Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 гыйнвар 2018, 13:36

Яңа елда хыяллар чынга аша

Башкортстан Хөкүмәтенең 2017 елның 27 ноябрендә расланган карарына ярашлы, Октябьрьский шәһәренә республика бюджетыннан «Төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга акча бүленгән.

Башкортстан Хөкүмәтенең 2017 елның 27 ноябрендә расланган карарына ярашлы, Октябьрьский шәһәренә республика бюджетыннан «Төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга акча бүленгән.
Шушы программа кысаларында хакимияттә баласы туган (тәрбиягә алган) 17 гаиләгә социаль ярдәм алуга акчалата сертификатлар тапшырылды.
Тантананы хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде:
— Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән тәбрик итәсем килә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, яңа башлангычларыгызда уңышлар телим. Шәһәребезнең демография хәлен яхшыртуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Йөзләрендә шатлык нурлары балкып торган шәһәрдәшләр белән сөйләшеп алдык.
— Яңа ел алдыннан шундый бүләк алу зур сөенеч булды, — ди Лилия һәм Рөстәм Гыйльметдиновлар. — Бу көннәрдә гаиләбез тагын бер шатлыклы вакыйганы — никахыбызга 17 ел тулуын билгели. Сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуга файдаланачакбыз. Республика Хөкүмәтенә, шәһәр хакимиятенә бик рәхмәтлебез! Барча халыкны Яңа ел белән котлыйбыз, имин тормыш, саулык телибез.
Шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүче Гыйльметдиновлар гаиләсендә ике бала тәрбияләнә: кызлары Элинага — 15, ә кечкенә Эмирга 4 яшь. «Тату гаилә булып яшәүнең сере нидә?», дигән сорауга Лилия ханым болай дип җавап бирде:
— Иң тәү чиратта бер-береңә карата ихтирамлы булу кирәк. Вакытында юл бирә белергә, һәм әлбәттә насыйп ярыңны яратырга!
Айгөл һәм Рөстәм Нияскуловларның парлы тормыш коруларына 6 ел тулган.
— Ике ул үстерәбез. Олысы Радэльга — 4 яшь, ә кечесе Реналь әле 2 айлык кына, — ди Айгөл. — Ирем белән икебез дә ОЗНАда эшлибез, шунда танышып-табыштык та. Бәхетле гаилә төзү өчен икең берәү булып туплану кирәк дип уйлыйм. Ягъни, һәр мәсьәләне үзара аңлашып, киңәшләшеп хәл итү, хәләлеңне хөрмәтләү. Ярдәм акчасына килгәндә, бик зур куаныч, чып-чын Яңа ел бүләге булды бу! Дүрт ел көттек шушы көнне. Акчаларны ипотека түләүгә тотарга планлаштырабыз.
... Без дә үз чиратыбызда гаиләләрне тагын бер тапкыр Яңа ел белән тәбрикләп, балалары игелеген күреп, һәр көнгә шатланып, тыныч, имин гомер итүләрен телибез!

Читайте нас: