Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 гыйнвар 2018, 13:29

Гаилә елы турында

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 2018 елны республикада Гаилә елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 2018 елны республикада Гаилә елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.
Документ Русия Президентының «Русия Федерациясендә Балалык унъеллыгын игълан итү турында»гы Указына ярашлы төзелде һәм дәүләт гаилә сәясәтен камилләштерүгә, гаилә институты абруен ныгытуга һәм аңа ярдәм итүгә юнәлтелде. Башкортстан Хөкүмәтенә Гаилә елын үткәрү буенча оештыру комитеты составын һәм чаралар планын расларга йөкләмә бирелде.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә урындагы оештыру комитетлары булдырырга һәм тиешле чаралар үткәрергә киңәш ителде.
Бу уңайдан без шәһәрдәшләребезнең дә фикерләрен белешергә булдык.


Р. Фәхретдинов, «Альтернатива» предприятиесе директоры, Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты:
— Рөстәм Хәмитовның 2018 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы канунын хуплыйм. Бик кирәкле мәсьәлә, әһәмиятле эш-гамәлләр башкарырга насыйп булсын. Ничек кенә уйласаң да, гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаиләнең төп бурычы — балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә, гаилә аша ул урамга, олы дөньяга чыга. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән мәкалебез дә шуннан килә. Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе — балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, үзара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Ата-аналар байтак мөһим мәсьәләләр турында уйланыр, кемдер бала хакына дип үзен кулга алыр, кемдер бала дип ялгыш юлга басмый калыр... Шулай ук ил, республика, хөкүмәт югарылыгында Гаилә елында максатлы программалар, махсус чаралар, рәсми кануннар кабул ителер-оештырылыр, гаилә иминлеге һәрдаим күз уңында булыр. Балалар да, ата-аналар да, пенсионерлар да игътибардан читтә калырга тиеш түгел, һәркем кулыннан килгәнчә тормышыбызны ямьләндерергә, башкаларны да үз артыннан ияртергә тырышыр, дип уйлыйм. Гаиләләр имин һәм ныклы булса, илебез дә көчле булачак бит.

Борис Алчинов, хакимият башлыгы урынбасары:
— Бик әһәмиятле карар, дип саныйм. Чөнки аерылышулар саны елдан ел арта, шуңа күрә республика, хөкүмәт югарылыгында кабул ителгән чаралар гаиләләрне ныгытуга булышлык итәр дип уйлыйм. Гаилә елының чаралары гаилә институтын үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм эшкуарлыкның көчен берләштерергә тиеш. Оештырылачак чараларның гаиләләргә һичшиксез уңай нәтиҗәсе булырына шикләнмим.

Рита Чернухина, «СемьЯ» социаль-мәдәни үзәк директоры:
— Республика Башлыгының карарын хуплап кабул итәбез. Үзәгебез белән бер исемдәге ел буларак, безнең өчен бик мөһим ел булачак ул, байтак чаралар үткәрергә планлаштырабыз. Демография хәлен яхшыртуга, гаилә кыйммәтләрен арттыруга, дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүче проектлар тормышка ашырылыр дип ышанабыз.
Читайте нас: