Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 ноябрь 2017, 13:11

«Гаилә — табигать тарафыннан тудырылган могҗизаларның берсе ул»

«Никахның максаты — гаилә», дигән бөек Л. Толстой. Бәхетле кәләш-кияү булачак гаиләсендә тугрылык-иминлек сакларга вәгъдә бирә. Бер-беренә генә түгел, закон каршында да.

«Никахның максаты — гаилә», дигән бөек Л. Толстой. Бәхетле кәләш-кияү булачак гаиләсендә тугрылык-иминлек сакларга вәгъдә бирә. Бер-беренә генә түгел, закон каршында да.
Ни генә димә, гаилә — кече җәмгыять төркеме, үзенә күрә бер дәүләт. Булачак ил гражданнары тәрбияләнә анда. Ата-ана алдында гаять мөһим, җитди бурыч тора, димәк. Хәер, өлкән гаилә әгъзалары, хөрмәтле дәү әти-әниләр дә читтә калалмый тәрбия мәсьәләсендә. Буыннар бәйләнеше әһәмиятлеген югалтмый.


Башта сынап караргамы әллә?
Гаиләдә үзара аңлашып гомер кичерүләре җиңелдән түгел. Ата-ана, бала-чага, килен-кияү, кайнана-каената, әби-бабай... Күпме роль башкарырга, алтын урталыкны эзләргә туры килә гаилә дигән «тамашада»!
Өченче буын халык университетының «Гаилә психологиясе нигезләре» курсында шөгыльләнүчеләр янә инанды бу хакыйкатькә. Педагог Илсөяр Сираева җитәкчелегендә байтак мәгълүматка ия булды алар. Югыйсә, хаклы ялдагы ханымнар үзләре үк гаилә мәсьәләсендә теләсә кемгә сабак бирерлек сыман. Баксаң, алай ук түгел икән. «Гомер буе яшә, гомер буе укы», диләрме әле? Хак фикер.
Төрле холыктагы, килеш-килбәттәге ханымнар. Пенсиягә хәтле мәшгуль булган һөнәрләре дә төрлечә. Гомуми туклану, сәүдә өлкәсе, сәнәгать оешмалары, төзелеш тармагы... Тормыш тәҗрибәләре әллә ничә буынга җитәрлек. Бер үк теләк-ният алып килгән аларны курсларга. Гаиләдә тату-имин, дустанә мохит урнаштыру, «кече җәмгыять оешмасы» вәкилләре белән уртак тел табу.
Илсөяр Хәниф кызы тәүге дәрестә үк тыңлаучылар игътибарын анык бер фикергә юнәлтә: гаилә тормышы шатлык китерергә тиеш. Ничек ирешергә соң моңа? Бәлки тора-бара җавап алыныр әлеге җитди сорауга. Уку вакыты шактый, егерме көн тирәсе. Әйтергә кирәк, кайбер ачышлар үзен озак көттермәде. Хәзерге заман гаилә төрләре белән танышу бер ише «шәкертләр»не аптырашка калдырды. «Гражданский» (паспортка мөһер куймыйча гына яшәү) дигәненә өйрәндек тә ди. «Сынау максатындагы» никах хакында ишеткәнегез бармы, җәмәгать? Берничә ай дәвамында, үзара килешү нигезендә, егет-кыз «гаилә тормышы»н татый. Ошамый икән — тиз генә хушлашу ягын карый. Яисә «Кунак никах». Монда инде тәү карашка барысы да гадәти кебек. Паспортта мөһер сугылган. Әмма уртак хуҗалык юк. Ир-хатын аерым яши. Ара-тирә очрашалар, бер-берендә кунак булалар. Бәйрәм итәләр, кыскасы. Төп шарт — вак-төяк мәшәкать, көндәлек хуҗалык мәсьәләләре белән хәләлеңнең башын катырмаска, артык борчымаска.
Курстагылар ничек кабул итте мондый мәгълүматны, дисезме? Аңлашыла ки, ярыйсы бәхәс купты. Кемдер «бу ахмаклыкны» кырка кире какты. Бәгъзеләр, киресенчә, заманча никах төрләрен яклап чыкты. Ә нигә, шау-гөр килеп, ата-ананы бурычка батырып туйлар ясаганның соңында аерылышкан парлар азмени?! Беравык яшәп карасын, гаилә тормышын күзалласын яшь-кыркын. Аннан инде үзләре хәл итәрләр. Уйласаң, тегеләй дә дөрес сыман, болай да. Һәркемнең шәхси фикере, кыскасы.

Кем соң син, «көмеш буын» вәкиле?
Дәресләр алмашына тора. «Көмеш буын» вәкилләре үзләре өчен яңалыклар туплый, белемен арттыра. Гаилә бюджетын дөрес итеп төзү-планлаштыру; олы яшьтәгеләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте; аерылышу, никах таркалу сәбәпләре; артык көнчелек, тиз ярсып китүчәнлек сыман тискәре гамәлләр белән көрәшү ихтималлыгы... Фикер алышулар мәлендә әлеге мәсьәләләргә караш та беркадәр үзгәрә төшә. Якын кешеләр белән тату гомер кичерү, гафу итә белү аеруча мөһим гаилә тормышында. Кимчелекләргә килгәндә исә, алар һәркемдә дә җитәрлек. Кем әйтмешли, «адәм баласы мәрмәр сын түгел ич»... Төрле тестлар, фильмнардан өзекләр, психолог киңәшләре — болар барысы да көндәлек даирәне киңәйтә, үз-үзеңне, башкаларны яхшырак аңларга ярдәм итә. Китерелгән мисалларда кемдер өендәге хәлләрне, газиз кешеләрен таныгандай була, ирексездән уйга кала. Ә бу инде камилләшү, үзгәрешләр юлына тәүге адым ясау, дигән сүз.
«Шунысы игътибарга лаек, — дип билгели Илсөяр Хәниф кызы. — Дәресләр барышында шуңа инандым: курсларга килүчеләр бөтенләй бер-беренә охшамаган. Һәр төркем үзенчә кызыклы. Темаларны да шуңа карап сайлыйм. Иң куанычлысы — өлкәннәребез күзгә күренеп үзгәрә, уңай сыйфатлары «калкып чыга». «Көмеш буын» студентлары кызыксынучан, актив, шаянлык та хас үзләренә. Шулай, төркемнәрнең берсенә аналы-кызлы ханымнар йөрде. Кызына алтмыш яшь тирәсе, әнисе сиксәннән өстә. Әбекәйнең (гәрчә әби дип атарга тел әйләнмәсә дә) хәтер-зиһененә хәйран калырлык. Тест биремнәрен «чикләвектәй яра». Теремек, шаян-көлке сүзгә маһир. Сәламәтлеге дә яхшы. Кечерәк яшьтәгеләргә тиңләшер үрнәк бар, димәк».
Шулай да, ниндирәк соң ул, бүгенге көн пенсионеры? Әлеге сөальне Илсөяр ханымга бирми калалмадым. «2011-12 елларда укырга килгән беренче төркемне хәтерлим. Үзләренә бикләнгән, аз сөйләшүчән буларак истә калган алар. Вакыты шундый булды микән... Бүген — бөтенләй үзгәчә. Хаклы ялдагылар шактый
кыю, өстәвенә бай мәгълүматлылар, даими белем арттыру өстендәләр. Хәзер камилләшү өчен шартлар җитәрлек бит, ялкауланма гына. Компьютер, башка заманча техника өркетми өлкәннәрне. Бихисап түгәрәкләр, клублар да оештырыла. Теләге булганнар рәхим генә итсен. Бүгенге көн пенсионеры кызыксынмаган тармак гомумән юктыр ул. Икътисад, хокук, һөнәри юнәлеш мәсьәләләреннән дә хәбәрдар булырга омтылалар. Бик тә белемлеләр. Хәтта ки оныкларына һөнәр сайлауда киңәш, үгет-нәсихәт бирергә сәләтлеләр. Шул ук вакытта ыспай-матур күренергә, заманча киенергә тырыша олыларыбыз. Сәяхәт кылырга яраталар, чит илләргә дә еш чыгалар. Иң әһәмиятлесе — «көмеш буын» вәкилләре үз алдына төпле максатлар куярга, аларны мотлак үтәргә сәләтле. Күбесе җәмгыять өчен файдалы кеше булып калырга тырыша, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Килешәсездер, тирән ихтирам хисе уятмый калмый бу».

Йомгаклау йөзеннән
Подъезд ишеге төбендә «ләчтит сатып» утыручы, күршеләрен «күзәтүдә» тотучы «сакчы» әбекәйләр заманы ерак томаннар артында калып бара бугай. Бердән, яшәеш дигәнең тыелгысыз алга чаба, күрше-күлән дә еш алышына тора. Исемнәрен дә хәтердә калдырып өлгәшмәссең. Икенчедән, хаклы ялга чыгучыларның күпчелеге өйдә утыруны өнәми, актив «яшьти»ләреннән калышырга теләми. Нәтиҗәдә яңа мавыгулар, танышлыклар арта. Димәк, күңел төшенкелегенә, депрессиягә киртә куела. Шаяру катыш йомгаклап әйтсәк, «хаклы ялдагылар хак юлда». Совет чорында киң билгеле җырдагыча: «Картлык мине өйдә тота алмас, чөнки һәрчак юлда мин!».

... «Оныкларның миңа кызгану хисе белән түгел, ә бәлки горурланып-кызыксынып карауларын телим», дигән иде очраклы бер әңгәмәдәшем. Арытаба үзгәрешләргә шәп этәргеч, уйласаң...
Читайте нас: