президент Республика Башлыгының беренче бала тугач торак шартларын яхшыртуга бер тапкыр бирелүче 300 мең социаль түләү башлангычын да югары бәяләде. Владимир Путинның Координацион совет утырышында әйтеп үткән гаиләләрне яклау чаралары комплексына туры килә. Завод эшчәннәре предприятиедә совет чорында булган медицина-санитария бүлеген тергезергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
— Бу хакта мин республика җитәкчесе белән сөйләшермен, ул бик тәҗрибәле, тиешенчә актив, нәтиҗәле эшләүче кеше. Сөйләшербез әлбәттә, — диде В. Путин. — Әгәр ниндидер ярдәм кирәк була икән, әйтик федераль бюджеттан яки Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, анысын да эшләрбез. Әмма республикагызда икътисади күрсәткечләр бик яхшы, берничә тармаклар буенча хәтта ил күрсәткечләреннән югарырак. Шулай булгач, моны республика үзе дә эшләргә сәләтле дип уйлыйм.
Уфага эш сәфәре кысаларында Владимир Путин Югары мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Очрашуда Президентның Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Дәүләт башлыгы Башкортстанда мәчетләрнең артуын уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, бу традицион диннәрнең үсеше хакында сөйли.
Владимир Путин шулай ук республикада ислам дине өлкәсендә белгечләр әзерләүгә карашын белдерде.
— Бу бик яхшы, дөрес оештырылган эш, — диде Президент.
Әңгәмә алдыннан дәүләт башлыгы борынгы мәчетләрнең берсендә — Уфаның Беренче җәмигъ мәчетендә булды. Ул 1830 елда төзелгән. Мәчет карамагында «Госмания» мәдрәсәсе һәм ике класс урыс-башкорт училищесы эшләгән. 1960-1992 елларда ул Уфада бердәнбер гамәлдәге мәчет була.
Владимир Путин ир-атларның намаз уку бүлмәсен карады, мәчетнең тарихы, аңа йөрүче диндарлар белән кызыксынды.

Читайте нас: