Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 гыйнвар 2018, 13:14

«Ральф: ягымлы баһадир!»

Тарихи сәхифәләрдән күренгәнчә, эт — йорт хайваннарының иң беренчесе дип санала. Кеше аны борынгы заманнардан ук кулга ияләштергән. Ул ау вакытында аның ярдәмчесе булган, торагын саклаган. Сугыш вакытында этләр яралыларны коткарган, кирәк-яракларны ташыган. Бүгенге көндә дә алар кешеләрнең иң тугры дуслары булып кала: җинаятьчеләрне табарга ярдәм итә, йорт-биләмәне саклый.

Тарихи сәхифәләрдән күренгәнчә, эт — йорт хайваннарының иң беренчесе дип санала.
Кеше аны борынгы заманнардан ук кулга ияләштергән. Ул ау вакытында аның ярдәмчесе булган, торагын саклаган. Сугыш вакытында этләр яралыларны коткарган, кирәк-яракларны ташыган. Бүгенге көндә дә алар кешеләрнең иң тугры дуслары булып кала: җинаятьчеләрне табарга ярдәм итә, йорт-биләмәне саклый.
Юлсыз җирдә адашып, бәлагә тарыган кешеләрне, тауларда кар астында калганнарны коткарырга булышучы этләр дә бар. Бу — XVII гасырда Швейцариядә чыгарылган сенбернарлар. Шушы аюга охшаш, пәһлеван гәүдәле этләр көчле сиземләүләре ярдәмендә хәтта өч метрлы кар астындагы кешене дә табарга сәләтле. Галәмәт зур, куркыныч сыман тоелсалар да, хәвеф янамаган кешеләргә карата дустанә, ягымлылар. Сенбернарлар балаларны аеруча ярата, алар нәни дусларын беркемнән дә рәнҗеттермәячәк.
Төрекмән поселыгында гомер итүче Раушания Мөслим кызы һәм Камил Заһретдин улы Җамалетдиновлар гаиләсендә дә сенбернар токымлы Ральф исемле эт яши. Аны 1 айлык чагында Самарадан уллары Альберт алып кайткан. Бүген инде Ральф зур гәүдәле, озын йонлы мәһабәт эткә әверелгән, аңа 23 февральдә 2 яшь тула. Җамалетдиновларның 10нчы мәктәпнең 5а классында укучы кызларының иң якын дусты, яклаучысы ул. Динарадан эте турында сөйләвен сорыйм.


— Ральфка исемне ничек сайладыгыз?
— Этебезнең паспортындагы исеме ошамады, яңаны кушарга уйладык (әйткәндәй, Ральфның әти-әнисенең исемнәре Петр Великий һәм Сабрина Росс икән!) Яңа исем уйламаганда табылды. Бер көнне «Ральф» дигән мультик рекламасын күреп калдым. Һәм башымда «менә
бит нинди матур исем!» дигән фикер туды. Якыннарым да аны хуплады.

— Дүртаяклы дустыңның нинди һөнәрләре бар?
— «Утыр», «ят», «миңа кил», «тәпиеңне бир» ише биремнәрне яхшы белә. Карда уйнарга ярата, тюбингны тартып йөртә. Ральф бездә яши башлаганнан бирле, аның белән аерылгысыз дуска әйләндек. Ул гел яныбызда булырга омтыла: кар көрәү, бакча җыештыру ише хуҗалык эшләре вакытында да, миңа дусларым килеп, алар белән уйнаганда да. Безне укудан, эштән гел сагынып көтеп ала. Саф һава суларга чыкканда, Ральфны үзем белән алам, аның янында миңа тыныч, рәхәт, бернәрсәдән дә курыкмыйм. Әтием белән махсус тәҗрибә дә эшләп караганыбыз бар. Ул юри генә мине битәрләгән булып кылана, ә үзе Ральфны күзәтә: «нишләр икән» дип? Этем шунда ук аңа өрергә тотына, ачулана, янәсе мине яклый инде. Менә шундый тугры сакчым ул минем!

— Ральф белән берәр кызыклы очракка тарыганыгыз бармы?
— Күп инде алар. Мәсәлән, беренче тапкыр күл буена су керергә алып барган идек үзен. Гәүдәгә шундый зур булса да, судан бик курыкканы истә. Бу хәлне күзәтүе безгә кызык булды. Ә бервакыт ул абыем белән машина багажнигында «сәяхәт» итте. Каядыр барасы иде, тик салонда Ральфка урын калмады. Багажникка берүзенең керәсе килмәгәнгә абыйга да аның белән барырга туры килде.
Акыллы, булдыклы эт хуҗасына охшый, диләр. Бу уңайдан Җамалетдиновлар гаиләсенә сүз тидерерлек түгел. Динара әти-әнисе, Казанда эшләп йөрүче абыйсы үрнәгендә, уңган, тырыш кыз булып үсеп килә. Яхшы укуы өстенә сәнгать мәктәбенә, инглиз теле түгәрәгенә йөри. Спортны үз итә, туризм белән шөгыльләнә, мәктәптә физкультура ярышлары буенча даими беренчелекне яулый. «Гном» телестудиясендә журналистика һөнәре нечкәлекләрен өйрәнергә дә вакыт таба (Динара катнашлыгында 4 сюжет төшерелгән). Агач ише әсбаплардан йорт җиһазлары ясаучы әтисе, гаиләне тәмле-тәмле нигъмәтләр белән сыйлаучы әнисенә охшап, кул эшләренә дә оста Динара. Иҗат җимешләре сәнгать мәктәбендәге күргәзмәләрдә урын ала. Йомшак уенчыклар, шарфлар бәйли, чигү-тегү эшен белә. Раушания ханым бу уңайдан кызыклы хатирәне искә алып үтә: «Кызым балалар бакчасына йөргәндә беренче шарфын бәйләде. Шулай беркөнне кичтән бәйләмен тотып утырды бу. Телевизор карап, әкренләп йокыга талганмын. Иртән уянсам, Динара һаман бәйләп утыра. «Төнлә йокламаганмы әллә бу бала», дип куркып киттем. Юк икән, мин уянганчы ук, иртүк торып, эшкә тотынган»...
Мәкаләбез ахырында табигатьнең риясыз җан ияләрен якын күрүче, аларга карата шәфкатьлелек үрнәге кәрсәтүче Җамалетдиновлар гаиләсен Яңа ел белән котлап, һәрвакыт шулай дус-тату, бердәм булып яшәүләрен телисе килә. Йорт-җирнең иминлеген саклаучы Ральф та хуҗаларын игелекле гамәлләре белән даими шатландырып торыр дип ышанабыз.
Читайте нас: