Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 гыйнвар 2018, 13:25

Яңа елга яңа теләкләр белән

Нәкъ шундый сөаль белән мөрәҗәгать иттек кайбер якташларга.

Нәкъ шундый сөаль белән мөрәҗәгать иттек кайбер якташларга.
Ягъни, ниләр өмет итәсез кыяр-кыймас кына атлап килүче Яңа ел «малае»ннан? Һәм дә ниндирәк үзгәрешләр булуын (яки булмавын) теләр идегез тугры, әмма шул ук вакытта шактый уяу-кырыс Эт галиҗәнәпләре елында... Яшермим, бер иш шәһәрдәшләр җавап бирүдән баш тартты. «Алдан ук хәбәр салып, күз тигезәсе килми», диделәр. Әңгәмәдә катнашырга ризалык биргәннәрне тыңлыйк, булмаса.


Илдар Шакиров, Пенсия Фондының Октябрьский идарәсе начальнигы:
— Иң тәү чиратта яңа елда Пенсия закончалыгына бик сизелерлек үзгәрешләр кертелмәвен теләр идем. Ник дигәндә, бу мәсьәләдә тотрыклылык булмау сәбәпле, кешедә иртәгәсе көн өчен хафалану тойгысы барлыкка килә, үз-үзенә ышаныч хисе кими. «Киләчәктә пенсия әллә була, әллә юк», дип күңел төшенкелегенә бирелә хәтта бер ише замандашлар. Хаклы ялга чыгу яшен арттыру турындагы фаразлар да киләчәккә өмет хисе уятмый, билгеле... Яшерен-батырын түгел, пенсиядәгеләрне эштә калдырырга да бик атлыгып тормыйлар. Ә байтагының пенсиясе ифрат аз бит. Нишлисең, яшьрәкләрнең дә хезмәт урыны табалмый йөргәннәре җитәрлек бүгенге көндә...
Яңа елда илебез икътисади күтәрелешкә аяк баскан очракта, хәлләр уңай якка үзгәрер иде, әлбәттә. Сәнәгать предприятие-оешмалары тулы көченә эшли башласа, ниһаять, җитештерү тармагы алга китсә, тормыш сыйфаты шактый яхшырыр иде, мөгаен. Табигый байлыклар, мөмкинлекләр баштан ашкан югыйсә. Сәер хәл килеп чыга: барысы да бар, шул ук вакытта... берни дә юк. Сингапур дәүләтен генә алыйк чагыштыру өчен. Телгә алырдай табигый чимал-мазар юк анда, әмма җирле халык муллыкта гомер кичерә. Ә нигә әле без алга киткән илләрдән калышырга, үрнәк алмаска тиеш?! Җәмгыятьнең иң зур байлыгы — Кеше. Димәк, халык мәнфәгатендә эшләнергә тиеш барысы да.

Фәнүсә Таймасова, Төрекмән авылы ветераннар советы рәисе; Раушания Фәезова, «Нур» клубы мөдире:
— Безнең хөрмәтле пенсионерларны Европадагылар белән бертигез күрәсе килә. Өлкән буын вәкилләренең күзләре нурлы, гәүдәләре төз булсын, тешләре мәрҗәндәй тезелеп торсын. Кирәк күләмдә медицина ярдәме алсыннар, тигез олыгайсыннар иде. Аларны ял йортларында, паркларда, мәдәният йортларында, музейларда ешрак күрәсе килә. Спорт мәйданчыгы кырында оныкларыбыз белән бергә уйнарлык таганнар, карусельләр калкып чыкса, бигрәк тә шәп булыр иде.
Гаилә елында Бертуганнар бәйрәме үткәрергә җыенабыз. Шул кызыклы чарада авылдашлар актив катнашсын, үз тамырларын юллап, шәҗәрәләр төзесен иде, дигән теләктәбез. Бар кешене бәйрәм белән котлыйсы килә. Яллар тыныч узсын. Яңа ел һәрберебезгә тазалык, байлык һәм бәхетле тормыш алып килсен. Эшләребез уң, ниятләребез изге, күгебез тыныч һәм имин булсын!

Раушания Кунаккузина, «Задоринки» коллективы җитәкчесе.
— Беренче чиратта, үзебезнең «Нур» клубына яңа елда яңа уңышлар телисем килә. «Задоринка»ларыма киләсе ел иҗади үсеш бирер, дип көтәм. Яңа балалар килеп, безнең кечкенә коллектив зураер, дип өмет итәм. Икенчедән, бөтен якташларга шуны җиткезер идем: ышанычларыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметләрегез тормышка ашсын, бәхет чиләге мөлдерәмә тулып торсын. Гомерләрегез шатлыклы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Яхшы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын!

Азат Вәлиуллин, һөнәрчелек колледжы студенты:
— Булачак һөнәрем — автослесарь. Бик тә кирәкле белгечлек бүгенге көндә. Машиналар күп, аларны төзәтми йөреп булмый.... Яңа елга иң зур теләгем — предприятиеләрдә практик дәресләр мөмкин кадәр күбрәк булсын иде. Тизрәк эш нечкәлекләренә өйрәнәсем килә. Гел әти-әнидән акча сорап яшәмәссең бит инде... Безнең төркемдә төрле яктан килгән егетләр укый. Туймазы, Баулы, хәтта Үзбәкстаннан да бар. Тырышалар. Начар укысаң, стипендиядән колак кагуыңны көт тә тор! Буш вакыт аз калса да, яраткан шөгылем — металл эшкәртүне ташламыйм. Төрле детальләр ясау бик ошый. Киләсе елда уңышлар ишәер, дип уйлыйм. Әлеге вакытта армиядә хезмәт иткән абыем киләсе елга өйгә кайтырга тиеш. Сагындык үзен.

Альберт Фарукшин, мәктәп укучысы:
— Яңа елда «дүртле-бишлеләр»не күбрәк алырга иде. Әниләрне сөендерергә. Алайса, «кемгә охшап шулай «өчле» капчыгы булдың, ә?», дип теңкәгә тия әни. Имеш, ул мәктәптә гел отличница булган. Элек укуы бүгенге кебек авыр булмаган ла... Барыбер да тырышмыйча ярамас. «Начар укысаң, этне сатып җибәрәм», дип куркыта әти. Бик акыллы ул минем Рекс. Көчек чакта ук шундый иде. Мине нык тыңлый. Тәпиен бирә белә. Музыка ишетсә, үзенчә өреп, җыр «көйләгән» була... Аңардан ничек аерыласың?! Әйбәтрәк укымый ярамас...
Дөрес фикерли Альберт. Чын дусыңнан ваз кичү ярый торган эш түгел. Аеруча Эт елында. Теләк-үзгәрешләргә килгәндә, алар, аңлавыгызча, ифрат күптөрле. Һәркемнеке үзенчә. Иң мөһиме — илебез иминлеге. Көтелмәгән, җан өшеткеч «сюрпризлар»дан Аллаһы үзе сакласын. Калганын ничек тә күмәкләп җиңәрбез. Өлкәннәр әйтмешли, «ил өстендә чыпчык үлми». Ә без, җәмәгать, чыпчык түгел лә. Кеше дигән горур исемебез бар. Күтәренке рух, ныклы ышаныч хисе һичкайчан ташламасын, дусларым!
Читайте нас: