Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 ноябрь 2017, 13:38

Уңыш сере — тырыш хезмәттә

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан хакимиятнең утырышлар залында шәһәребезнең фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләделәр.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан хакимиятнең утырышлар залында шәһәребезнең фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләделәр.
Тантананы хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде. Ул шәһәрдәшләрне илебез өчен әһәмиятле бәйрәм — Бердәмлек көне белән тәбрикләп, аларга эшләрендә уңышлар, яңа казанышлар теләде Арытаба Алексей Николаевич һөнәр ияләренә хакимиятнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Бу исемлектә «Полигон» җәмгыяте водителе Артем Гавриков; «Европласт»ның баш бухгалтеры Розалия Еникеева; «Балалар сәнгать мәктәбе»нең декоратив-гамәли иҗат укытучысы Гөлнара Буданова; хакимиятнең тәрбиягә һәм асрамага билгеләү бүлегенең баш белгече Людмила Фискалова; Көнбатыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалының 1нче категорияле инспекторы Оксана Низамова; «ВНИИГИС» — фәнни-җитештерү җәмгыятенең баш бухгалтеры Наталья Дюкарева; «Целитель+» җәмгыятенең директор урынбасары Владимир Жирнов; «Дуэт» компанияләр төркеме һәм «Апельсин-Сити» кибетләр челтәренең персонал буенча директоры Гөлнара Хәйруллина; «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесенең цех начальнигы Александр Захаров; «Альтернатива» заводының сату бүлеге начальнигы Рушан Рәхимов бар.
Хакимиятнең тәрбиягә һәм асрамага билгеләү бүлегендә хезмәт куйган Людмила Валентиновнаны тәбрикләргә хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар аның яшь белгечләргә үрнәк булуын, һәрьяклап теләктәшлек күрсәтүен билгеләде. Людмила Фискалова ятим балалар мәнфәгатен кайгырту буенча эшләрне алып бара. Ул авыр тормыш хәлендә калганнарның көнкүрешләрен яхшыртуга, бу дөньяда үз урыннарын табуга зур өлеш кертә.
Намуслы хезмәтләре белән хакимият бүләгенә лаек булган шәһәрдәшләрнең һәрберсе ихлас хөрмәткә лаек. Аларга эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, шатлык-сөенечләргә мул тормыш телибез.

Читайте нас: