Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 ноябрь 2017, 12:33

Белем алу — олуг бурычыбыз

6 ноябрьдән «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә белемне камилләштерү буенча уку башланды.

6 ноябрьдән «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә белемне камилләштерү буенча уку башланды.
Бу көннәрдә Октябрьскийга Башкортстанның төрле районнарыннан 60 имам һәм аларның ярдәмчеләре җыелды. Мәдрәсә укытучылары Русия Ислам университеты (Уфа) мөгаллимнәре белән берлектә гамәлдәге имамнарга «Мөселман хокугы нигезләре», «Тәҗвид», «Акаид», «Кыраат», «Каллиграфия (матур язу)», «Гарәп теле», «Махрадж», «Хифз», «Хөтбә», «Хәдисләр» темалары буенча дәресләр бирде. Шулай ук имамнар экстремизмга каршы көрәш бүлеге белгече Руслан Закиров белән очрашуда катнашты. Чара барышында секталар эшчәнлеге, аларны тану һәм кисәтү алымнары турында мәгълүмат бирелде.
Имамнар белән очрашуга иерей, правословие чиркәве башлыгы Сергей Попонин да чакырулы иде. Ул имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән берлектә башка дин, милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә булу мөһимлеге, православие һәм ислам динендәгеләрнең хезмәттәшлеге, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре турында бәянләде.
Мәүлемҗан хәзрәт һәм Сергей атакай шәһәрнең уку йортларында белем алучылар белән даими очрашулар оештыра. Хөрмәтле дин әһелләре яшь буынга сәламәт тормыш рәвеше, әдәп-әхлак кыйммәтләре, социаль челтәрләрдәге әхлаксызлык күренешләре хакында сөйли, сорауларга җавап бирә.
«Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә укучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Заманча уку әсбаплары белән җиһазландырылган бүлмәләр, китапханә, тулай торак бар. Студентларга көненә өч тапкыр кайнар ризык әзерләнә. Агымдагы елда мәдрәсә биләмәсендә машиналар тукталышы төзелгән. Бу уңайдан, шәһәребез мөселманнары шушы игелекле эштә ярдәм күрсәткән өчен хакимият башлыгы А. Шмелевка һәм «ДорСтройРемонт» предприятиесе директоры Ю. Волковка рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Чираттагы уку 11 декабрьгә планлаштырылган. Мөселман кардәшләрне дини белемнәрен камилләштерергә чакырабыз!


«Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: