Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 гыйнвар 2018, 16:43

Яңа ел, тәүге тәэссоратлар...

Өр-яңа ел Җир шары буйлап беренче адымнарын атлый. Шау-шулы бәйрәм тантаналары да артта кала бара... Гыйнварның тәүге көннәре ниндирәк тәэссоратлар, кичерешләр алып килде, кайсы төр яңалыклар уйга салырга өлгерде икән? Сөйләшүебез — шул хакта.

Өр-яңа ел Җир шары буйлап беренче адымнарын атлый. Шау-шулы бәйрәм тантаналары да артта кала бара... Гыйнварның тәүге көннәре ниндирәк тәэссоратлар, кичерешләр алып килде, кайсы төр яңалыклар уйга салырга өлгерде икән? Сөйләшүебез — шул хакта.


Фәһимә Садыйкова, хаклы ялда:
— Гыйнвар аеның беренче көннәре матур гына үтеп китте. Улым, оныкларым белән күрше республикада яшәп ятучы туганнарга кунакка барып кайттык. Күптән очрашкан юк иде. Нилектәндер аралар суынып китте берзаман... Шөкер, очраштык, аңлаштык, бер-беребезне гафу иттек. Яшь чак түгел, бүгенгесе белән гомер кичерергә кирәк. Татулыкка ни җитә!

Зәлифә Мөдәррисова, эшче:
— Узган ел ахырында ук кисәтеп куйганнар иде эш урынында: пенсиядәгеләр белән контракт озайтылмый, дип. Шул сәбәпле яңа ел бик үк күңелле башланмады минем өчен... Ирем белән икебезгә пенсия акчасы җитәр дә анысы, балалар-оныклар бар бит. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Кредит түлиселәре бар. Ата-ана булышмый, кем ярдәмләшсен... Эш урыны эзләргә туры килер, мөгаен. Әле көч булганда, диюем.

Фәрит Нәбиуллин, нефтьче:
— Сер бирәсе килми, билгеле. Тик... декабрь ахырында ук «сюрприз»га юлыктым. Каты авырып киттем. Ашыгыч рәвештә Себердән өйгә очарга туры килде. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, гыйнвар башы да бик шатландырмый. Бүген малай Интернеттан укып утыра: «стажы, баллары җитмәгәннәргә картлык буенча страховой пенсия тәгаенләнми», дип. Ә минем хатын шул пенсия яшенә җитеп килә дә инде. Мин гел читтә эшләп йөргәч, күбрәк өйдә утырды, әллә ни стаж җыя алмады. Хәзер инде тәмам аптырашта: ни булыр киләчәктә? Тазалыгы да чамалы хатынның... Малай үзенчә юаткан була: «Исегез китмәсен, ничек тә хәл итәрбез. Һәр яңа ел саен «яңалыклар» туып кына тора, һаман күнегә алмыйсыз!», ди. Дөрес әйтә, чукынчык!

Зилия Муллакаева, студентка:
— Зур шатлык бүләк итте миңа ел башы! Ниһаять, «общага»да урын бушады! Югыйсә, узган ел кызлар белән бергәләшеп квартир «снимать» итеп яшәргә туры килде. Уку да түләүле. Бик кыен булды... Аның каравы, быел барысы да яхшы якка үзгәрәчәк. Бераз акча да янга калачак. Әти-әни дә сөенә, билгеле. Быел соңгы курстамын, практикадан соң ныклап эш эзләргә тотынасы булыр...

Абыйлы-сеңелле Котлыбаевлар, мәктәп укучылары:
— Яңа елга әти-әни белән Мәскәүгә бардык. Анда безнең туганнар яши. Бик ошады. Кичә генә өйгә кайттык. Иптәшләргә сөйләрбез инде күргән-белгәннәрне. Фотолар да күп. Туйганчы карарлар!

Ирек Искәндәров, шофер:
— Нинди тәэссоратлар, дисезме? Барысы да шәп! Оныклар үсә. Кечесе сөйләшә башлады хәтта. Акча җитми җитмәвен... Хәер, аның кайчан җиткәне бар?! Янә бер сөенечемне әйтимме? Тагын бер яшькә олыгайдым, вәт. Акыл да артты, дигән сүз. Шаярам, конечно. Көлеп, шукланып-мутланып, кызык-мызык сөйләп яшәргә кирәк бу дөньяда. Шулай җиңелрәк, проверено!

... Иллә мәгәр дөрес-хак фикердә хөрмәтле якташыбыз. Күңел көрлеге, рух ныклыгы, тән саулыгы ташламаса, калганы «пүчтәк». Һәрхәлдә, ел башланды гына әле. Тискәре гамәлләргә бирешмик, уңай яңалыкларга өмет итик. Яңа елның букчасы галәмәт зур ич, кәеф күтәрердәй күчтәнәчләргә дә урын табылгандыр, шәт!
Читайте нас: