Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 гыйнвар 2018, 16:37

«Без Русияне яшь, алга омтылган итәргә тиеш!»

Мәскәүдә, «Русия — минем тарихым» паркында үткән рәсми җыелышта инициатив төркемдә катнашучылар бертавыштан 2018 елның 18 мартында Русия президентын сайлауда Владимир Путинны күрсәтү өчен тавыш бирде.

Мәскәүдә, «Русия — минем тарихым» паркында үткән рәсми җыелышта инициатив төркемдә катнашучылар бертавыштан 2018 елның 18 мартында Русия президентын сайлауда Владимир Путинны күрсәтү өчен тавыш бирде.
Мультимедиалы тарихи комплекста бу көнне 700гә якын кеше җыелды. Инициатив төркем утырышы — үзен-үзе күрсәтүчеләр өчен тиешле гамәл, аннан соң Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырырга мөмкин.
Законга ярашлы, үз-үзен тәкъдим итүчеләргә сайлаучылардан 300 меңнән ким булмаган имза җыю зарур. Илнең һәр төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда кимендә 7,5 мең (Октябрьскийда — 300) имза җыю каралган.
5 гыйнварда Владимир Путинны хуплаучылардан имза җыю нокталары эш башлады. Бу чарага Октябрьский да кушылды. 4 һәм 5 гыйнварда «Җиңү иреклеләре» хәрәкәте вәкилләре имза җыярга чыкты. Алар тарафыннан барысы 94 имза җыелды. Ә инде 9 гыйнвардан көн саен 12.00 сәгатьтән «Аструм» сәүдә үзәгендә Радик Дәүләтшин җитәкчелегендә махсус штаб эшли башлады.
Штаб эшчәнлеге белән танышу максатында «Аструм»га юл алдык. Чарада барысы 30га якын волонтер катнаша, ул ай ахырына кадәр гамәлдә булачак икән. Биредә һәр теләгән кеше (үзегез белән паспорт булуы шарт) В. Путинны хуплап, имза куя ала. Шәһәрдәшләрнең дә фикерен ишетик.


Роза Мельникова (1979 елгы):
— Владимир Путин кешеләрне тыңлый, иң мөһиме ишетә белә. Ул халык белән бер телдә аралаша, ихтирам күрсәтә. Илдәге вакыйгаларның эчендә «кайный», бер мәсьәләне дә күз уңыннан ычкындырмый. Аңа үз тавышымны һич икеләнмичә бирәчәкмен.
Штаб җитәкчесенең ярәдәмчеләре вазыйфасын бу көнне В. Соловьев һәм З. Садыйкова башкарды. Яшьләр волонтерлык эшчәнлеге белән 1 елга якын шөгыльләнә икән. «Президент үз илен, халкын якларга тиеш. Безгә кешеләрне, Русияне берләштерүче, явыз көчләргә каршы торырдай абруйлы лидер кирәк. Путин — нәкъ шундый җитәкче дип саныйбыз. Ул күпьеллык тәҗрибәсенә таянып эш итә, ватандашларда киләчәк көнгә ышаныч тудыру өчен хезмәт куя. Шушы сыйфатлары өчен аны президентлыкка кандидат буларак хуплыйбыз», — ди волонтерлар.
Штаб җитәкчесе билгеләвенчә, имза куючылар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча уңай күренеш. Бу — шәһәребездә гомер итүче егет-кызларның ил, республика тормышында барган вакыйгаларга битараф булмавын, алдынгы фикерле булуын күрсәтә.
Читайте нас: