Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 гыйнвар 2018, 17:16

Яңа елдан — яңа хаклармы?

Яңа елның күңелле яллары, бәйрәм шау-шуы үтеп тә китте.

Яңа елның күңелле яллары, бәйрәм шау-шуы үтеп тә китте.
Халык әкренләп көндәлек тормышка кайта, эшкә тотына. Нәкъ шушы вакытта күпләр сагаебрак бик күңелле булмаган үзгәрешләрне — хаклар күтәрелүен көтә. Сер түгел, бәйрәмнәр тәмамланыр-тәмамланмас чорда ук бәяләрнең «җитез генә» үсеп китүенә инде күнегеп барабыз. Гадәттә, иң тәү чиратта торак-коммуналь хезмәтләргә, балалар бакчаларына хаклар арта. Болары инде көтелгән, өйрәнелгән хәл, ничек тә түзәрлек. Ә менә сәүдә өлкәсендә хәлләр ничегерәк икән, азык-төлеккә хаклар ни дәрәҗәдә, сатып алучылар саны кимемәгәнме?
Шушы сорауларга ачыклык кертү максатында шәһәрнең төп базарына юл алабыз. Ял көне булгангамы, ит-май, катык-сөт, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияне сату нокталары шаулап-гөрләп эшләп тора. Сатып алучылар да аз түгел, һәркем дикъкать белән үзенә кирәкле әйберне сайлый.
Хакларга күз салыйк. Сатучылар аңлатуынча, сөт ризыкларына кышкы бәяләр куелган. 72,5 процентлы атланмайның килосы 399 сум; майсызландырылган кефир (0,250 г) — 23, майлысы 34 сум; 2,5-3,2 процентлы сөт (1 литры) 44-48 сум (продукциянең уртача бәяләре күрсәтелә).
Алма һәм мандаринның килосы төренә карап — 50, 75, 100 һәм 110, 130, 150 сум; банан — 75, хөрмә — 100, гранат — 140 сум; помидор — 140, кәбестә — 15, бәрәңге — 22-30, суган 25 сум. Йомырканың дистәсенә категориясе һәм кайда җитештерелүе буенча түбәндәге бәяләр куелган: 65, 70, 77 (авылныкы) сум. Урындагы җитештерүчеләр продукциясенә хаклар: сарымсак — 250, кишер — 20-30, суган 25-40 сум. Бәйрәкәдән китерелгән сыер итенең килосы уртача 260 сумнан, сарыкныкы да шул чама, дуңгыз ите 180-230 сум. 1 кг тавык боты 130-150 сум, урындагы һәм Татарстаннан китерелгән тавык ите 100-150 сум. Балыкка хаклар ничек икән? Скумбрия — 170, лосось — 400, хек балыгы — 220, треска 250 сум.
Шәхси эшкуар Рузилә Яловега сүзләренчә, гомум алганда соңгы ярты ел эчендә сатып алу күләме сизелерлек түбәнәйгән. Аның фикеренә шулай ук эшкуарлык белән шөгыльләнүче Зөлфия Гәрәева да кушыла.
— Сату күләме төшүе кризиска бәйле димәс идем. Бу тәү чиратта сәүдә итүчеләрнең күплегенә, халыкка сайлау мөмкинлеге булуына бәйле. Бүгенге көндә шәһәрнең төрле төбәкләрендә яңадан-яңа сату нокталары, кибетләр ачыла тора. Нәтиҗә буларак, тәкъдим арткан саен, сатып алучылар саны кими.
Күрүебезчә, дуслар, сәүдә өлкәсендә артык зур үзгәрешләр бар диеп булмый. Кайбер продуктларга (кәбестә, бәрәңге, суган, йомырка, туңдырылган балык, сөт, атланмай) бәяләр бераз арткан, ә бер ишләре (карабодай ярмасы, тавык, сыер һәм дуңгыз ите, токмач, икмәк), киресенчә, арзанайган. Әлбәттә, яңа елдан сату күләме азрак сүлпәнләнгән, әмма бу әле кризис дигән сүз түгел. Сәүдә нокталарының күп булуы һәркемгә бәясе һәм сыйфаты буенча үзенә туры килердәй азык-төлек сатып алу өчен мөмкинлек бирә.

Читайте нас: