Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 ноябрь 2017, 17:37

Легендар космонавтка һәйкәл куелды

Агымдагы елда Октябрьский шәһәре «Уңайлы шәһәр мохите» өстенлекле проектына кушылды. Аның кысаларында беренче җәмәгать биләмәсе — Ю. Гагарин исемендәге парк төзекләндерелде.

Агымдагы елда Октябрьский шәһәре «Уңайлы шәһәр мохите» өстенлекле проектына кушылды. Аның кысаларында беренче җәмәгать биләмәсе — Ю. Гагарин исемендәге парк төзекләндерелде.
«Уңайлы шәһәр мохите» проектын РФ Президенты карамагындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле чаралар Советы президиумы 2016 елда раслаган иде. Русия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырылучы проект 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Аның максатларына 2017 елда федераль бюджеттан 20 млрд (Башкортстанга — 1 млрдтан ашу, Октябрьскийга — 48 млн) сум акча бүленгән. Шәһәребездә әлеге акчаның өчтән икесе йорт биләмәләрен төзекләндерүгә, ә калган өлеше (15 млн) ветераннар Советы үтенече белән Гагарин паркын ремонтлауга тотылган.
Башкарылган эшнең нәтиҗәсен бүген инде күрергә мөмкин. Парк буйлап агучы инеш тулысынча чистартылып, үзәненә бетон коелды. Су шарлавыклары хасил булсын өчен таш белән бизәлгән бөяләр ясалды, күперләр арасында фонтаннар урын алды. Өр-яңа түшәмәле җәяүлеләр сукмагы паркка аеруча ямь өсти, тирә-ягындагы Пушкин фонарьлары, уңайлы эскәмияләр кешеләрне үзенә тартып, ял итәргә чакыра сыман...
Шушы көннәрдә паркта тагын бер яңа объект барлыкка килде — биредә кешелек тарихындагы беренче очучы-космонавт Юрий Гагарин истәлегенә һәйкәл куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында мәктәп укучылары, ветераннар, мәдәни-иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шәһәрдәшләр катнашты. Хакимият башлыгы А. Шмелев белдерүенчә, йорт һәм җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү эше арытаба да дәвам итәчәк. «Гагарин исемендәге парк — шәһәрдәшләрнең иң яраткан ял итү урыннарының берсе. Быел ул тагы да күркәмрәк төскә керде. Төзекләндерү эшләрен башкарган төзүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Проект барышын шәһәрдәшләр күзәтеп барырга хокуклы. Аңа кагылышлы тәкъдимнәрегез булса, хакимияткә җиткерә аласыз, сезнең фикер безнең өчен бик мөһим», — диде Алексей Николаевич.
Хакимият башлыгы Ю. Гагарин һәйкәленең авторы — скульптор Рамил Шәфыйгуллинга һәм «Мегаполис» төзелеш компаниясе» директоры Мовсес Мелконянга Рәхмәт хатлары тапшырды.
ДОСААФ авиация-техник спорт клубы начальнигы А. Хәмитов беренче совет очучы-космонавтының батырлыгы, аның илебез һәм дөнья тарихы өчен мөһимлеге турында бәян итте.
Хакимият башлыгы урынбасары, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге сәркатибе О. Латыйпов «Шәһәр мохите» проектын гамәлгә ашыру буенча мәгълүматлар бирде.
Ю. Гагарин Кубогына бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчеләре дә тантанага үз өлешен кертте. Малайлар-кызлар шигъри әсәрләрне укып ишеттерде. Иң ахырдан барча халык Ю. Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Читайте нас: