Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь 2017, 13:25

Өченче дәрәҗә Диплом — бездә!

Башкортстанның дүрт муниципалитет җитәкчесе муниципаль берәмлекләрнең Гомумрусия конгрессында Русия Хөкүмәте дипломнары белән бүләкләнде.

Башкортстанның дүрт муниципалитет җитәкчесе муниципаль берәмлекләрнең Гомумрусия конгрессында Русия Хөкүмәте дипломнары белән бүләкләнде.
Әлеге чара үз эченә тематик мәйданчыклар, түгәрәк өстәлләр, утырышлар, шул исәптән ТОС Гомум милли ассоциациясенең киңәйтелгән утырышын да ала. Конгресста Башкортстаннан Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Динир Әхмәтҗанов, урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше, киң мәгълүмат чаралары буенча БР Дәүләт җыелышы — Корылтай Комитеты рәисе Румил Азнабаев, шулай ук «БР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе Идарәсе» рәисе, Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, югарыда телгә алынган Ассоциациянең башкаручы директоры Рөстәм Исхаков һәм Кырмыскалы муниципаль район хакимияте башлыгы Фәнзил Чынгызов катнашты.
Чара программасында аерым игътибар «Иң яхшы муниципаль гамәл» Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына бирелде. Әлеге бәйге узган елда РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган иде.
Мондый форматта исә бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Муниципалитетларның икътисади һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге тәҗрибәсе бәһаланды. Шулай ук ТКХ үсеше, финанслар белән нәтиҗәле идарә итү схемасы, халык белән тәэсирле элемтә тәэминаты исәпкә алынды. Шул рәвешле проект гомумфедераль югарылыкта берничә ведомство конкурсын берләштерде. Аларны урындагы үзидарә органнары эшчәнлегендә иң яхшы тәҗрибәне ачыклау максатында министрлыклар мөстәкыйль рәвештә үткәрә иде.
Федераль конкурс комиссиясе составы да шактый абруйлы булды. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, Русиянең юстиция, төзелеш, икътисади үсеш министрлыклары җитәкчеләре, экспертлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керде.
Барлыгы 500дән артык эш тикшерелде һәм бәяләнде. Алар илнең төрле төбәкләреннән җибәрелгән иде. 18 Русия шәһәре һәм авылы иң яхшылар дип танылды. Аларның һәммәсе үз делегацияләре составында РФ Хөкүмәте дипломнары алу өчен Гомумрусия конгрессына чакырылды.
«Иң күп җиңүчеләр Башкортстаннан иде — төрле юнәлештәге 4 бүләкле урын! Бу төбәктә урындагы үзидарәнең югары үсеш дәрәҗәсе хакында сөйли», — ди Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев.
«Шәһәр округлары һәм биләмәләре арасында «Муниципаль иътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» юнәлешендә өченче дәрәҗә Диплом Октябрьский шәһәренә тапшырылды.
«Бик тә әһәмиятле бәйге булып чыкты бу, Русиядәге урындагы үзидарә үсеше өчен гаять фәһемле. Мондый чаралардан башка муниципалитетларда кулланылган яңа эш юнәлешләре һәм уңышлы тәҗрибәне ачыклау авырга туры килә иде», —
дип хәбәр итте муниципаль берәмлекләрнең Гомумрусия конгрессы президенты, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев.
Аның сүзләренә караганда, җиңүчеләр дә үзләре өчен шактый фәһем алачак. Эшчәнлек юнәлешләре, гамәлдәге тәҗрибәләр җыентык нигезенә салыначак, илнең барча төбәк, муниципалитетларына җибәреләчәк. Моннан тыш, биләмәләр яуланган урынга бәйле акчалата премия алачак. Ул урындагы бюджетка кертеләчәк һәм халык мәнфәгатендә өстәмә хезмәт итәчәк.

Читайте нас: